Чирәмдәге Хоккей

Чирәмдәге хоккей — такымлы спорт уены.

Олимпия спорт төрләренең берсе.

Уен кагыйдәләре буенча көндәшеңә корпус белән махсус комачауларга рөхсәт ителми. Кырыс техник таләпләр, беренчедән, уенчыларны җәрәхәт алудан саклауны максат итеп куя. Икенчедән, бу уен барышы хоккейчыларның физик көченә түгел, ә осталыгына бәйле булсын өчен эшләнгән.

Хоккейның башка төрләрендәге сыман, уенчылар кәшәкәләрдән файдалана. Тупка кәшәкәнең яссы ягы белән генә сугарга рөхсәт ителә. Уенның максаты – кәшәкә ярдәмендә тупны көндәш команданың капкасына кертү. Тупны кулга алу яисә аяк белән тибү капкачыга гына рөхсәт ителә. Уенда иң күп гол керткән команда җиңә. Бөтен дөньяда чирәмдәге хоккей уеннары ясалма чирәмле газоннарда уйнала.

Чирәмдәге хоккей бөтен кыйтгаларда да популяр. Әйдәп баручы илләр арасында — Австралия, Алмания, Голландия, Аргентина, Испания, Кытай, Англия.

Ир-ат командалары арасында чирәмдәге хоккей уены Олимпия уеннары программасына 1908 елда кертелә, хатын-кыз командалары арасында — 1980 елда. 1912 һәм 1924 елда узган Олимпиадалар программасына чирәмдәге хоккей буенча ярышлар кертелми.

Сылтамалар


Tags:

Олимпия уеннарыСпорт

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Эстония гражданнары булмаганнарЧаллыРоссия империясеУкраинаХимияНефтьНикита ХрущёвRusiäneñ Qara diñgez flotıРезеда ӘхияроваЛондонФинляндияQazannıñ yawlap alınuıЗөлфәт1898 елГвинеяҖир көнеОлимпия уеннарыАнсанИдел буе БолгарыГамбияГеографияВикипедия җәмгыятеТын океанӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Пакистан Ислам ҖөмһүриятеИлдус ГабдрахмановГималайларЭлектрон китап (җайланма)Роберт МиңнуллинСуыткычBötendönya kileşterelgän waqıtıСазтамак (платформа)ҮсемлекләрМиргазиян ЮнысЛендовер (Мэриленд)Рэп4 августРәсим БаксиковУмырзаяАзотВикикитапГолита (Калифорния)Татар йолалары1942 елПорнография2016 елВашингтон (башкала)1930 елгы дөнья футбол чемпионатыИлнур ГайниевСергей СкрябинРусларКарсылу һәм җиде кәрлә (мультфильм)ЯпонияC9orf72СугышЕрткыч кошларMacOSТатар милли киемнәреMayk Pens🡆 More