Сүз Төркеме Сыйфат

Предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала.

Сыйфат
Сурәт
Кыскача исем ADJ
Вәкиле үзлек[d]
Кыскарулар җәдвәле аббревиатурасы صف, ਵਿ. һәм sıf.
Модельная лексема
Сүз Төркеме Сыйфат Сыйфат Викиҗыентыкта

Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була.

Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.

Дәрәҗәләре

Сыйфатлар предмет билгесенең төрле күләмдә артуын, кимүен яки уртача дәрәҗәдә булуын да белдереп киләләр. Бу күренеш сыйфат дәрәҗәләре дип атала. Татар телендә дүрт дәрәҗә бар.

  • Гади дәрәҗә. Мондый сыйфатлар предметның гадәти (төп) билгесен белдерәләр: ак кар, тыныч елга, кара туфрак, уйчан егет.
  • Чагыштыру дәрәҗәсе. Бер предметтагы билгенең башка предметтагы билге күләме белән чагыштырганда, я бераз артыграк, я азрак булуын күрсәтә. Чагыштыру дәрәҗәсе гади дәрәҗәдәге сыйфатларга -рак, -рәк кушымчалары ялгап ясала: кызыл+рак — кызылрак, көчле+рәк — көчлерәк.
  • Артыклык дәрәҗәсе. Сыйфатларның бу дәрәҗәсе бер предметтагы билге күләменең башка барлык предметларга караганда күбрәк булуын белдерә.
  • Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе предметтагы билгенең гади дәрәҗәдәгедән кимрәк булуын белдерә. Сыйфатның кимлек дәрәҗәсе -су, -ча, -сыл, -сел, -мса, -гылт, -гелт, -кылтым, -келтем, -елҗем кебек кушымчалар ярдәмендә ясала: ал + су — алсу, җылым + са — җылымса, салкын + ча — салкынча, күк + елҗем — күгелҗем, яшел + келт — яшькелт.

Чыганаклар

Tags:

Сүз төркеме

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

АкчаБочнаRudolf NurievВикисүзлекВорошилов районы (Татарстан АССР)Марат Мөлеков6 майBabilРөстәм СәйфуллинУрта көнбатыш1978 елның 31 августы вакыйгасыҖәмил Баймурзин633 елАйгөл ӘхмәтгалиеваЛюксембургНовотатарские (оештырылган җинаятьчел төркем)ПольенсаИслам ФәләховЗомбиМәчеТелекоммуникацияНью-ЙоркПатшалык (биология)Фәннур СафинФәнис ЯруллинМетрAngerfistХәсән ТуфанҖырчыАзат Хөсәенов (1958)ISO 3166-1ЯпоннарРифә Рахман23 апрельРизаэддин ФәхреддинМариларЛокстене Диэвтури изге урыныÄrmännär genotsidıTelegramНур БаянКанадаВинарис ИльегетФаил КамаевЮлык1930 елСогуд Гарәбстанында исламРибонуклеин әчелегеАлександр ВизельШәкүр РәхимовШиһабетдин Мәрҗани һәйкәле (Казан)Мөхәммәт пәйгамбәрҺади Такташ урамы (Казан)Фатих ӘмирханСу басуБоз озату йоласыВикиөзекРейган (округ, Техас)Фәрит СафуановBombağa totuçıКесә персональ компьютерыАвстралия🡆 More