Йөзү — иң массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе.
Европа һәм дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарында ул уйнатылучы медальләр саны буенча җиңел атлетикадан гына калыша.
Йөзү | |
Көйләүче оешма | Халыкара йөзү федерациясе |
---|---|
Рекорд или история рекордов | йөзүдә дөнья рекордлары исемлеге[d] |
Йөзү Викиҗыентыкта |
Археологик табылдыклар раслаганча, безнең эрага кадәр берничә мең ел алдан ук Мисыр, Әссүрия һ.б. дәүләтләрдә яшәүчеләр төрлечә, шул исәптән, хәзерге кроль һәм брасска охшаш стильләрдә йөзә белгән. Диңгез, елга һәм күл ярында яшәгән борынгы халыкларның бик күп һөнәрләре яхшы йөзүне таләп иткән. Борынгы Грециядә йөзү физик тәрбия чарасы буларак та файдаланылган. Борынгы греклар булдыксызлар турында «Ул ни яза, ни йөзә белми» дип әйтергә яраткан.
1908 елда Халыкара йөзү федерациясе (FINA) оештырыла. 1896 елгы беренче Олимпия уеннарынан башлап Олимпия уеннарына кертелә. 1959 елда Туринда узган Студентларның I җәйге Уеннарыннан башлап Универсиадаларның мәҗбүри программасына керә.
FINA дөнья чемпионаты ягъни Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты програмасына: йөзү, суга сикерү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү һәм су тубы керә. Ярышлар белән FINA идарә итә, йөзү ярышлары олимпия (50 метрлы) йөзү бассейнында уза.
Беренче дөнья беренчелеге 1973 елда уздырылды һәм шуннан бирлн ике елга бер үткәрелә. 1978-1998 елларда дөнья чемпионатлары дүрт елга бер тапкыр җәйге Олимпиадалар арасында җөп сандагы елда уздырыла. 2001 елдан башлап чемпионатлар ике елга бер тапкыр так елда үткәрелә. 2015 елда Су спорт төрләре чемпионаты Казанда үтәчәк
Безнең республикада йөзү спорты белән 1922 елның җәендә Кабан күлендә шөгыльләнә башлыйлар.
1934 елда казанлыларның яраткан ял урыны «Маркиз» утравында «Динамо» җәмгыятенең Татсовет су спорты базасы ачыла. 1947-48 елларда Кабан күлендә «Динамо», «Спартак», «Досфлот», «Пищевик» спорт җәмгыятьләренең йөзмә бассейннары төзелә. 1960 елның гыйнварында ТАССР да иң беренче кышкы йөзү бассейны ачыла һәм иң көчле спортчылар ел әйләнә күнегүләр үткәрү мөмкинлеген ала. Халык мәгарифе системасында махсуслашкан балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе ачыла.
1973 елда «Оргсинтез» заводының республикада иң беренче 50 метрлы йөзү бассейны ачыла. Бассейн укыту-күнегүләр һәм методик эш үзәгенә әйләнә. Ул вакытта Республикабызда Әлмәттә, Лениногорскида һәм Казанда – Танк һәм Суворов хәрби училищеларында кыска (25 метр) йөзү бассейннары гына эшләп килә.
Бүген Татарстанда йөздән артык бассейн халыкка хезмәт күрсәтә.
1969 елда беренче йөзү бассейны ачылганнан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан республикасында 300000дән артык бала, яшүсмер һәм өлкән яшьтәге кеше йөзәргә өйрәтелгән, 300 гә якын СССР һәм Россия спорт мастеры, 5 халыкара класслы спорт остасы әзерләнгән.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Йөзү, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.