Әмир Галиәскаров, Әмир Марат улы Галиәскаров (рус. Амир Маратович Галиаскаров, 1991 елның 26 мае, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Казан) ― кино һәм видеопродакшнда эшләүче режиссер, композитор, оператор, сценарист, актер.
2009―2023 еллар эчендә төрле жанрдагы (драма, кыска метражлы фильм, документаль фильм) 23 фильмны төшерүдә катнашкан (режиссер буларак 7, композитор буларак 5, оператор буларак 5, сценарист буларак 2, актер буларак 1 фильм) . Татарстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы.
Әмир Галиәскаров | |
Туганда бирелгән исеме: | Әмир Марат улы Галиәскаров |
---|---|
Туу датасы: | |
Туу җире: | |
Һөнәре: | кинорежиссер, композитор, актер, сценарий авторы |
Гражданлыгы: | |
Активлык еллары: | 2009―х. в. |
Амир Галиаскаров |
1991 елның 26 маенда Казанда катнаш гаиләдә туган: әтисе ― татар, әнисе ― рус милләтеннән. Немец теле тирәнтен өйрәнелүче рус мәктәбендә укыган.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Кино һәм телевидение институтын «кино режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган, квалификациясе ― һәвәскәр киностудия җитәкчесе, укытучы (2013) .
2009 елда «Орлы» (Бөркетләр) драмасында (режиссеры Рамил Төхфәтуллин) кондуктор ролендә төшкән.
2011 елда кыска метражлы (13 минутлык) «Кояш җиле» (Солнечный ветер) фильмын төшерә.
2014 елда кыска метражлы (23 минутлык) «Кайтаваз» (Эхо) фильмында (режиссеры Алисә Галиева) композитор, оператор, сценарий авторы (Алисә Галиева белән бергә) буларак катнаша. Әлеге фильм ― Парижда узучы «Когда русские любят» фестиваленең конкурс программасында катнашучы (2016).
2014 елда документаль, кыска метражлы (8 минутлык) «Болгар» фильмында (режиссеры Рөстәм Рәшитов) композитор буларак катнашкан.
2014 елда кыска метражлы (12 минутлык) «Желание» (Теләк) фильмында (режиссеры Алисә Галиева) оператор буларак катнашкан.
2017 елда Рамил Фазлыев белән бергә үзенең беренче тулы метражлы (2:01:00) «Мулла» фильмын төшерә (продюсеры Миләүшә Айтуганова, Марат Әхмәтшин).
2017 елда «Халима» (Хәлимә) драмасын төшергәндә (режиссеры Юлия Захарова) оператор буларак катнашкан.
2018 елда режиссер буларак кыска метражлы (0:26:00) «Отчий дом» (Ата йорты) документаль фильмын төшерә (Насур Юрушбаев белән бергә).
2018 елда ТР мәдәният министрлыгыннан кыска метражлы (16 минутлык) «Волчий Яр» (Бүре Чокыры) драмасын төшерү өчен грант ота. Режиссер буларак 2019 елда әлеге фильмны төшерә һәм композитор буларак та катнаша. Фильм ТР Мәдәният министрлыгы грантына бер миллионга төшерелгән.
2019 елда «Вопреки» (Бернигә карамастан) драмасында (режиссеры Наил Хәйретдинов) операторлар һәм композиторларның берсе буларак катнашкан.
2019 елда татар-үзбәк «Сөмбел» фильмы (режиссёрлар: Рәшит Маликов, Рамил Фазлыев) операторларының берсе була.
2021 елда режиссер буларак үзенең икенче тулы метражлы (1:16:00) фильмын: «Без – 41 нче ел балалары» драмасын төшерә (халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча; продюсеры Миләүшә Айтуганова).
2021 елда «Сансара» фильмында (режиссеры Наил Хәйретдинов) композиторларның берсе буларак катнаша.
2022 елда өченче тулы метражлы фильмын «823-й километр» (823 нче километр) төшерә (Әмирхан Еникинең өч хикәясе буенча; Ирек Хафизов белән тандемда).
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Әмир Галиәскаров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.