Норвегия корольлеге (норв.
Көнчыгышта Швеция, Финляндия һәм Россия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.
Байрак | |
Шигарь | Powered by nature |
---|---|
Башкала | Осло |
Халык саны | 5 550 203 (бәя, 31 декабрь 2023) |
Нигезләнгән | 26 октябрь 1905, 17 май 1814, Модуль:I18n/complex_date:1381: attempt to call upvalue 'Roman' (a nil value), 7 июнь 1905 |
Сәгать кушагы | UTC+01:00 |
Рәсми тел | букмол, саам телләре, нүнорск, норвег теле |
География | |
Мәйдан | 385,207 км² |
Координатлар | 65°N 11°E |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Һаральд V |
Башлык исеме | Норвегиянең баш министры |
Хөкүмәт башлыгы | Эрна Сульберг, Енс Столтенберг, Енс Столтенберг |
Икътисад | |
ТЭП | 490 293 миллион US$ (2021), 579 267 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Нарвигия кронасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3% (2014) |
Туу күрсәткече | 1.78 (2014) |
КПҮИ | 0.966 (2022) |
Яшәү озынлыгы | 82.50976 ел (2017) |
Пинсә яше | 67 яшь |
Джини коэффициенты | 27.7 (2019) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт |
Телефон коды | +47 |
ISO 3166-1 коды | NO |
ХОК коды | NOR |
Интернет домены | .no |
Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.
Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Бьёрнёйа керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла.
Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрнең берсе санала . Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә .
Норвегия Скандинавия ярымутравының төньяк-көнбатышы территориясе буенча сузыла (иң киң урында — 420 км). Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Швеция (чик буе — 1630 км), Финляндия (760 км) һәм Россия (196 км) белән чиктәш.
Норвегия — конституцион монархия һәм парламент демократиясе принципларына нигезләнгән унитар дәүләт. Илдә кайбер төзәтүләр ясалган 1814 елгы конституция гамәлдә. Дәүләт башлыгы булып король санала. 1991 елдан бирле бу исемне Һаральд V йөртә.
Канун чыгару хокукына икепалаталы парламент — Стортинг ия. Аңа 169 депутат керә. Стортинг 4 ел саен сайлана.
Илдә хезмәт хакы зур булу белән бергә, салымнар да саллы гына. Аена 3 мең доллар алучы “хәерчеләр” 36 процент салым, урта сыйныф – 48 процент, миллионерлар 52 процент түли. Дәүләтнең шундый салым сәясәте аркасында биредә череп баеганнар юк. Идән юучы белән банкир арасында аерма 3 мәртәбә генә.
Илдәге мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, балалар пособиеләре, пенсияләр, юл төзелешләре, аэропортлар, шәһәр инфраструктурасы, экология, югары технологияләр һәм башкалар менә шушы салымнар хисабына финанслана. Туучылар санын арттыру максатыннан Һәрбер балага 18 яшькә җиткәнче ай саен 150 доллар пособие бирелә. Пенсиягә 67 яшьтән чыгалар. Пенсиянең күләме иң югары хезмәт хакының 60 процентын тәшил итә. Эшсезләр (болар гадәттә предприятие банкротлыкка чыгу сәбәпле эш урыннарын югалтучылар) 3 ел дәвамында үзләренең соңгы хезмәт хакларының 90 проценты күләмендә пособие алалар.
Иртә мезолит дәверендә Норвегия территориясенә ике аучылар һәм туплаучылар кардәш мәдәниятле кабилә кергән. Алар Фосна һәм Комса һәйкәлләре буенча аталганнар. Боз чоры тәмамлануга Норвегия климаты аеруча кешеләр өчен уңайлы булган, шул сәбәпле Норвегия Җир шарында кешеләр иң күп яшәгән территорияләрдән булган.
1970 нче елларга кадәр Норвегия диңгезчеләр, балыкчылар һәм урман кисүчеләр яши торган бай булмаган илләр рәтендә йөргән. Ләкин 1969 елда Ставангер авылы тирәсендә нефть һәм табигый газ ятмалары табалар. Шуннан соң илдәге тормыш тамырдан үзгәрә. Норвегиялеләр бу уңайдан референдум үткәрәләр һәм шуның нәтиҗәләре нигезендә, беренчедән, бу байлыкларны мәңге хосусыйлаштырмаска, ягъни бары тик дәүләт милке итеп калдырырга дигән фикергә киләләр, икенчедән, нефть һәм газ сатудан кергән акчаның нәкъ яртысын, әлеге запаслар беткәч файдаланырга дип, киләчәк буыннар фондына күчереп барырга булалар. Хәер, табышның калган икенче яртысы аларга Төньяк Европада тормыш дәрәҗәсе иң югары булган илләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә. Норвегия – “кара алтын” сату буенча дөньяда өченче урында тора. Норвегиянең уңышы илдәге нефть ятмаларында һәм аны сатудан кергән акчаны дөрес куллануда. Шуңа күрә бүген монда заманында СССР гражданнары күз алдына китергән коммунизм хөкем сөрә. Биредә хәерчеләр, эшсезлек юк. Хәтта идән юучы булып эшләүче дә ике дә уйламыйча үзенә йорт сатып ала ала – эшле кешегә банк һәрвакытта да ссуда бирә.
Ja, Vi Elsker Dette Landet
Ja, vi elsker dette landet,
som det stiger frem,
furet, værbitt, over vannet,
med de tusen hjem.
Elsker, elsker det og tenker
på vår far og mor,
og den saganatt som senker
drømmer på vår jord,
og den saganatt som senker,
senker drømmer på vår jord.
Norske mann I hus og hytte,
takk din store Gud!
Landet ville han beskytte
skjønt det mørkt så ut.
Alt hva fedrene har kjempet,
mødrene har grett,
har den Herre stille lempet,
så vi vant vår rett.
har den Herre stille lempet,
så vi vant, vi vant vår rett.
Ja, vi elsker dette landet,
som det stiger frem,
furet, værbitt, over vannet,
med de tusen hjem.
og som fedres kamp har hevet
det av nød til seir,
også vi, nar det blir krevet,
for dets fred slår leir,
også vi, nar det blir krevet,
for dets fred, dets fred slår leir!
Туган илне яратабыз
Туган илне яратабыз,
Урман-тауларын,
Чал диңгезен, туң җилләрен,
Мең-мең йортларын.
Туган учак – ул сөекле
Ата-анабыз:
Суыгында, кояшында
Хозурланабыз,
Суыгында, кояшында
Аның хозурланабыз.
Данла, илем, язмышыңны:
Шомлы көнеңдә
Тәңре сине ярлыкады
Җир итәгендә.
Канлы корбан биреп кенә,
Керми сугышка,
Ирештең үз ирегеңә,
Тыныч һәм мул тормышка.
Туган илне яратабыз,
урман-тауларын,
чал диңгезен, туң җилләрен,
ак болытларын.
Ата-баба көрәшкән күк,
без дә дауларбыз,
мәңге иминлек хакына
җиңү яуларбыз,
мәңге иминлек хакына
җиңү, җиңү яуларбыз!
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Норвегия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.