Арча Районы: муниципаль район (ТР, РФ)

Арча районы (рус. Арский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә(муниципаль район).

Республиканың төньягында урнашкан. Административ үзәге — Арча шәһәре.

Арча районы
Герб
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих
Байрак
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Арча

Нигезләү датасы

1990 ел

Муниципаль район башлыгы

Нуриев Илшат Габделфәрт улы

Халык саны  (2019)

52 265 кеше

Милли состав

татарлар - 92,8%,
руслар - 5,9%

Дини состав

мөселманнар, православ.

Мәйдан

1843,6 км²

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

https://arsk.tatarstan.ru/tat/

Район территориясендә табигать ядкәрьләренә караган берничә объект урнашкан: Казансу елгасының чишмә башы, Яңасала авышлыгы, Курса соры челән колониясе, «Тукай-кырлай» урманы, «Кул урманы», «Аю Урманы», Казансу һәм Шушма елгалары.

География

Арча районы — Татарстан Республикасының иң зур районнарының берсе, аның мәйданы 1843,7 км2, район буенча Казанны Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы һәм Пермь крае белән тоташтыручы транспорт магистральләре уза. Кама аръягының төньяк өлешендә урнашкан, Балтач, Саба, Теләче, Питрәч, Биектау, Әтнә районнары һәм Марий Эл Республикасы (Мари-Төрек һәм Морке районнары белән чиктәш).

Районның административ үзәге Казаннан 60 км ераклыкта урнашкан, башкалага тимер һәм автомобиль юллары белән барып җитәргә мөмкин.

Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
Арча Татарстан картасында

Герб һәм әләм

Арча районы гербы Арча район Советы утырышында 2006 елның 17 мартында раслана. Ул районда үсеш алган авыл хуҗалыгын чагылдыручы алтын ныгытма, кашкарый һәм башак рәсемнәре төшерелгән яшел калкан формасында башкарылган. Арча районы әләме турыпочмаклы формага ия, гербтагы кебек рәсем белән ясалган.

Тарих

Арча XII-XIII гасырлардан ук Болгар ныгытмасы буларак билгеле. Шәһәр буларак ул беренче тапкыр 1496-1497 елларда Казан тәхетенең Себер ханы Мамук тарафыннан яулап алынуы турындагы рус елъязмаларында искә алына. 1552 елда Александр Горбатый-Шуйский һәм Андрей Курбский гаскәрләре шәһәрне яндыралар. Өч елдан соң аның урынында рус ныгытмасы төзелә.

1781-1796 елларда Арча өяз шәһәре, аннары Казан өязенең штаттан тыш шәһәре статусын йөртә. XVIII-XIX гасыр башында аның территориясендә игенчелек, терлекчелек, тимерчелек, кирпеч сугу һ.б. һөнәрчелек белән шөгыльләнгән хәрбиләр җирлекләре була.

1920 елга кадәр хәзерге Арча районы территориясе Казан губернасының Казан өязе составына керә. 1920 елдан 1930 елга кадәр җирләр Арча кантоны составында була. Арча районы 1930 елның 10 августында оеша. Ул вакытта районга 64 авыл советы һәм 113 торак пункт керә, аларда 64 136 кеше яши. Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Мәсәлән, 1963 елның 1 февралендә аңа ТАССР ның Балтач, Тукай һәм Биектау районының бер өлеше кертелә. 1990 елда Әтнә районы Арчадан аерылып чыккач, районның заманча чикләре формалаша.

2006 елдан 2014 елга кадәр район башлыгы булып Назиров Алмас Әмин улы тора. 2015 елдан бу вазифаны Нуриев Илшат Габделфәрт улы башкара. Башкарма комитет белән Мөхәррәмов Рәсүл Ринат улы җитәкчелек итә.

Халык

2020 елга районда 51 291 кеше яши. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, татарлар — 92,8%, руслар — 5,9%, марилар — 0,5% ны тәшкил итә.

Халык саны
2002200520062007200820092010201120122013
51 34350 91150 95951 04751 04451 04451 66751 68451 80851 810
20142015
52 07352 274

Муниципаль-территориаль бүленеш

Арча муниципаль районында 1 шәһәр, 16 авыл җирлеге һәм аларга кергщн 128 торак пункт бар. 2010 елда Татарстан Республикасының 18-ЗРТ номерлы кануны «Арча шәһәре» һәм «Төбәк-Чокырча авыл җирлеге»н  «Арча шәһәре» муниципаль берләшмәсенә, ә Шушмабаш авыл җирлегенә кергән Акчишмә, Наратлык, янәшәдәге территориясе белән Хәтнә авылларын Ташкичү авыл җирлегенә кертә.

Шәһәр һәм авыл җирлекләреАдминистратив
үзәк
Торак
пунктлар
саны
ХалыкМәйдан,
км²
1e-06 Шәһәр җирлеге
1Арча Арча 4 22 263
1.000002 Авыл җирлекләре
2 Апаз авыл җирлеге Апаз 6 1908
3 Кәче авыл җирлеге Кәче 5 1125
4 Наласа авыл җирлеге Наласа 3 892
5 Яңа Кенәр авыл җирлеге Яңа Кенәр 11 4582
6 Яңа Кишет авыл җирлеге Яңа Кишет 4 1132
7 Яңа Кырлай авыл җирлеге Яңа Кырлай 8 1912
8 Сеҗе авыл җирлеге Курса-Почмак 15 2961
9 Урта аты авыл җирлеге Түбән Аты 5 1038
10 Урта Курса авыл җирлеге Урта Курса 7 1024
11 Иске Кырлай авыл җирлеге Түбән Мәтәскә 9 2148
12 Иске Чүриле авыл җирлеге Иске Чүриле 10 1487
13 Ташкичү авыл җирлеге Ашытбаш 10 2614
14 Үрнәк авыл җирлеге Үрнәк 16 3341
15 Утар Аты авыл җирлеге Утар Аты 6 1211
16 Шушмабаш авыл җирлеге Шушмабаш 7 2208
17 Яңасала авыл җирлеге Яңасала 2 428

Икътисад

Хәзерге көндә

2020 елга Арча районы тормыш сыйфаты буенча милли рейтингта 43 район арасында 35 нче урында тора (рейтингта җирле бюджет керемнәре, уртача хезмәт хакы, инфраструктура, инвестицияләр күләме һәм башка күрсәткечләр бәяләнде). Районда инфраструктура белән проблемалар бар: 127 торак пункт канализация белән тәэмин ителмәгән һәм юлларның 59% ы начар хәлдә.

