Советлар Союзы Коммунистик Партиясе яки Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе (tat.lat.
Sovetlar Berlege kommunistik firqäse(үле сылтама), рус. Коммунистическая партия Советского Союза, КПСС, сөйләү телендә — па́ртия) — Совет Социалистик Җөмһүриятләр Берлегендә хакимлек итүче фирка, 1920-еллардан 1990 елга кадәр — СССРның бердәнбер фиркасе. Хакимлек итүгә монополия хокукына ия булган, шул статус СССР конституцияләрендә беркетелә. Фирканең генерали секретаре Совет дәүләтенең Илбашы булып торган.
Советлар Берлеге Коммунистик Фиркасе | |
Лидер: | СБКФ ҮК Генераль (беренче) сәркәтибе |
---|---|
Нигезләү датасы | |
Таратылу датасы | |
Штаб фатиры | Мәскәү, Иске мәйдан, 4 |
Идеология: | |
Яшьләр оешмасы: | Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр берлеге |
Әгъзалар саны: | 19 487 822 кеше (1989) |
Шигарь: | |
Гимн: | |
Матбугат чарасы |
1991 елның 6 ноябрендә таратыла.
Фирка 1898 елда берничә социал-демократик һәм марксистик түгәрәкләр нигезендә оештырыла. Россия социал-демократик эшчеләр фиркасенең оештыру съезды Минскида 1898 елның 13—15 мартында үткәрелә.
1917 елда Россия социал-демократик эшчеләр фиркасе курамыннан Россия социал-демократик эшчеләр (бәлшәвикләр) фиркасе аерылып чыга. 1918 елдан — Россия коммунистик (большевистик) фиркасе, 1925 елдан — Бөтенсоюз коммунистик (большевистик) фиркасе, 1952 елдан — Советлар Берлеге коммунистик фиркасе.
1991 елның 23 августында РСФСР җирендәге СБКФ эшчәнлеге туктатыла, аның милеге конфискацияләнә. 1991 елның 6 ноябрендә РСФСР Президенты указы буенча тыела һәм таратыла.
Ел | Әгъзалар саны |
---|---|
1927 ел | 786288 кеше |
1937 ел | 1453828 кеше |
1941 ел | 2490479 кеше |
1945 ел | 3965530 кеше |
1950 ел | 5510787 кеше |
1955 ел | 6610238 кеше |
1960 ел | 8017249 кеше |
1965 ел | 10811443 кеше |
1970 ел | 13395253 кеше |
1972 ел | 14109432 кеше |
1973 ел | 14330525 кеше |
1989 ел | 19487822 кеше |
1922–1953 | Йосыф Сталин |
1953 | Георгий Маленков |
1953–1964 | Никита Хрущёв |
1964–1982 | Леонид Брежнев |
1982–1984 | Юрий Андропов |
1984–1985 | Константин Черненко |
1985–1991 | Михаил Горбачёв |
1991 | Владимир Ивашко (в. б.) |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Советлар Берлеге коммунистик фиркасе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.