Бөтендөнья Татар Конгрессы

Бөтендөнья татар конгрессы, БТК — бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче Татарстан Республикасында төркәлгән табышсыз төбәкара иҗтимагый оешма.< Хокуки мәсьәләләрдә җаваплы җитәкчесе (рус. управляющий делами) — «Бөтендөнья татар конгрессы» Татарстан Республикасы иҗтимагый фонды директоры Артур Сабиров.

Бөтендөнья татар конгрессы
Баш-фатир:

Татарстан Республикасы, Казан, Карл Маркс урамы, 38/5
тел: +7 (843) 236-59-16
Email: [email protected]

Оешма төре:

иҗтимагый оешма

Рәсми теле:

татар, рус

Җитәкчеләр
Милли шура рәисе

Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы

Башкарма комитеты җитәкчесе

Данис Шакиров

Хокуки идарәчесе

Артур Сабиров

Бөтендөнья татар конгрессы, Всемирный конгресс татар

Конгресс тарихы

1992 елның июнендә татар халкының беренче корылтае җыела. Корылтай эшендә Татарстан, Россия, ерак һәм якын чит илләрдән делегатлар катнаша. Әлеге форумда Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкарма комитетын оештыру турында карар кабул ителә. 1998 елның апрелендә БТК Россиянең Юстиция министрлыгында теркәлү үтә һәм “Бөтендөнья татар конгрессы” Иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге статусын ала. VII чираттан тыш съездның пленар утырышында яңа устав кабул ителә. 2018 елның 25 июль көнне «Бөтендөнья татар конгрессы»ның әлеге уставы Юстиция министрлыгында теркәлә. Таныклыкны исәпкә алу номеры: 1612060331. Бирелү вакыты: 25 июль, 2018 ел.

Эшчәнлекнең төп максатлары

  • Татар халкын берләштерү;
  • Татар халкының милли-мәдәни, социаль-икътисадый һәм рухи үсешенә ярдәм күрсәтү;
  • Мәдәниятне, телне, традицияләрне торгызу һәм саклау.

БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар

  • "Россиянең татар авыллары" Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
  • “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы
  • “Татар гаиләсе” Бөтенрусия иҗтимагый фонды
  • “Татарча көрәш” милли спорт федерациясе” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы
  • Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе
  • Бөтендөнья татар яшьләре форумы
  • Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте

Корылтайлар

  • I корылтай — Казан, 1992 ел.
  • II корылтай — Казан, 28-29.08.1997 ел
  • III корылтай — Казан, май 2002 ел
  • IV корылтай — Казан, 12-15.12.2007 ел
  • V корылтай — Казан, декабрь, 2012 ел
  • VI корылтай — Казан, 2-6 август, 2017 ел
  • VII чираттан тыш корылтай — Казан, 19-22 июль, 2018 ел
  • VIII корылтай («съезд») — Казан (Казан-Экспо), 30 июль-2 август, 2022 ел

Җитәкчеләр

1992—2002 — Индус Ризак улы Таһиров (1936 елда туган), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче рәисе, күренекле татар галиме, тарих фәннәре докторы, профессор, сәясәтче.

2002 — Ринат Зиннур улы Закиров (1948 елда туган), җәмәгать эшлеклесе,тарих фәннәре докторы, Татарстан Дәүләт советының 3 нче, 4 нче һәм 5 нче чакырылышлары депутаты. 2017—2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе.

2017 — Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы (1963 елда туган), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе.

2020 — Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе — Данис Шакиров. 2011 елда Татар конгрессына референт булып килгән, оешманың Татарстан бүлекләре белән эшләгән. 2015 елның җәеннән башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2022 ― Чаллы бүлеге җитәкчесе ― Факил Сафин.

БТК Милли Шурасы президиумы әгъзалары

БТК комитетлары

2022 елның ноябрендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы утырышында комитетлар оештырыла:

  • Милли мәгариф һәм фән (җитәкче - Дания Заһидуллина),
  • Татар халкының мәдәнияте һәм рухи мирасы (җитәкче – Ркаил Зәйдуллин),
  • Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм уртак татар мәгълүмат мохите (җитәкче - Илшат Әминов),
  • Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшмәкәрлекне үстерү һәм икътисади багланышларны булдыру (җитәкче – Ринат Насыйров),
  • Татар дипломатиясе һәм халыкара элемтәләр, (җитәкче – Данис Шакиров),
  • Татар дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү төркеме (җитәкче – Рәфыйк Мөхәммәтшин),
  • Татар тарихы һәм заман (җитәкче - Дамир Исхаков).

БТК басмалары

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Бөтендөнья Татар Конгрессы Конгресс тарихыБөтендөнья Татар Конгрессы Эшчәнлекнең төп максатларыБөтендөнья Татар Конгрессы БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар[4]Бөтендөнья Татар Конгрессы КорылтайларБөтендөнья Татар Конгрессы ҖитәкчеләрБөтендөнья Татар Конгрессы БТК комитетларыБөтендөнья Татар Конгрессы БТК басмаларыБөтендөнья Татар Конгрессы ИскәрмәләрБөтендөнья Татар Конгрессы СылтамаларБөтендөнья Татар Конгрессы Моны да карагызБөтендөнья Татар КонгрессыРус телеТабышсыз оешмаТатарТатарстан Республикасы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Бертран Мейер1635 елБәдер сугышыУмарта кортларыКаспий диңгезеСөннәтче бабайБангладешEfiriumҺади ТакташКазанMail.RuИлдус ГабдрахмановЮгары уку йортыКызыл-шәмәхә төсЗөлфәт ЗиннуровЭдуард БагировАкмәсҗитГарри КаспаровГабдулла Тукай музей комплексы (Яңа Кырлай)Заһир ИсәнчуринВикиҗыентыкДагстанISO 3166Айрат ХәмитовТатар хатын-кызларының милли бизәнү әйберләреФаил ШәфигуллинРадик Галиәкбәров«Тантана» премиясе1901 елЙолдызСталин репрессияләреӨ2010 елСалих СәйдәшевӘлфия ГыймадиеваГаяз СәхәповИван ВазовРоза ХафизоваГайшәVk.comЧулманГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТатарстан Республикасы гимныАлдынгылар хәрәкәтеİlon MaskÄrmännär genotsidıИскәндәр НасыйровУрта ӘләзәнХәсән СарьянТөмән өлкәсеФольклорРиши СунакАлмашлык2012 елСәлмән әл-ФәрисиЧәкчәкСәрвәр Какура11 апрельЯмайкаВикиханәСергей Антипов (1949)Рәшит ВаһаповБөтендөнья пәрәвезе🡆 More