Универсиада

Универсиа́да, Дөнья студентлары уеннары, Дөнья университетлары уеннары — Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) җитәкчелегендә студентлар арасында узучы дөньякүләм спорт чарасы.

Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Универсиада
Универсиада (ФИСУ) эмблемасы

«Универсиада» сүзе «университет» һәм «олимпиада» сүзләре кушылып барлыкка килгән.

ФИСУ (фр. Fédération Internationale du Sport Universitaire (FISU)) Универсиаданы халыкара спорт һәм мәдәният фестивале дип билгели.

Универсиада 17-28 яшьтәге студентлар һәм аспирантлар өчен 2 ел саен уздырыла, әһәмияте һәм вәкиллек киңлеге буенча Олимпия уеннарыннан соң икенче урында тора.

Студентлар уеннары җәйге һәм кышкы Универсиадага бүленә.

Тарих

XIX гасырда спорт аеруча тиз үсеш алгач баштан Бөек Британиядә, ә соңрак Европаның башка илләрендә һәм АКШта төрле уку йортлары вәкилләре арасында ярышлар уздыру киң тарала.

Олимпия Уеннары уздырыла башлагач аларга охшаган ярышлар студентлар арасында да оештырыла башлый.

Беренче уеннарның әйдәүчесе булып Франция җәмәгать эшлеклесе, галим, укытучы Жан Петижан (Jean Petitjean) чыга.

1923 елда Парижда Халыкара университетлар спорт конгрессы уздырыла. Конгресста катнашучылар Студентлар арасында дөнья чемпионаты уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Беренче ярышлар ул шул ук елның маенда Парижда уздырыла да.

1924 елда Варшавада (Польша) беренче тапкыр халыкара студентлар чемпионаты үтә. Әлеге чемпионатта спортчы-студентлар җиңел атлетика төрләре буенча ярышалар.

Шул ук елда Халыкара студентлар конфедерациясе оештырыла (ингл. The International Confederation of Students (ICS)). Конфедерация һәм студентлар тырышлыгы белән II Дөнья сугышына кадәр Европаның төрле шәһәрләрендә дөнья студентлары өчен ярышлар уздырылына: Праһа (1925), Рум (1927), Дармштадт (1930), Турин (1933), Будапешт (1935), Париж (1937), Монте-Карло (1939).

Румда (Италия) узган (1927 ел) чемпионат программасы футбол, йөзү, фехтование һәм теннис белән баетыла. Катнашучылар саны да арта. Европа студентларыннан башка, ярышларга АКШ һәм Гаитидан да студентлар киләләр.

Шуңа да карамастан сугышка кадәрге елларда әлеге чараларда чагыштырмача әз кеше катнаша.

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлангач студентлар арасындагы ярышлар кабат уздырыла башлый.

Ярышлар Халыкара студентлар берлеге (ИСУ) (ингл. The International Students Union (ISU)) җитәкчелегендә Яшьләр һәм студентлар халыкара фестивале кысаларында үткәрелә. Рәсми атамалары — Дөнья студентлар уеннары (ингл. World Student Games). Уздырылган урыннар:

Файл:Казан 2013 — Логотип.gif
Казан Универсиадасы эмблемасы һәм билгесе — лалә чәчәге

1948 елда Люксембургта Халыкара университетлар спорты федерациясе (ФИСУ) төзелә һәм ул альтернатив ярышлар — Университет спорты халыкара атналары уздыра башлый: Мерано (1949), Люксембург (1951), Дортмунд (1953), Сан-Себастьян (1955).

Шулай итеп сугыштан соңгы елларда бер юлы ике оешма студентлар арасында халыкара ярышлар оештыру белән шөгыльләнә. Әлеге күренеш илләрнең ике каршы лагерьга бүленүе белән аңлатыла (салкын сугыш башлануы).

1959 елның 26 августыннан 7 сентябренә кадәр ИСУ һәм ФИСУ бергә Туринда (Италия) Халыкара студентлар уеннары уздыралар. Әлеге чарада 43 илдән килгән 1400 студент катнаша. Вакыйга хәзерге Халыкара студентлар уеннарына зур этәргеч була. Италия оештыручылары ярышларны Универсиада дип атарга тәкъдим итә. Сәяси тәэсирләрне киметү өчен җиңүчеләр исәбенә милли гимннар түгел, ә студентлар гимны — Гаудеамус Игитур («Gaudeamus Igitur») уйнатырга булалар.

