Эстония (эст.
Байрак | |
Шигарь | Epic Estonia |
---|---|
Башкала | Таллинн |
Халык саны | 1 366 491 (1 гыйнвар 2024, демографик баланс) |
Нигезләнгән | 24 февраль 1918 |
Сәгать кушагы | UTC+02:00 |
Рәсми тел | эстон теле |
География | |
Мәйдан | 45,335 км² |
Координатлар | 59°N 26°E |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Riygikogu |
Дәүләт башлыгы исеме | Эстония президенты |
Дәүләт башлыгы | Алар Карис |
Башлык исеме | Эстониянең баш министры |
Хөкүмәт башлыгы | Кая Каллас |
Икътисад | |
ТЭП | 37 191 миллион US$ (2021), 38 101 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | евро |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 5.4% (2018) |
Туу күрсәткече | 1.52 (2014) |
КПҮИ | 0.890 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 77.73659 ел (2016) |
Пинсә яше | 63 яшь |
Джини коэффициенты | 30.8 (2019) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +372 |
ISO 3166-1 коды | EE |
ХОК коды | EST |
Интернет домены | .ee |
Европа берлегенә керә.
Эстония Европаның төньяк-көнчыгышта урнаша. Төньяктан Фин култыгы, көнбатыштан Балтыйк диңгезе һәм Рига култыгы белән юыла. Көньякта Латвия, көнчыгышта Россия белән чиктәш. Яр буе сызыгының озынлыгы — 3794 км. Эстония составына 1521 утрау керә, аларның арасында иң зурлары — Сааремаа (2673 км²), Хийумаа (1023,26 км²), Муху (206 км²), Вормси (93 км²), Кихну (16,4 км²). Эстония территориясе буйлап 7000 елга ага, алардан 423 елганың озынлыгы 1 километрдан артык.
Б.э.к. 3 меңьеллыкта Эстония территориясендә фин-угыр кабиләләре яшәгән. Б.э.к 2 меңьеллык уртасында бакырдан, 1 меңьеллык уртасында исә тимердән әсбаплар эшләнгән. Шул дәвердә Балтыйк буе фин кабиләләрнең (эстлар вә ливлар) оешуы башланды. 2 меңьеллык башында сәүдә мәркәзләре, гаваньнар (Таллин, Тарту) пәйда булганнар.
Борынгы кабиләләрнең территориаль оешмасы һәм аларның берлеге барлыкка килгән. Эстон халкы шәкелләнә башлаган. 1030—1061 елларда Эстониянең көньяк-көнчыгыш өлеше Киев Русеннән бәйлелектә булган. 13 гасырдан башлап алманнар, соңрак даниялеләр агрессиясе нәтиҗәсендә Эстониядә дәүләт фомалашу процессы туктап калган. 13 гасырның икенче яртысы — 16 гасырның арасында алман тәречеләре тарафыннан басып алына. 1558 елның гыйнварда Россия Ливон сугышын башлап җибәрә. Рус гаскәрләреннән җиңелгән Ливон ордены таркалып китә. 1572—1577 елларда Россия Эстониянең барча өлешен (Таллин һәм утраулардан башка) басып ала, әмма Речь Посполита һәм Швеция гаскәрләренең каршы һөҗүме (1580—1581) нәтиҗәсендә Төньяк Эстония (Эстляндия) Швециягә, Көньяк Эстония Реч Посполитага күчте, Сааремаа утравы Даниягә калды. Швеция белән Реч Посполита арасындагы сугышлар (1600—1611, 1617—1629) нәтиҗәсендә 1625 елга килеп Швеция Эстониянең барча кыйтга өлешен басып алды. 1645 ел Сааремаа утравы дә Швециягә үтте. 1656—1658 елларда Россия — Швеция сугышлары нәтиҗәсендә Көнчыгыш Эстония Россиягә кушып алынган, ләкин 1661 ел сугышыннан әүвәлге чик кире кайтарган. Швециягә караган Балтыйк буе Эстляндия (Төньяк Эстония) вә Лифляндия (Көньяк Эстония һәм Төньяк Латвия) губернияләренә бүленгән.
Төньяк сугыш (1700—1721) нәтиҗәсендә Эстониянең барча өлеше Россиягә кушып алынган. Бу 1721 елгы Ништадт солых шартнамәсе белән рәсми рәвештә расланган.
1918 елның 24 февральда Эстония мөстәкыйльлеге игълан ителгән. Азат итү сугышы барышында Эстония бәйсезлеккә ирешә. 1920 елның 2 февральдә Совет Россиясе һәм Эстония үзара тану турында солых шартнамәсен төзегәннәр. 1934 елның мартта дәүләт түнтәрелеше гамәлгә ашырыла һәм диктатура урнаштырыла, парламент таратып җибәрелә. 1935 елдан барча сәяси фиркаләрнең эшчәнлеге тыела. 1940 елның июльдә Эстония территорриясенә совет гаскәрләре кертелгәннәр. 1940 елның 21 июльдә Эстон ССР-ы төзелгән. 1940 елның 6 августта ССРБ составына кушыла һәм эстоннарның бер өлеше депортацияләнә. 1941 елның декабрендә алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алынган; 1944 елда азат ителә. 1988 елның 1—2 декабрьдә Эстония халык фронты төзелә; ул үз алдына Эстония бәйсезлеген торгызу максатын куйган. 1990 елның 8 майда Эстон ССР Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятен игълан итә. 1991 елның 20 августта Эстониянең Югары Шурасы Эстония Җөмһүриятенең милли бәйсеәлеге турында карар кабул ителгән.
