Арпа

Арпа (Hordeum vulgare) – Кыяклылар гаиләлеге, Hordeum ыругыннан үләнчел үсемлек.

Арпа
Сурәт
Кыскача исем H. vulgare
Халыкара фәнни исем Hordeum vulgare L., 1753
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Арпа
Таксонның халык атамасы haidd chwerhesog, common barley, κριθάρι, Cebada, Ohra, pelto-ohra, Bere, Ječam, árpa, négysoros árpa, takarmányárpa, オオムギ, Јачмен, jęczmień, Ячмень обыкновенный, Ječmen, 大麥, 二棱大麥, Gerst, ječmen obecný, Gerste, 大麦, 大麦[…], 麦芽, 大麦苗, 大麦秸, cebada, ječmen һәм seksradsbygg
Җимеш төре бөртекчә[d]
Нәрсәнең чыганагы Hordei Fructus Germinatus[d], ячмень[d], barley bran[d] һәм Q15789710?
Нинди вики-проектка керә ВикиПроект Инвазив биология[d]
Ареал таксона Кытай, Фуҗиян[d], Тибетский автономный район[d] һәм Гуандун[d]
Ссылка на авторов таксона L.
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=317403
Геном төзелеше URL-ы plants.ensembl.org/Hordeum_vulgare, plants.ensembl.org/Hordeum_vulgare_goldenpromise һәм plants.ensembl.org/Hordeum_vulgare_TRITEX
Арпа Арпа Викиҗыентыкта

Бик борынгы авыл хуҗалыгы культурасы. Арпа орлыгы ярма, сыра һәм фураж өчен файдаланыла. Иртә өлгерүчән сабан һәм уҗым үсемлеге. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Үзеннән серкәләнүче үсемлек. Арпа – бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.

Арпаның ике төре: ике рәтле арпа (H. distichon) һәм гади (дүрт-рәтле) арпа (H. vulgare) игелә. Беренче төрнең һәр төркемендә уртанчы башакчык кына уңдырышлы, калганнары редукцияләшкән. Икенче төрнең барлык башакчыкларында да бөртекчеләр барлыкка килә.

Арпа
Ике рәтле һәм алты рәтле арпа

Арпа бөртегеннән он, ярдырмаган һәм ярдырган арпа ярмасы ясыйлар, каһвә суррогаты әзерлиләр. Орлыгыннан сыра кайнатканда сосла алалар. Арпа шулай ук мөһим терлек азыгы. Озын кылчыклы арпа (H. jubatum) – декоратив үсемлек.

Арпа

Арпа төрләренең һәркайсы, үз чиратында, башакның тыгызлыгы (кабыклы һәм ялангач бөртекле), башак төсе һ.б. билгеләре буенча җыелма төркемнәргә бүленә. Арпа әһәмиятле терлек азыгы, ашамлык һәм техник культура. Арпа югары азык сыйфатларына ия һәм концентрацияләнгән азык буларак киң кулланыла. Энергетик туклыклылыгы буенча арпа солыны уза. Арпа оны икмәк пешерү сәнәгатендә бодай һәм арыш онына өстәмә буларак кулланыла. Арпа бөртеге ярма ярдыруда киң кулланыла. Сыра кайнату сәнәгате өчен төп чимал чыганагы булып санала. Сыра кайнату өчен үстерелгән арпаның сыйфаты үстерү, җыйганнан соңгы эшкәртү һәм аннан соңгы саклау шартларына бәйле. Бөртекнең составы туфрак-климат һәм агротехник шартларга туры китереп үстерелгән аерым сортлардан алынырга һәм аерылып торырга тиеш. ТРда арпа төп ашлык-фураж культурасы буларак үстерелә, чәчүлек мәйданы 381,4 мең га тәшкил итә, гектарыннан 34,3 ц уңыш алына (2005). ТРда чәчәргә рөхсәт ителгән сортлар: «Московский 2» (1984), «Нутанс 778» (1988), «Эльф» (1997), «Рәхәт» (1998), «Раушан» (1988), «Нур» (2002). Корткычлары – швед һәм гессен чебеннәре, яшелкүз, чыбык личинка, кандала-ташбакалар; авырулары – тузанлы һәм каты кисәү гөмбәләре, сабак һәм арпа күгәреге, ончыл чык һ.б. ТРда нигездә сабан арпасы үстерелә.

