1920 Әнвәр Бакиров: совет татар композиторы

Әнвәр Закир улы Бакиров — татар композиторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.

Тукай исемендәге Дәүләт премиясе">Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Әнвәр Бакиров
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат
Туган телдә исем Әнвәр Закир улы Бакиров
Туган 7 июль 1920(1920-07-07)
Казан
Үлгән 10 август 2001(2001-08-10) (81 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Кечкенә урам, Казан
Ватандашлыгы 1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат СССР
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Бүләк һәм премияләре Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

Тормыш юлы

Ул 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында ала. Училищены 1940 елда эскрипкә классы буенча Ильяс Әүхәдиевтә, композиция классы буенча Юрий Виноградовта тәмамлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. 1942 елны В.И. Ленин ис. Сембер югары командалык танк училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. 1946 елда гвардия лейтенанты званиесендә отставкага чыга.

Сугыштан соң ул Казан дәүләт консерваториядә укуны дәвам итә. Композиция буенча профессор Альберт Леман курсында укый.

1951-56 елларда Казан музыка училищесында укыта. 1956-57 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлеге мөдире булып эшли. 1958 елны Әнвәр Бакиров Алабуга шәһәрендә музыка мәктәбе оештыра. Бүген Алабуганың №1 музыка мәктәбе аның исемен йөртә. 1957-70 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә укыта, Казан, Минзәлә, Чаллының һәвәскәр сәнгать коллективлары белән иҗади җитәкчелек итә.

2001 елның 7 июлендә Казан шәһәрендә вафат. Яңа бистә зиратында җирләнә.

Гаиләсе

Хатыны — татар журналисты Фирдәвес Болгарская.

Иҗат

1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
Выпускник консерватории

Әнвәр Бакировның мөстәкыйль иҗади юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана дип саныйлар (Хәй Вахит шигыренә, беренче башкаручысы Нияз Даутов). Бу җыр аның иң популяр әсәрләрнең берсенә әйләнә. Үз иҗади гомерендә Әнвәр Бакиров халык үз иткән 200 дән артык җыр язган. Композиторның иҗатына жанрларның киң диапазоны хас.
Бакировның иң мөһим әсәрләренең берсе – «Алтын тарак» балеты (1957 ел), яңа редакциядә — «Су анасы» (1971 ел). Әсәр Тукайның исемдәш әкияте мотивлары буенча языла. Бу балет иң популяр татар балетларының берсе булып тора.
Әсәр М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара. 1973 елда авторы һәм башкаручылар Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр.
Әнвәр Бакиров опералар яза, музыкаль комедияләр өчен оркестр музыкасын иҗат итә. Аның күп җырлары да халык күңеленә үтеп кергәннәр.
Ә. Бакиров соңгы вакытларда онытыла башлаган музыкаль комедия жанрына игътибар юнәлтә. Бу жанрда «Тальян моңы» (1962) иҗат ителә. Башка зур әсәрләре — «Беренче факел» (1970), «Су анасы» поэмасы (1952), «Тукай» операсы (1983), «КамАЗ» увертюрасы (1974).

