Нәфис гимнастика — спорт төре, корал кулланып (сикергеч, кыршау, туп, чукмар, тасма) яки бер әйберсез музыка уйнавы дәвамында төрле гимнастик һәм бию күнегүләрен ясау.
Ул балеттан музыка, хореография элементларын алган. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүче спортчылар шуңа күрә ритмны тоярга, музыканы аңларга тиеш. Аларның хәрәкәтләре нәфис, һәр хәрәкәт аерым мәгънәгә ия. Ә спорттан исә нәфис гимнастика акробатика, гимнастика элементларын алган. Шуңа күрә спортчылар җитез, сыгылма, түзем һәм көчле дә булырга тиеш. Нәфис гимнастика белән шөгыльләнүчеләргә ике юнәлештә – эстетика һәм спорт – үсеш алырга туры килә.
Бу сәхифә мәкалә төпчеге генә. Сез аны тулыландырып, Википедиягә ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Нәфис гимнастика, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.