Искәрмәләр

  • Gwefan Llên Natur
  • АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
  • 4,0 4,1 Catalogue of Life in Taiwan — 2003.
  • Nederlands Soortenregister
  • Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  • Institute of Botany, Chinese Academy of Sciences List of plant species in China (2022 Edition) — 2022. — doi:10.12282/PLANTDATA.0061
  • Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 9(3) / мөхәррир Г. Бэньчжао — 1987.
  • 林秦文, 肖翠, 马金双 中国外来植物数据集, A dataset on catalogue of alien plants in China // 生物多样性 — 1993. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022127
  • 10,0 10,1 10,2 10,3 庄会富, 王亚楠, 王趁 һ.б. A Scientific Dataset of useful plants of China, 中国有用植物数据集 — 2021. — doi:10.11922/SCIENCEDB.J00001.00212
  • 11,0 11,1 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064
  • Diccionariu de l'Academia de la Llingua Asturiana — 2000. — ISBN 978-84-8168-208-3
  • Norwegian Biodiversity Information Centre
  • http://www.keio-kampo.jp/vc/catalog/herbs/hordei-fructus-germinatus.html
  • 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022061
  • (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2022537
  • (unspecified title)doi:10.17520/biods.2023188
  • (not translated to zh-hans), (not translated to zh-hans) 广东省高等植物多样性编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of higher plants in Guangdong, China // 生物多样性 — 2023. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2023177
  • Глобальная информационная система по биоразнообразию — 2001.
  • GRIN үсемлекләр таксономиясе
  • 21,0 21,1 21,2 Ensembl Genomes
  • 22,0 22,1 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит401, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-20 
  • Әдәбият

    • Бахтеев Ф.Х. Ячмень. М., 1955;
    • Трофимовская А.Я. Ячмень. Л., 1972;
    • Неттевич Э.Д., Сергеев А.В., Лызлов Е.В. Зерновые фуражные культуры. М., 1980;
    • Технология возделывания ярового ячменя. Казань, 2001;
    • Руководство по апробации сортовых посевов. Казань, 2002.

    Чыганак

    Tags:

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    ТөркияWikidataИделНәфел намазыКлара ХәйретдиноваГабдулла Тукай биографиясеАКШГабдулла ТукайЭджворт (Пенсильвания)Агния БартоКазан шәһәренең музей комплексыӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Туган тел (шигырь)Россия Совет Федератив Социалистик РеспубликасыYonten GialtsoФирдәвис ХановДуван районы татар авылларыЭшче-крестьян Кызыл АрмиясеЛәис ЗөлкарнәевМаксим ГромовAleksey NavalnıyДәүләкән (станция)ISO 3166-1Раяз ФасиховРинат Вәлиев (1971)Илсөя БәдретдиноваБал кортыЧернобыль һәлакәтеПрограммистДацюань-Татар милли волостеHD196544ОрганизмПодкастТензас (приход, Луизиана)Вольфганг Амадей МоцартМарат Әхмәтов (1954)5 мартБронислав КоморовскиЗифа БасыйроваЗөлфәт ХәкимЗөлфәт ЗиннуровӘзһәр ШакировÄl-QağidäРавил ШәрәфиевРуслан СаберовБагамаларКурганOman qultığıГөлдания ХәйруллинаВальхалла (дан залы)Адлер ТимергалинБөек Ватан сугышыВергилийҺераклитЛилия ХәмитоваСарман районыРоман Абрамович2 сентябрьБанкнотаРөстәм АсаевИлдар Зарипов (1939)HarmonikaЗөһрә СәхәбиеваХалисә МөдәррисоваНигерАльберт Нурмиев (1973)Франция коммуналарыMia XälifäВил Саттаров🡆 More