Сарыкчылык — сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче терлекчелек тармагы.
Сарыкларның продукциясе булып ит, йон, сөт ризыклары тора. сарык үрчетү көтүлек җирләре күп булган илләрдә таралган. Аеруча чүлле һәм ярымчүлле көньяк илләре бу тармак белән мәшгуль.
Сарыкчылык тармаклары:
Каты йонлысы тунлы, ит-майлы, ит-йонлы һәм ит-йонлы-сөтлегә бүленә. Нинди тармакның үсүе,үрчетү җирлегенә карап таралган. Нечкә рунлы чүлле якларда, ярым нечкә рунлы һәм ит-йонлы тармаклар дымлы климталы якларда, ә таулы районнарда каты йонлы ит-йон-сөтле сарыклар үрчетәләр.
1997 елга җирдә 1,1 млрд сарык яшәве билгеле. Кытайда бу сан якынча 133 млн, Австралияда 123 млн, Һиндстанда 57 млн, Иранда 52, Төркиядә 33, ә Россиядә, Испанияда, Мароккода 15-25 млн.
Йонны иң күп җитештерүчеләр: Австралия, Яңа Зеландия, БДБ илләре, Кытай.
Сарыкларның 600ләп токымы бар дип санала. Иң популяр төрләр булып нечкә рунлы сарыклар санала:
Бу токымнардан зур булганлыктан йон күп алалар.
Кайбер башка токымнары:
Иң кыйммәтле сарык генофонды булып Украинаның 16 нәсел заводы санала. Асканий токымы буенча 3 завод («Аскания Новая» и «Красный чабан» Херсон өлкәсе, «Атманай» Запорожье өлкәсе); прекос токымлы 4 завод («Илличивка», «Степок» , «Чувирине», «Пограничник»).
Цигай токымлы 5 нәсел заводы ( Р.Люксембург ис., «Славное», «Черноморский», «Виктория», «Дружба народов»). Украина токымлы 3 нәсел заводы («Аскания Новая», «Маркеево»)
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Сарыкчылык, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.