I Кышкы Универсиада 1960 нчы елда Шамонида (Франция) уздырыла.

1973 елда VII Җәйге Универсиада Мәскәүдә үтә (Универсиада  ССРБ). Анда студентлар спортның ун төре буенча ярышалар. Совет җыелма командасы 68 алтын медаль ала.

Татарстан спортчы-студентлары Универсиадаларда бик уңышлы катнашалар. Мисал өчен: 2007 нче елгы Бангкок Универсиадасында (Таиланд) 16 Казан студенты катнашып өч алтын, өч бронза һәм бер көмеш медаль алып кайталар, 2009 нчы елгы Белград Универсиадасында исә Казаннан 11 студент катнаша, шуларның икесе алтын һәм дүртесе көмеш медаль яулый.

Файл:Казан 2013 — Юни.jpg
Казан Универсиадасы талисманы — канатлы ак барс баласы Юни

2013 елның XXVII Җәйге Универсиадасы уздырылу урыны — Казан шәһәре (Татарстан/Универсиада  Россия Федерациясе).

Универсиада девизы

Универсиада девизы: Фән — Спорт — Дуслык — Тынычлык.

Универсиада (ФИСУ) эмблемасы һәм байрагы

Эмблема уртасында U латин хәрефе урнашкан. Аның тирәли, континентлар билгесе булган, зәңгәр, сары, кара, яшел, кызыл төсле биш йолдыз сүрәтләнгән. Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Универсиада (ФИСУ) эмблемасы төшерелгән.

Универсиада 
Универсиада (ФИСУ) байрагы

Уеннар талисманы, эмблемасы һәм шигаре

Уеннар талисманы беренче тапкыр 1981 елның X Кышкы Универсиадада кулланылына. Хәзерге вакытта һәр Универсиаданың үзенең эмблемасы, талисманы, шигаре бар.

Спорт төрләре

Мәҗбүри спорт төрләре

Җәйге Универсиада спорт төрләре


Кышкы Универсиада спорт төрләре

  • Универсиада  Шорт-трек
  • Универсиада  Төньяк комбинация


Өстәмә спорт төрләре

Оештыручылар өстәмә спорт төрләре буенча (Җәйге Универсиадаларда максимум 3, Кышкы Универсиадаларда — 2 )да ярышлар уздыра алалар. Казан Универсиадасында исә 12 өстәмә спорт төре буенча да ярышлар узды:


Универсиада узган урыннар

Ел Саны Җәйге Универсиада Саны Кышкы Универсиада
1959 I Турин, Универсиада  Италия
1960 I Шамони, Универсиада  Франция
1961 II София, Универсиада  Болгария
1962 II Виллар-сюр-Оллон, Универсиада  Швейцария
1963 III Порту-Алегри, Универсиада  Бразилия
1964 III Шпиндлеров Млин, Универсиада  Чехословакия
1965 IV Будапешт, Универсиада  Маҗарстан
1966 IV Сестриере, Универсиада  Италия
1967 V Токио, Универсиада  Япония
1968 V Инсбрук, Универсиада  Австрия
1970 VI Турин, Универсиада  Италия VI Рованиеми, Универсиада  Финляндия
1972 VII Лейк-Плэсид, Универсиада  АКШ
1973 VII Мәскәү, Универсиада  СССР
1975 VIII Рум, Универсиада  Италия VIII Ливиньо, Универсиада  Италия
1977 IX София, Универсиада  Болгария
1978 IX Шпиндлеров Млин, Универсиада  Чехословакия
1979 X Мехико, Универсиада  Мексика
1981 XI Бүкрәш, Универсиада  Румыния X Хака, Универсиада  Испания
1983 XII Эдмонтон, Универсиада  Канада XI София, Универсиада  Болгария
1985 XIII Кобе, Универсиада  Япония XII Беллуно, Универсиада  Италия
1987 XIV Загреб, Универсиада  Югославия XIII Штрбске Плесо, Универсиада  Чехословакия
1989 XV Дуйсбург, Универсиада  Алмания XIV София, Универсиада  Болгария
1991 XVI Шеффилд, Универсиада  Бөек Британия XV Саппоро, Универсиада  Япония
1993 XVII Буффало, Универсиада  АКШ XVI Закопане, Универсиада  Польша
1995 XVIII Фукуока, Универсиада  Япония XVII Хака, Универсиада  Испания
1997 XIX Сицилия, Универсиада  Италия XVIII Муджу, Универсиада  Корея
1999 XX Пальма де Мальорка, Универсиада  Испания XIX Попрад, Универсиада  Словакия
2001 XXI Пекин, Универсиада  Кытай XX Закопане, Универсиада  Польша
2003 XXII Тэгу, Универсиада  Корея XXI Тарвизио, Универсиада  Италия
2005 XXIII Измир, Универсиада  Төркия XXII Инсбрук / Зеефельд, Универсиада  Австрия
2007 XXIV Бангкок, Таиланд XXIII Турин, Универсиада  Италия
2009 XXV Белград, Сербия XXIV Харбин, Универсиада  Кытай
2011 XXVI Шэньчжэнь, Универсиада  Кытай XXV Эрзурум, Универсиада  Төркия
2013 XXVII Казан, Универсиада  Россия XXVI Марибор, Универсиада  Словения
2015 XXVIII Кванҗу, Универсиада  Корея XXVII Гранада, Универсиада  Испания
2017 XXIX Тайбәй, Универсиада  Кытай Җөмһүрияте XXVIII Алма-Ата, КазакъстанУниверсиада  Казакъстан
2019 XXX Бразилиа, Универсиада  Бразилия XXIX Красноярск, Универсиада  Россия

Кызыклы фактлар

  • Универсиадада катнашучыларның якынча 60 проценты соңыннан Олимпия уеннарында да катнашалар.
  • 1923 нче елда Парижда узган Халыкара студентлар ярышларын Жан Петижан Университетлар олимпия уеннары дип атарга уйлаган, ләкин Халыкара Олимпия Комитетының икенче президенты Пьер де Кубертен аның ул фикерен хупламаган.

Чыганаклар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Универсиада ТарихУниверсиада девизыУниверсиада (ФИСУ) эмблемасы һәм байрагыУниверсиада Уеннар талисманы, эмблемасы һәм шигареУниверсиада Спорт төрләреУниверсиада узган урыннарУниверсиада Кызыклы фактларУниверсиада ЧыганакларУниверсиада Моны да карагызУниверсиада ИскәрмәләрУниверсиада СылтамаларУниверсиадаХалыкара университетлар спорты федерациясе

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Шакир ИзмайловАКШ Кораллы көчләреРадик ГалиәкбәровПетергофРимБот арасы700 ел (б. э. к.)Киров районы (Санкт-Петербург)Аквиналы ФомаДворяннарГарәп телеЗур пандаИрләр җенес әгъзасыӘмир ГалиәскаровОхшашлыкDmitriy Tsvetkov (1890)Филүс КаһировBoris ConsonВаршава килешүеМөхәммәт МәһдиевҖерсиАвстрияЭлвуд-Сити (Пенсильвания)Фоксборо (Массачусетс)2011 елНәҗип БәдретдиновКосоржаВикиханә69 pozasıЙорт тавыгыHöykür HilmarssonКлара БулатоваРөстәм АсаевӨченче рейхКөньяк АмерикаÄl-QağidäКипр РеспубликасыМонакоИтажаиВирусларАллаһның 99 исемеБилбаоИсем (сүз төркеме)АлабугаИске имләАланд утрауларыФатих Әмирхан.auТимерКазанБеренче бөтендөнья сугышы24 апрельКипрХалыкара театр көнеГернсиMançester Siti futbol taqımıКазан яшь тамашачы театрыЛоренцо ОрсеттиЛилльЛайош КошутТатар академия дәүләт опера һәм балет театры1989 елЕкатерина ШульманСан-ФранцискоMilan futbol taqımıBäñgäluruЛацио (футбол клубы)Плёмёр-ГотьеОскар премиясеКарловы ВарыМөнәҗәт🡆 More