Бәет (гарәп.
Бәет | |
---|---|
Юнәлеш: | Казан ханлыгы элитар музыкасы, фольклор |
Чыганаклары: | Мәҗүси йолалар, Ислам мәдәнияте, |
Башлану вакыты һәм урыны: | XIV гасыр |
Чәчәк ату чоры: | XV-XVI йөз |
Асжанрлар: | дастан |
Тугандаш: | мөнәҗәт, робагый, иляһи, газәл, зикер, касыйда |
Гарәп-фарсы шигъриятендә "бәет" дип икеюллык шигырь исемләнә. Борынгы татар бәетләренә шулай ук икеюллылык хас. Жанрга икеюллык шигырьнең интонация һәм мәгънәсе ягыннан аерымланып торуы зарур.
Бәет күп очракта җырланса да, халык осталары бәет башкаруны "көйләп бәет әйтү", "көйләп бәет уку" дип йөртәләр. Бәет башкаручылары бәетчеләр дип исемләнә. Бәетләргә озын шигъри текстлар хас, алар кайбер вакытта 500 строфа күләмен тәшкил итә. Шигъри юллар, гадәттә, тиз булмаган темпта музыкаль формулага көйләнә. Музыкаль формулалар күпчелек очракта пентатоника шәкеле кысаларыннан чыкмый.
Бәетләр өч төргә бүленә:
Бәет мөнәҗәт жанрына кайбер яктан якынлашкан: мәсәлән, күп бәетләрдә түбәндәге мөнәҗәтләркә хас сүзләрдән башлану очрый:
Фәкать, вакыйганы тулаем эпик характерда тирән сурәтләү бәетнең мөнәҗәттән төп аермасы булып сакланган.
М.Х.Бакиров фикере буенча бәет үзенең тарихының борынгы дастаннардан башлый, шулар арасында "Кыйссаи Йосыф", "Хөсрәү вә Ширин", "Таһир һәм Зөһрә".
Бәет иҗаты асылын язма әдәбият кануннары тәшкил итү сәбәпле, бәет иҗаты белән татар халкының зыялы урта катламы шөгыльләнгән. Күп бәетләр дәһшәтле, көлке вакыйгалар яки батырчылык үрнәкләренә багышланган.
Бәет татар халкында XIV-XV йөзләрдә киң тарала башлый. Бүгенге көндә дә бәетләр киң таралган татар фольклор жанрларының берсе.
Бәет эчтәлеге буенча тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, шәхси фаҗигаләргә, авыр замана, ирексез хезмәт һәм хатын-кызларның михнәтле язмышына багышланган. Мәсәлән, күпләргә таныш булган «Казан бәете» һәм «Сөембикә бәете»ндә Казанның руслар тарафыннан алыну вакыйгасы сурәтләнгән. «Француз сугышы», «Җиде кыз», «Урта Тигәнәле», «Ышна», «Сак-Сок» бәетләре шулай ук тормышта булган төрле хәлләргә нигезләнеп чыгарылган.
Татар халык иҗаты | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бәет, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.