Луи́ Пасте́р (фр. Louis Pasteur), атаклы француз микробиологы һәм химигы.
Пастер, әчетү һәм башка кеше авырулырының микробиологик табигатен күрсәтеп, микробиология һәм иммунологияга нигез салучыларның берсе була.
Луи Пастер | |
---|---|
Туган телдә исем | Louis Pasteur |
Әйтелеш | |
Туган | 27 декабрь 1822 Франш-Конте, Франция, |
Үлгән | 28 сентябрь 1895 (72 яшь) Иль-де-Франс, Франция |
Үлем сәбәбе | йөрәк туктау[d] |
Күмү урыны | Пастер институты[d] һәм Parijdağı İzge Ana cämiğe |
Ватандашлыгы | |
Әлма-матер | Югары нормаль мәктәп[d], Сент-Луи лицее[d] һәм Париж үнивирситите[d] |
Һөнәре | микробиолог, химик, физик |
Эш бирүче | Страсбур үнивирситите[d], Лилл үнивирситите[d], Югары нормаль мәктәп[d], Лилл Үзәк мәктәбе[d], Университет Лилля — Северной Франции[d], Пастер институты[d] һәм Университет Лилль I[d] |
Җефет | Мари Лоран[d] |
Балалар | Marie-Louise Pasteur[d] һәм Jean-Baptiste Pasteur[d] |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | медицина докторы[d], табигать фәннәре докторы[d], honoris causa[d] һәм фәлсәфә докторы[d] |
Аның кристалл төзелеше һәм поляризация күренеше өлкәсендә хезмәтләре стереохимиягә башлангыч бирә. Пастер тормышның кайсыбер формаларының үзеннән-үзе барлыкка килүе (кара:Аристотелизм) турында бәхәскә нокта куя, тәҗрибә юлы белән моның булуы мөмкин түгел икәнен исбат итә. Аның исеме фәнни булмаган даирәдә ул уйлап тапкан һәм соңыннан аның исеме белән аталган пастеризация технологиясе белән билгеле.
Луи Пастер провинциядә 1822 елда гади күнче, Наполеон сугышлары ветераны Жан Пастер гаиләсендә дөньяга килгән. Луи коллежда укый. Укуын тәмамлап, Безансонда кече укытучыбулып урнаша, укуын дәвам итә. 1843 елда аңа Париждагы Югары нормаль мәктәпкә укырга керергә насыйп була 1843. 1847 елда уңышлы тәмамлый.
Пастер үзен сәләтле рәссам итеп таныта, әмма, химия белән мавыгуы аркасында бу һөнәрдән баш тарта. Аның 15 яшьлек чакта ясаган рәсемнәре һәм ата-анасы, дуслары сурәтләре Париждагы Пастер институтында саклана. Рәсемнәре өчен Луи Югары нормаль мәктәпнең сәнгать бакалавры (1840) һәм фәннәр бакалавры (1842) исемнәренә лаек була. Дижон лицеендә бераз вакыт физика профессоры итеп хезмәт итеп (1848), Пастер Страсбург университетында химия профессоры урынына күчә. 1849 елда ул ректор кызы Мари Лоран белән өйләнешә. Аларның биш баласы туган, ләкин өчесе балачакта корсак тифеннән үлә.
1854 елда Луи Пастер яңа оешкан Лилль университетына табигый фәннәр факультеты деканы итеп тәгаенләнә. 1856 елда Парижга күчеп, үзе укыган югары мәктәпнең уку эшләре буенча директоры (directeur des études) булып хезмәт итә. 1858-1867 еллар арасында ул мәктәпнең реформасын үткәрә. Керү имтиханнарын кырысландырып, ул уку-укыту сыйфатын күтәрә, югары нормаль мәктәпнең абруен һәм фәнни дәрәҗәсен күтәрә. Шул ук вакытта реформалар белән канәгатьсез студентлар ике тапкыр фетнә күтәрә.
Беренче фәнни хезмәтен Пастер 1848 елда бастыра. Луи Пастер, шәраб кислотасының физик үзенчәлекләрен өйрәнгәндә, әчетү юлы белән алынган кислотаның оптик активлыгы булуын ача — яктылыкның поляризация яссылыгын әйләндерергә сәләтле, химик синтезланган изомеры йөзем кислотасының андый сәләте юк. Кристалларны микроскоп белән өйрәнеп, ул аларның ике типта булуын ача, аларның төзелеше бер-берсенә көзгедәгечә чагыла. Берәүнең эремәсе поляризация яссылыгын сәгать угы йөреше буенча, икенчесе кире якка әйләндерә. Ике эремәнең 1:1 катнашмасының оптик активлыгы юк.
Әчетү процессларын Пастер 1857 елдан башлап өйрәнә. Ул вакытта әчетү – ул химик процесс тигән тәгълимат өстенлек ала (Ю. Либих), әчетү биологик характеры турында хезмәт басылган була Ш. Каньяр де Латур, 1837), ләкин ул танылмый. 1861 елда әчетү вакытында спирт, гөлсирин, гәрәбә кислотасы махсус микроорганизмнар булганда гына барлыкка килеүен исбат итә.
Әчетү процессы әчетке гөмбәләренең яшәү активлыгы белән тыгыз бәйләнгән, алар әчетке сыекча исәбенә үрчиләр.
1864 елда француз шәраб эшләүчеләре йөзем авыруларына каршы ысул эшләп бирүен сорап мөрәҗәгать итәләр. Пастер, шәраб авыруларын чир тудыручы микроорганизмнар китереп чыгаруын күрсәтә, һәр авыруның үз тудыручысы бар, дигән фикер үткәрә. Зарарлы «оешкан ферментлар»ны юк итү өчен шәрабны 50—60 градуска кадәр җылытып алырга тәкъдим итә.
Пастеризация дип аталган процесс лаборатория һәм азык сәнәгатендә бүген дә киң кулланыла.
1865 елда Пастерны, ефәк кортлары авыруларын өйрәнү өчен, элекке укытучысы Франциянең көньягына чакыра. Роберт Кохның «Түләмә авыруының этиологиясе» басылып чыккач Пастер үз эшчәнлеген иммунологиягә багышлый һәм түләмә, тудыру бизгәге, ваба һ.б. авыруларны микроблар тудыруын исбатлау һәм саклану прививкаларын тәкъдим итә. Луи Пастер котыру авыруына каршы вакцина уйлап таба.
Котыру чиренә каршы беренче прививка 1885 елның 6 июлендә 9 яшьлек Йозеф Майстерга анасы соравы буенча эшләнә. Дәвалау уңышлы тәмамлана, малайда котыру билгеләре бетә. Пастер прививкасы хәзер дә кулланылышта.
1878 елда Пастер абунә буенча акча җыеп, Парижда биология, микроорганизмнар, йогышлы авырулар һәм вакциналар өйрәнүче коммерцияле булмаган фәнни-тикшеренү институты ача. Пастер оештырган институтны 1895 елда Эмиль Дюкло җитәкли башлый. Институт эчендә дифтерия, йогышлы тартышу, туберкулез, полиомиелит, грипп, сары бизгәк авыруы һәм чума үләте кебек авыруларны җиңәргә булышкан иң мөһим ачышлар ясалды. 1893 елда институт галимнәре ВИЧ вирусын ачалар. 1908 елдан башлап инститтның 8 галиме Нобель премиясенә лаек булалар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Луи Пастер, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.