Конститу́ция (лат. constitutio) — дәүләтнең төп кануны, иң югары юридик көчкә ия булган норматив-хокукый акт.
Конституция дәүләтләрдә һәм федератив дәүләтләрнең административ берәмлекләрдә бар.
Конституция | |
Кайда өйрәнелә | конституцион тарих[d] |
---|---|
Конституция Викиҗыентыкта |
Конституцияләр язылган һәм язылмаган була алалар.
Язылган конституцияләр — бердәм төп кануннар һәм актлар җыентыгы (күпчелек илләрдә бар). Шулай ук язылган конституцияләр берничә конституцион кануннарны берләштерә алалар (мәсәлән, Испания конституциясе, Финляндия конституциясе).
Язылмаган конституцияләр төрле кануннарны тәшкил итәләр (Бөекбритания конституциясе).
Гадәттәгечә, конституция кабул итү хокукы халыкка референдум ярдәмендә бирелә. Ләкин бу хокук шулай ук ил башлыгына (Иран конституциясе, Әфганстан конституциясе), канун чыгару органына (Италия конституциясе) бирелә ала.
Конституция:
Гыйракта казулар вакытында (1877 ел) иң беренче юридик документ табылды. Шумер патшасы Уруинимгина вакытында эшләнгән документ шәһәрдә торучыларга аерым хокуклар биргән.
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Конституция, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.