Но́бель пре́миясе (швед.
Премия белән оешмалар түгел, ә бары тик аерым шәхесләр генә бүләкләнә ала (Тынычлык өчен Нобель премиясеннән тыш). Нобель премиясе гомердә бер тапкыр гына тапшырыла ала һәм кеше вафат булганнан соң бирелми (2011 елда искәрмә ясалды).
Премияләр ел саен әлеге өлкәләрдә биреләләр:
Нобель премияләрен Альфред Нобель васыяте буенча тапшыралар. 1895 елның 27 ноябрендә төзелгән васыятьтә ул байлыгын биш өлешкә бүлеп, биш өлкәдә премияне тапшыруны яза. Аеруча, ул премия тапшырылган кешеләр милләте исәпкә алынырга тиеш түгел, дип ассызыклый.
1969 елдан бирле исә Швеция банкы карары буенча Нобель исемендәге икътисад өлкәсендә дә премия тапшырыла. Аны тапшыру шартлары башка Нобель премияләре белән тәңгәл.
Нобель фонды 1900 елда бәйсез, табышсыз оешма буларак ачылды. Башлангыч капиталын 31 млн швед кронасын тәшкил итте. Беренче премияләрнең күләме 150 000 крона булды.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Нобель премиясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.