Җырлар, романслар, дуэтлар, хорлар

1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
2000 ел

Нота җыентыклар

Заголовок
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
«Алтын тарак балетыннан биюләр» Рәссамы — И.Хантемиров, Татарстан китап нәшрияты, 1963, 44б.
«Алтын тарак балетыннан биюләр» Рәссамы — И.Хантемиров, Татарстан китап нәшрияты, 1963, 44б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
«Ватан чакыра» Рәссамы — И.Субаев, Татарстан китап нәшрияты. 1967, 44б.
«Ватан чакыра» Рәссамы — И.Субаев, Татарстан китап нәшрияты. 1967, 44б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
«Мәк чәчәге» Рәссамы — А.Садыйков, Татарстан китап нәшрияты, 1969, 44б.
«Мәк чәчәге» Рәссамы — А.Садыйков, Татарстан китап нәшрияты, 1969, 44б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Тальян моңы" Рәссамы - И.Субаев, Татарстан китап нәшрияты, 1970, 60б.
"Тальян моңы" Рәссамы - И.Субаев, Татарстан китап нәшрияты, 1970, 60б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Мәхәббәтем" Рәссамы - Г.Трифонов Татарстан китап нәшрияты., 1979, 84б.
"Мәхәббәтем" Рәссамы - Г.Трифонов Татарстан китап нәшрияты., 1979, 84б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Авылым таңнары" Рәссамы - Ю.Пахомов Татарстан китап нәшрияты., 1984, 72б.
"Авылым таңнары" Рәссамы - Ю.Пахомов Татарстан китап нәшрияты., 1984, 72б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Су анасы" Балет, клавир Рәссамы - Г.Христиани Издательство "Советский композитор". 1984, 128б.
"Су анасы" Балет, клавир Рәссамы - Г.Христиани Издательство "Советский композитор". 1984, 128б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Болшевская тетрадь" Фортепьяно. Беренче адымлар. Кулязма. 1987.
"Болшевская тетрадь" Фортепьяно. Беренче адымлар. Кулязма. 1987.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Балалар өчен җиде пьесса" Рәссамы - Г.Христиани Нашрият "Совет композиторлар"., 1988, 90б.
"Балалар өчен җиде пьесса" Рәссамы - Г.Христиани Нашрият "Совет композиторлар"., 1988, 90б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Сайланма җырлар" Рәссамы - И.Субаев Татарстан китап нәшрияты., 1990, 240б.
"Сайланма җырлар" Рәссамы - И.Субаев Татарстан китап нәшрияты., 1990, 240б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Музыка дәрәсләр өчен Ике җыр" Рәссамы - Л.М.Яркова Татарстан китап нәшрияты., 1990, 93б.
"Музыка дәрәсләр өчен Ике җыр" Рәссамы - Л.М.Яркова Татарстан китап нәшрияты., 1990, 93б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Су анасы" Балет, Гөлнар Әнвәр кызы Бакировның үзгәртеп язу, Рәссамы - Борис Кноблок и Н.Тишенкова, Казан, ДМШ № 6, 2010, 96б.
"Су анасы" Балет, Гөлнар Әнвәр кызы Бакировның үзгәртеп язу, Рәссамы - Борис Кноблок и Н.Тишенкова, Казан, ДМШ № 6, 2010, 96б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Балалар өчен инструменталь пьессалар җыентыгы" Казан, ДМШ № 6, 2010, 196б.
"Балалар өчен инструменталь пьессалар җыентыгы" Казан, ДМШ № 6, 2010, 196б.  
1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
"Балалар өчен җырлар җыентыгы" Казан, ДМШ № 6, 2010, 32б.
"Балалар өчен җырлар җыентыгы" Казан, ДМШ № 6, 2010, 32б.  

Хәтер

1920 Әнвәр Бакиров: Тормыш юлы, Гаиләсе, Иҗат 
Әнвәр Бакиров
(1920-2001)

Искәрмәләр

  • «Су анасы», archived from the original on 2013-12-06, retrieved 2012-11-22 
  • Әнвәр Бакиров, Зәкия Туфайлова. «Ленин оныклары»(үле сылтама)
  • Сылтамалар

    Гөлнар Бакирова, Әтием турында(үле сылтама)

    Шулай ук карагыз


    Tags:

    1920 Әнвәр Бакиров Тормыш юлы1920 Әнвәр Бакиров Гаиләсе1920 Әнвәр Бакиров Иҗат1920 Әнвәр Бакиров Хәтер1920 Әнвәр Бакиров Искәрмәләр1920 Әнвәр Бакиров Сылтамалар1920 Әнвәр Бакиров Шулай ук карагыз1920 Әнвәр БакировГ. Тукай исемендәге Дәүләт премиясеРусияТатарларТатарстанТатарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Татар җырыИлдар СибгатуллинЭджворт (Пенсильвания)Кәримә НуруллинаЛилия Низамиева (1973)HD196544Күчемсез мөлкәтГарифә БуранголоваМатарам (шәһәр)Дәүфит ХәмәдишинВладимир ПутинТупас җәрәхәтЛәис Зөлкарнәев48-нче мәктәпИсраилХристианлыкГорький тимер юлыРөстәм Вәлиев (1961)Emmanuel MakronБөек Ватан сугышыХарис ЯкуповИкътисади либерализмСаҗидә Сөләйманова премиясеСарыкылычЛилия Биктимерова1500 елИнтернет1000 (мәгънәләр)ПифагорХатыйп МиңнекәевФикрәт ТабиевӘни көнеБөекбританияMacOSФән ВәлиәхмәтовТалип ЯруллинНур ӘхмәдиевТверьГабдулла Тукай биографиясеСан (сүз төркеме)ТелекоммуникацияНорлат районыОклахома (штат)Мария Домбровская1848 елРаяз ФасиховВольфганг Амадей МоцартӘлдермештән Әлмәндәр (спектакль)Азамат АйталиевТалкыш кәләвәГидравлик арбаP«Казан» милли-мәдәни үзәгеҖир көнеГизгечАнглияАдлер ТимергалинСтефан РозмарынӘнвәр НургалиевНәфел намазыГабдулла Тукай2020-елларКазанның истәлекле урыннарыЗапорожьеИрина ШәйхелисламоваФранц ДрускисЧиксезлекВинарис ИльегетВикисүзлекӘкчин (станция)Утыр, утыр, МәликәМарат Әхмәтов (1954)🡆 More