Буынтыкаяклылар: хайваннар тибы

Буынтыкаяклылар (лат. Arthropoda), умырткасызлар тибы.

5 классы, Җир шарында таралган 2 млн артык төре билгеле. Ярым типлары: трилобитсыманнар (юкка чыккан трилобит классы белән бергә); хелицерлар (меростомлар һәм үрмәкүчсыманнар класслары белән бергә); саңак аша тын алучылар (кысласыманнар классы белән бергә); трахея аша тын алучылар, яки парлы мыеклылар (кыргаяклар һәм бөҗәкләр класслары белән бергә).

Буынтыкаяклылар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Arthropoda Иоганн Людвиг Кристиан Карл Гравенгорст, 1843
Таксономик ранг тип
Югарырак таксон линяющие[d]
Таксонның халык атамасы 节肢动物门, Gliderfießler, Gliaderfiassler, Членестоноги, সন্ধিপদ, Artròpodes, členovci, Leddyr, Gliederfüßer, Αρθρόποδα, Arthropod, Artrópodos, Lülijalgsed, Niveljalkaiset, Arthropodes, Laspuateten, Artrapód, Artrópodos, פרוקי רגליים, Člankonošci, Ízeltlábúak, Հոդվածոտանիներ, Artropodi, 節足動物門, 절지동물문(節肢動物門), Nariuotakojai, Членконоги, Geleedpotigen, Artropòdes, stawonogi, Artrópode, Artropode, Членистоногие, Artropodu, Článkonožce, Členonožci, Зглавкари, Leddjur, [[:w:ta:கணுக்காலி, Eklem bacaklılar, Членистоногі, Động vật chân đốt, 節肢動物門, مفصليات الأرجل һәм leddyr
Башлану вакыты 540000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә артрападалугия[d]
Коллаж
Берләшмәләре исемлекне карагыз[d] һәм исемлекне карагыз[d]
Буынтыкаяклылар: Төзелешләре, Табигатьтә урыны, Искәрмәләр Буынтыкаяклылар Викиҗыентыкта

Төзелешләре

Гәүдәсе баш, күкрәк һәм корсактан тора; ике яклы симметрияле, саклагыч панцирен барлыкка китерүче хитин кутикула (аңа эчке мускуллар ябешә) белән капланган. Тән куышлыгы катнаш типлы (миксоцель). Гетероном сегментацияле. Эволюция процессында куыш, буынтыклы аягы авыз аппаратына, йөрү аягына, йөзү әгъзасына һ.б. әверелгән яки редукциягә бирелгән. Эчәклеге хитин белән капланган эктодермаль алгы һәм арткы эчәкләрдән һәм энтодермаль урта эчәктән [аның белән кайсы бер буынтыкаяклылар аш сеңдерү (бавыр-ашказан асты) бизләре, яки бавыр көпшәләре тоташкан] тора. Саңаклар (кысласыманнар), үпкәләр һәм (яки) трахеяләр (үрмәкүчсыманнар һәм бөҗәкләр) аша тын ала. Нерв системасы 3 пар тоташкан йоткылык өсте ганглиеннан (баш мие) һәм корсак нервы чылбырыннан тора. Күп буынтыкаяклыларның катлаулы фасеткалы күзе, механик һәм хеморецепторлары, ишетү әгъзалары һ.б. бар. Кан тамырлары системасы йомык түгел (аорта һәм артериялар сакланган), йөрәге метамер, артериаль. Бүлеп чыгару әгъзалары — метанефридия, яки мальпиги тамыры (җир өсте формаларының). Аягы буынтыклы, күчеп йөрү, тын алу, эләктерү һ.б. функцияләр башкара.

Күпчелек буынтыкаяклылар аерым җенесле. Җенси юл белән үрчи, кайсы вакыт партеногенез хас. Үсеше тулы булмаган (курчак стадиясе юк) яки тулы метаморфозлы. Буынтыкаяклылар көбәсен салган вакытта үсә. Фитофаг, сапрофаг, ш. ис. детритофаг, некрофаг, ерткыч, паразит һ.б.

Табигатьтә урыны

Буынтыкаяклылар — экосистемалардагы туклану чылбыры компоненты, күп төрләрен (креветкалар, лангустлар, елга кыслалары, омарлар һ.б.) кеше азык итеп куллана. Үсемлекләрне серкәләндерә, яшәү эшчәнлеген кыйммәтле продуктларын (бал корты балавызы, бал, ефәк һ.б.) эшли, үрчетү объектлары (бал корты, тут ефәк күбәләге), кеше һәм хайван паразитлары (борча, бет, корчаңгы бетчәсе), инфекцион авыруларны таратучылар (малярия черкие, энцефалит талпаннары һ.б.), авыл хуҗалыгы һәм урман культуралары корткычлары булып тора.

Искәрмәләр

  • 2,0 2,1 2,2 Ruggiero M. A., Gordon D. P., Orrell T. M. et al. A Higher Level Classification of All Living Organisms // PLOS ONE / PLOS ONE EditorsPLoS, 2015. — ISSN 1932-6203doi:10.1371/JOURNAL.PONE.0119248PMID:25923521
  • (unspecified title)doi:10.18476/2023.472723
  • Mizuno T. 日本淡水プランクトン図鑑 — 改訂版 — (untranslated), 1977. — ISBN 4-586-30038-8
  • Nederlands Soortenregister
  • Чыганаклар

    Tags:

    Буынтыкаяклылар ТөзелешләреБуынтыкаяклылар Табигатьтә урыныБуынтыкаяклылар ИскәрмәләрБуынтыкаяклылар ЧыганакларБуынтыкаяклыларБөҗәкләрЛатин телеСаңакҖир шары

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Кышкы Олимпия уеннары 2014ВыборгМиркасыйм ГосмановҺомосексуальлекМөхәммәт МирзаАлмаз ГыймадиевEmmanuel MakronОперацион системаТатарстан байрагыMcDonald’sТузганакЧума үрдәк, чума каз (уен)Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары22 сентябрьГыйбадәт (Ислам)Эджворт (Пенсильвания)ҮРизаэддин ФәхреддинШвецияФердинанд СәлаховБайбулат БатуллаВенер СәхәветдиновРәвеш (сүз төркеме)Польша-Литва татарлары.sdГабдулла Тукай1619 ел.ieСимнанСәрвәр КакураТР24 ноябрьЖирафГалимҗан ГыйльмановТатар халык уеннарыАлинә КәримоваӘбү Рәйхан әл-БируниГомәр БәшировМәдинә МаликоваМарсель ГалиевЯгъфәр ГариповИлдар ЮзеевСанлы объект таныклыгыЭльмира ШәрифуллинаБангладешУрман чыпчыгыИлмирә ЗариповаВикипедияДени ДидроЭлектр агымыИлдар Юзеев исемендәге премия11 апрельЯпон телеАлмашлык1520 елБраганса (Португалия)Зөләйха күзләрен ача (роман)Илсур Сафин (1966)Совет Социалистик Республикалар БерлегеБолын-БалыкчыВикипедияләр исемлегеКызыл-шәмәхә төсФранцуз теле1800-елларLinuxТазкараларЭдуард Багиров🡆 More