Арпа́ (Hordeum), кыяклылар гаиләлегеннән бер һәм күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы; бөртекле ашлык культурасы, якынча 10 төрне берләштерә.
Арпа | |
Халыкара фәнни исем | Hordeum L., 1753 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | бодайчалар[d] |
Таксонның халык атамасы | |
Таксономик төр | H. vulgare |
Җимеш төре | бөртекчә[d] |
Ссылка на авторов таксона | L. |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=5789 |
Арпа Викиҗыентыкта |
Арпа ыругында Төньяк ярымшарның һәм Көньяк Американың тропик булмаган өлкәләрендә, тропикларның биек тауларында үсә торган 30 лап төре исәпләнә. Арпа, азык һәм терлек азыгы үсемлеге буларак, бик борынгы культура. Башакчыклары бер чәчәкле, алар башак күчәренең һәр буынында өчәрләп урнаша. Кылчыклары озын. Арпа — бөртеклеләр арасында иң тиз өлгерә торган культура, шуңа күрә аны Ерак Көньякта һәм биек тауларда үстерергә мөмкин.
Культурада Гордеум сативум (Hordeum sativum) төре генә киң таралган, ә калган төрләре — кыргый үсә торганнар. Арпаның тамыр системасы чуклы, төп массасы сукаланган катламда тарала, аерым тамырлары 1 м тирәнлеккә кадәр китә. Сабагы — куыш эчле салам, биеклеге 30-35 см дан 130-135 см га кадәр. Яфрагы бүтән кыяклыларга караганда киңрәк. Чәчәк оешмасы — башак. Җимеше — бөртек, кабыклы яисә ялангач, сары, коңгырт яки көрән төстә. Арпа — дым яратучан берьеллык үсемлек, уңдырышлы балчыксыл, нейтраль реакцияле һәм туклыклы матдәләре җитәрлек булган туфракта яхшы үсә. Арпа күп рәтле, ике рәтле һәм арадаш рәтле өч төргә бүленә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Арпа (ыруг), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.