Лена Шакирҗанова

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗан, 1945 елның 4 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Пучы — 2017 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — татар шагыйрәсе, Г.

Тукай исемендәге Дәүләт бүләге">Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011), Татарстанның халык шагыйре (2016)

Лена Шагыйрьҗан
Лена Шакирҗанова
Туган телдә исем Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова
Туган 4 июнь 1945(1945-06-04)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Пучы
Үлгән 16 гыйнвар 2017(2017-01-16) (71 яшь)
РФ, ТР, Казан
Күмү урыны Күлле-Киме
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБЛена Шакирҗанова ССРБ
РусияЛена Шакирҗанова Русия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре шагыйрә
Эш бирүче 80 нче мәктәп, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстан (телерадиокомпания)
Ата-ана
  • Галимҗан, укытучы (әти)
  • Хатирә, укытучы (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Татарстанның халык шагыйре (2016)

Лена Шакирҗанова Лена Шагыйрьҗан Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.

«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә.

2017 елның 16 гыйнварында Казанда вафат. Әтнә районы Күлле Киме авылы зиратында җирләнде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Хәтер

2023 елда Казанның Идел буе районындагы «Урман аланы» («Лесная поляна») торак массивындагы урамга исеме бирелгән.

Искәрмәләр

Сылтамалар


Шулай ук карагыз

Tags:

Лена Шакирҗанова Тәрҗемәи хәлеЛена Шакирҗанова Бүләкләре, мактаулы исемнәреЛена Шакирҗанова ХәтерЛена Шакирҗанова ИскәрмәләрЛена Шакирҗанова СылтамаларЛена Шакирҗанова Шулай ук карагызЛена Шакирҗанова16 гыйнвар1945 ел2011 ел2016 ел2017 ел4 июньАктаныш районыГ. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгеКазанЛена ШагыйрьҗанПучыРСФСРРФССРБТАССРТРТатарТатарстанның халык шагыйре

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Юг телеКазан яшь тамашачы театрыМонтенегроМөнир ЯкуповИл-76Уйланма берлеCOVID-19 коронавирус авыруы(2884) ReddishМатди мирасБелизда исламИделAirbus A350 XWBSARS-CoV-2БельгияФәйзрахманчыларВиллафранка-ин-ЛуниджанаСтерлиң фунтыБилбао«Крокус Сити Холлда» һөҗүмТриестСергей Ковалёв (эшмәкәр)Джозеф БайденМәгубә СыртлановаXXX гасыр (б. э. к.)КолленьоТелекоммуникацияАйгөл МиңнуллинаҺэлли БерриТайлер (Техас)Present simpleЧәчәк авыруыДәүләтләрнең телефон кодлары исемлеге1852 елТатар Википедиясе2011 елВикимедиа ФондыСуКөньяк АмерикаБорынгы Мисыр24 ноябрьФизикаНефть1573 елГернсиИске имләАлабугаМәгълүмат технологияләреİzge Rim imperiäseАзәрбайҗанDevon LarrattОскар премиясеDonald TrampСатурн (планета)Усти-над-ЛабемРиваять17 мартБөекбританияВикипедияләр исемлегеБоралакКандалакшаДжекмен (Мэн)ЦицеронKilian MbappeАйдар МусакаевРадик ГалиәкбәровТәмәке үсемлегеКлиматНәфел намазыАвстралия🡆 More