Данис Шакиров: БТК Башкарма комитеты җитәкчесе

Данис Фәнис улы Шакиров (15.10.1988, СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск) – 2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Данис Шакиров
Данис Шакиров: Биографиясе, Хезмәт юлы, Бүләкләре
Туган телдә исем Данис Фәнис улы Шакиров
Туган 15 октябрь 1988(1988-10-15) (35 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Менделеевск районы, Менделеевск
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССРРоссия байрагы Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре филолог
Эш бирүче Бөтендөнья татар конгрессы
Җефет Гөлнара
Балалар улы Әмир
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Данис Шакиров: Биографиясе, Хезмәт юлы, Бүләкләре Данис Шакиров Викиҗыентыкта

Биографиясе

1988 елның 15 октябрендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туган. Мәктәптә татар сыйныфында укыган. 2011 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. КФУда аспирантура тәмамлап, филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе профессор Әлфия Йосыпова).

Хезмәт юлы

Бөтендөнья татар конгрессында студент чагыннан эшли: ихтыярый булып кереп, БТКның бөтен баскычларын үтә.

2011-2014 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында әйдәп баручы референт, конгрессның Татарстандагы җирле оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе.

2014-2015 елларда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли идарәсендә эшли, төбәкара хезмәттәшлек сораулары белән шөгыльләнә.

2015-2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

2020 елның сентябреннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе.

Бүләкләре

Файдаланылган әдәбият

  • Милләткә хезмәт итү - яшәү рәвешем ул (Рузия Сафиуллинаның Данис Шакиров белән әңгәмәсе). Идел, 2021 ел, № 1, 4 нче бит.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Tags:

Данис Шакиров БиографиясеДанис Шакиров Хезмәт юлыДанис Шакиров БүләкләреДанис Шакиров Файдаланылган әдәбиятДанис Шакиров ИскәрмәләрДанис Шакиров СылтамаларДанис Шакиров Моны да карагызДанис ШакировБөтендөнья татар конгрессыМенделеевскМенделеевск районыТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге2018 елХәйретдин МөҗәйЧуенчы-ЧупанРөстәм ЗакировТатмедиа1932 елMedSoftЧулпан ЗарифВойцех ЯрузельскийФәлсәфәЧишмә (станция)MOB4Фикрәт ТабиевШәүкәт ГалиевИнвесторВакытВинарис Ильегет1962 елАллаһның 99 исемеGoogleМарат БәшировВәлиевИкътисади либерализмКазан (гаилә үзәге)Сьер-ГоИлдар КыямовНурмиевИлһам ШакировБронислав Коморовски14 майГидравлик арбаWikiГеометрияШәехзадә БабичХатыйп МиңнекәевДанила КашинYonten GialtsoВальхалла (дан залы)СугышЯкуб ЗәнкиевХәбир ИбраһимКешенең җенси системасыAleksey NavalnıyЧәкчәкЙолдыз МиңнуллинаӨлкәБеларусь президентын сайлаулар (2020)Анна БобровскаяТөс1961 елКәбир МөхетдиновАйдар Юнысов (1987)Карина ЭвнXXVII гасыр (б. э. к.)«Казан» милли-мәдәни үзәгеВикиөзекБалУкраинаВәдүт МифтахСу анасыİstrebitelJavaФирдәвис ХановБеренче бөтендөнья сугышы1552 (җыр)ЭлектроникаЧулпан ХаматоваТөшенчәГарәп телеМарат Яруллин🡆 More