Ренат Вәлиуллин, Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин (1972 елның 19 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Сәрдә) – Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле (2015 елдан), филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2013).
Ренат Вәлиуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Ренат Нәкыйф улы Вәлиуллин |
Туган | 19 март 1972 (52 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Урта Сәрдә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | укытучы, даими вәкил |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре |
1972 елның 19 мартында Арча районы Урта Сәрдә авылында туган. Казанда «татар теле, әдәбияты, тарих укытучысы» белгечлеге буенча дәүләт университетын (1994), Сарытауда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Столыпин исемендәге Дәүләт хезмәте академиясен (2004, читтән торып) тәмамлаган. Төрек һәм гарәп телләрен белә.
1983 елда — КДУның фәнни китапханәсендә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә шәрык секторы хезмәткәре.
1996―1998 елларда ― Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының тарих укытучысы.
1998―2001 елларда ― ТР ФА Тарих институтында гыйльми хезмәткәр.
2001―2002 елларда ― Питрәч районы администрациясендә гомуми бүлек мөдире.
2002―2004 елларда ― Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Россия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшли торган бүлек мөдире.
2004―2005 елларда ― ТР Министрлар Кабинеты аппаратының ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге әйдәүче референты.
2005―2007 елларда ― БТК Башкарма комитеты рәисенең урынбасары.
2007―2008 елларда ― ТР Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре советы рәисе, 2008―2011 елларда ― ТР Министрлар кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе рәисе.
2011 елда ― ТР премьер-министры урынбасарының ярдәмчесе.
2012 елда ― БТК Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2015 елның апреленнән ТР Президенты в.б. Рөстәм Миңнехановның 375нче Указы белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе буенча даими вәкиле итеп билгеләнгән . Даими вәкил буларак, Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсе арасындагы икътисади һәм гуманитар элемтәләрне киңәйтү, татарларның милли-мәдәни тормышына ярдәм итү белән шөгыльләнә. Россиянең төньяк- көнбатышындагы Архангельск, Вологда, Калининград, Киров, Новгород, Мурманск, Псков өлкәләре, шулай ук өч Балтыйк буе иле (Эстония. Литва, Латвия) белән Татарстанның элемтәләре дә аның вәкәләтенә керә.
Революциягә кадәр татарча чыккан дәреслекләр турында кандидатлык диссертациясе яклаган (фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы академик Әбрар Кәримуллин), 3 монография чыгарган, фәнни мәкаләләре бар.
Өйләнгән, ике улы бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Ренат Вәлиуллин (1972), which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.