Марсель Хәернас улы Бакиров — татар галиме, әдәбиятчы, фольклорчы, тюрколог, КДУ профессоры, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты.
Марсель Бакиров | |
---|---|
Туган телдә исем | Марсель Хәернас улы Бакиров |
Туган | 10 декабрь 1933 (90 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | галим |
Бүләк һәм премияләре |
Ул 1933 елның 10 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Мөслим авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Марсельгә 3—4 яшь булганда аның әтисе Хәернас ялган донос буенча репрессиягә дучар була.
1956 нче елны Казан дәүләт университетын тәмамлый.
1956-1966 елларда Уфада "Кызыл таң" газетасында эшли.
1966–1969 нче елларда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый.
1972 нче елда Төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый.
1999 нчы елны «Гомум төрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары» дигән темага докторлык диссертациясе яклый.
1970–2015 елларда Казан Федераль университетының татар әдәбияты кафедрасында эшли.
2012 елдан алып бүгенге көнгә кадәр Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтның халык иҗаты бүлегендә эшли.
Татар халык иҗаты | ||
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Марсель Бакиров, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.