Шәүкәт Галиев, чын исеме Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин — татар язучысы, балалар шагыйре, Г.
Тукай исемендәге Дәүләт премиясе">Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1972).
Шәүкәт Галиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин |
Туган | 20 ноябрь 1928 Олы Бакырчы, Кайбыч районы, Татарстан АССР |
Үлгән | 7 май 2011 (82 яшь) Казан |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Һөнәре | шагыйрь |
Бүләк һәм премияләре | Абдулла Алиш исемендәге премия Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Диплом, Халык шагыйре |
Шәүкәт Галиев 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы (хәзер Апас районына керә) авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.
1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга.
1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй» («Яшь ленинчы») белән хезмәттәшлек итә.
Әдип 2011 елның 7 маенда якты дөньядан китте.
Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә.
Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән таныла. Ул, тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма!
Без – Тукай оныклары
Халкым бер тумыш көндә дә
Тукаен онытмады:
Без – «Туган тел»дән туганнар –
Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.
Әдип «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Хатыны Фәридә. Балалары: Җәмил, Җәмилә, Алсу, Җәүдәт.
Кода-кодагыйлары: Рәис һәм Диләрә (Галиәсгар Камал оныгы) Даутовлар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Шәүкәт Галиев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.