Ваба

Вабá (грек. cholera) - кешенең косу, эч китү кебек күренешләр хас үтә хәвефле инфекцияләр төркеменә караган кискен инфекцион авыруы.

Ваба
Кешеләрне ваба белән чалгы урынына кискән үлем образы. XX гасыр башы француз журналыннан иллюстрация

Ваба тудыручы — Vibrio choleraе бактериясе, киптерүгә, кайнатуга, дезинфекция чаралары тәэсиренә сизгер.

Авыру барышы авырлыгының 4 клиник дәрәҗәсе бар, вибрион йөртүчәнлек булуы ихтимал. В. тудыручы аш сеңдерү юлына эләккәндә (ешрак — зарарланган су эчкәндә) йога. Вибрионнар эчәк тукымаларында үрчи һәм токсин бүлеп чыгара, аның йогынтысында организмнан сыеклык чыгу көчәя һәм бу сусызландыруга китерә. Инкубация чоры бер ничә сәгатьтән 5 тәүлеккә кадәр дәвам итә. Төп симптомнары: косу, гомуми хәлсезлек, еш тышка чыгу, тизәкнең сусыл, дөге пешергән саны хәтерләткән тонык ак төстә булуы. Диагностика өчен эпидемиологик анамнез, клиник һәм лаборатор (бактериологик, серологик) тикшерү мәгълүмәтләре кулланыла.

Дәвалау медикаментоз (регидратация терапиясе, бактерияләргә каршы препаратлар һ.б.). Ихтимал булган өзлегүләр: гиповолемия шогы, икенчел инфекция кушылу һ.б. Башкортстанда ваба эпидемияләре 1948, 1972 елларда билгеләнә; 1985 елда авыруның аерым очраклары теркәлә.

Чыганаклар

Tags:

Грек телеИнфекцион авыруКеше

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Гади кыярГабдерәхим МөслинкинҮсемлекләрАйти (префектура)Enriko FermiПуштуннарЯктылыкРифмаПортугалияМэрЖанрМарат ЯруллинҖенси якынлыкКарсылу һәм җиде кәрлә (мультфильм)Baş bitРөстәм ЗакировРоссияЭджворт (Пенсильвания)Инфракызыл нурланышКөт (шәһәр)Карлсруэ1960-елларХалыкара тәҗрибә термотөш реакторыКытай ҖөмһүриятеJavaДиллвин (Виргиния)ФәлистыйнШиһабетдин МәрҗаниГадел КутуйШәмсия ҖиһангироваҺомерҺанс Христиан Андерсен1979 елКоморники (гмина Коморники)Инглиз телеНотфуллинВикикитап3 августКүзаллауАккургашҺерберт УэллсРоберт Вудро ВилсонTabiği gazКытайБөек Ватан сугышыXXVIII гасыр (б. э. к.)ISO 3166Беренче май (бәйрәм)АфрикаТатар милли ризыкларыҖәйге Олимпия уеннары 1920Rusiäneñ Qara diñgez flotıСимволСатурн (планета)СССРДоминикан ҖөмһүриятеИҗтимагый төркемТатарстан Республикасы Фәннәр академиясе1724 елВольт2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлегеПётр Старостин1969 елBombağa totuçıАвыл хуҗалыгыИспанияПольша🡆 More