Эстония территориясе 15 өязгә (эст. maakond) бүленә; алар, үз чиратында, 241 җирле үзидарәгә бүленәләр.
Өяз гербы | Исем | Эстон исеме | ISO 3166-2 коды | Халык саны (2012), кеше | Территория, мең км² | Халык тыгызлыгы, чел./км² | Өяз үзәге |
---|---|---|---|---|---|---|---|
Валгамаа | Valga maakond | EE-82 | 33728 | 2,044 | 17,0 | Валга | |
Вильяндимаа | Viljandi maakond | EE-84 | 55054 | 3,422 | 16,5 | Вильянди | |
Вырумаа | Võru maakond | EE-86 | 37387 | 2,305 | 16,7 | Выру | |
Ида-Вирумаа | Ida-Viru maakond | EE-44 | 166548 | 3,364 | 51,4 | Йыһви | |
Йыгевамаа | Jõgeva maakond | EE-49 | 36406 | 2,604 | 14,3 | Йыгева | |
Ләәне-Вирумаа | Lääne-Viru maakond | EE-59 | 66701 | 3,465 | 19,1 | Раквере | |
Ләәнемаа | Lääne maakond | EE-57 | 27187 | 2,383 | 11,7 | Һаапсалу | |
Пылвамаа | Põlva maakond | EE-65 | 30692 | 2,165 | 14,5 | Пылва | |
Пәрнумаа | Pärnu maakond | EE-67 | 88137 | 4,807 | 18,5 | Пярну | |
Рапламаа | Rapla maakond | EE-70 | 36587 | 2,980 | 12,4 | Рапла | |
Сааремаа | Saare maakond | EE-74 | 34527 | 2,922 | 12,0 | Курессааре | |
Тартумаа | Tartu maakond | EE-78 | 150900 | 2,993 | 49,8 | Тарту | |
Һарьюмаа | Harju maakond | EE-37 | 529898 | 4,333 | 120,3 | Таллинн | |
Һийумаа | Hiiu maakond | EE-39 | 9984 | 1,023 | 10,0 | Кәрдла | |
Йәрвамаа | Järva maakond | EE-51 | 35926 | 2,623 | 14,5 | Пайде |
Эстония — индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта сәнәгать 29,9%, авыл хуҗалыгы 3,9%, хезмәт күрсәтү тармагы 66,4% тәшкил иткә. 2012 елгы мәгълүматларына күрә, экспорт буенча төп партнерлар — Швеция (16.8%), Финляндия (15.3%), Россия (12.7%), Латвия (9.2%), Литва (5.7%), Алмания (4.8%). Төп экспорт маддәләре — машина һәм җиһазлар (29%), агач вә агач эшләнмәләре (13%), металлар (10%), азык-төлек (8%), тикстил эшләнмәләре (5%).
Импорт буенча төп партнерлар — Финляндия (15.1%), Алмания (10.7%), Швеция (10.7%), Латвия (10.0%), Литва (9.0%), Польша (6.6%), Кытай (4.4%), Россия (4.1%) (2012).
Икътисадта сәверташ һәм фосфорит казып алу мөһим урын тота.
Транспортның төп төрләре — тимер юл һәм автомобил транспорты. Тимер юллар озынлыгы якынча 1 200 км, автомобил юллары озынлыгы 57 565 км, шул исәптә каты өслекле юллар 12 926 км. Төп диңгез портлары — Таллин, Mууга, Палдиски, Kунда, Пәрну һәм Силламәэ.
Эстония — парламент җөмһүрияте. Гамәлдәге конституциясе 1992 елның 3 июльдә көчкә кергән. Дәүләт башлыгы — президент, ул Дәүләт шурасы тарафыннан яшерен тавыш бирү юл белән 5 ел мөддәткә сайлана. Бер-бер артлы ике мөддәткә генә сайлануы мөмкин. Канун чыгаручы хакимиятне бер пулатлы парламент — Дәүләт шурасы, ягъни (эст. Riigikogu), башкаручы хакимиятне баш вәзир җитәкчелегендәге хөкүмәт гамәлгә ашыра.
2004 елның 1 маеннан Эстония Европа берлеге, ә 2011 елның 1 гыйнварыннан Еврозона әгъзасы булып тора. Шулай итеп, Эстония гомумаурупа базарына һәм Шенген фәзасына интеграцияләнгән элекке ССРБ өч җөмһүриятләрдән берсе һәм шулай ук постсовет дәүләтләрдән иң беренче еврога күчкән дәүләт булып тора.
Европа берлегендә әгъзалыгы АБ норматив актларның эчке дәүләт хокукый нормалардан өстенлекне күздә тота (дәүләтнең актлары АБ актларга каршы килгән очракта хокукый акты гомумберлек нормалар гамәлдә кала).
2004 елның 29 марттан Эстония НАТО әгъзасы булып тора. НАТОның Гыйрактагы һәм Әфганстандагы миссияләрдә катнаша.
Шуннан тыш, Эстония Европа шурасы (1993 елдан),. БМО, ИХҮО, ЕИХО һәм БСО оешмаларның тулы хокуклы вәкиле.
2011 елда православие дине тарафдарлары ил халкының 16,5 % ын, лютераннар 9, 91 % ын, баптистлар 0,41 % ын, католиклар 0, 41 % ын, мөселманнар 0, 14 % ын, буддистлар 0, 14 % ын тәшкил иткән.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Эстония, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.