Авыл хуҗалыгы район икътисадының нигезе булып тора: биредә балык хуҗалыгы, ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык үсеш алган. Моннан тыш, районда торф, известьташ һәм доломитлар чыгарыла. Эре предприятиеләрдән «Арча кирпеч заводы», «Арча элеваторы», «Арча нефть продуктлары», «Арча балык хуҗалыгы», «Арча сөт комбинаты» эшли.

2019 елдан районда 21 га мәйданлы Арча агросәнәгать паркы төзелә, проектка «Созидание» компаниясе инвестицияләр кертә, аларның күләме 140 млн.сум тәшкил итә. Парк сөт кабул итү һәм эшкәртү, яшелчә эшкәртү һәм соклар җитештерү, ит эшкәртү комплексы, аксым витаминлы минераль өстәмә җитештерү цехлары белән җиһазландырылачак. Технопаркка биш резидент җәлеп итү планлаштырыла, кимендә 300 эш урыны булдырылачак дип көтелә.

Транспорт

Районда юлларның гомуми озынлыгы 1101,2 км тәшкил итә. Аның территориясе буенча «Казан — Екатеринбург» тимер юлы, «Казан — Пермь», «Олы ӘтнәАрча» һәм «Арча — Яңа Кенәр» автомобиль юллары уза.

Социаль өлкә

2020 елга Арча районында 105 гомуми белем бирү мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе, «Арча» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Арчада өч китапханә һәм укучылар сарае эшли. Шулай ук 78 мәдәният йорты һәм клублар, 57 китапханә һәм 8 музей исәпләнә. «Арча хәбәрләре» гәҗите рус һәм татар телләрендә чыга.

Районда берничә музей бар: галим Шәмсетдин Күлтәси, Яңасала авылында язучы Гомәр Бәширов музее, «Казан арты» тарих-этнография музее һәм башкалар. Төп истәлекле урыннардан Габдулла Тукайның «Кырлай» мемориаль комплексын, Арча мәчетен, Иске Чүриле авылындагы гыйбадәтханә һәм Күлтәс авылындагы мәчетне  аерып карарга мөмкин.

Арча районында спорт туризмы, көрәш, ат спорты, йөзү һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар даими рәвештә уза.

Музейлар

Арча район җирлегендә туган күренекле кешеләр

Моны да карагыз

Галерея

Арча районы
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
Арча әдәбият һәм сәнгать музее
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
«Казан арты» тарих-этнография музее
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
Мөхәммәт Мәһдиев музее (Гөберчәк)
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
Арча педагогика көллияте. «Әлифба» музее да шунда урнашкан
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
Габдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
Гани Сафиуллин музей-утары (Иске Кишет)
Арча Районы: География, Герб һәм әләм, Тарих 
Тукаевлар музей-йорты (Кушлавыч)

Искәрмәләр

Сылтамалар

Tags:

Арча Районы ГеографияАрча Районы Герб һәм әләмАрча Районы ТарихАрча Районы ХалыкАрча Районы Муниципаль-территориаль бүленешАрча Районы ИкътисадАрча Районы Социаль өлкәАрча Районы Арча район җирлегендә туган күренекле кешеләрАрча Районы Моны да карагызАрча Районы ГалереяАрча Районы ИскәрмәләрАрча Районы СылтамаларАрча РайоныАдминистратив-территориаль берәмлекАрчаМуниципаль районРус телеРусияТатарстан

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Икенче бөтендөнья сугышыZari ElmasänBoeing 7373 майРөстәм МингалимВикимедиа проектлары48-нче мәктәпАксакау (станция)1000 (мәгънәләр)Җаек (шәһәр)Төркияİlon MaskПансексуальлекӘхнәф ЗиякаевMOB4ШвецияАганинБашкорт дебет шәлеHarmonikaТатар җырыИстанбул1981 елЛайош КошутТөшенчәНорлат районыНариманов урамы, 48 (Казан)Мәскәү (елга)ТарихТелекоммуникацияАйдар Юнысов (1987)ТаиландСибгат ХәкимВертуBaş bitАйгөл ӘхмәтгалиеваФёдор ДостоевскийБеренче май (бәйрәм)Су анасыРәшит ВаһаповЗобаниАлинә КәримоваКыйссаи Йосыф (китап)Зифа БасыйроваБеренче бөтендөнья сугышыВикикитапГариф СәгыйтовOБорынгы төрки телГеометрияБөекбританияЛим Ки-йонгМәскәү метрополитеныИндонезияРәшит МостафинАк чәчәкләр (фильм, 2015)ӘфганстанAntuan de Sent-Ekzüperi«Казан» милли-мәдәни үзәгеЭвлияфакы (Һаймана)Марат ЯруллинТөньяк Македония президентын сайлаулар (2019)ПрограммистЗаһир ИсәнчуринГабдулла Тукай1529 елБисексуальлекТатмедиаДим (станция)Инвестор🡆 More