Марсель Таишев, Марсель Мазһар улы Таишев (1943 елның 2 гыйнвары, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — Татарстан Республикасының мәдәният министры (1985-1999), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), тарих фәннәре кандидаты (1984).
Марсель Таишев | |
---|---|
Туган телдә исем | Марсель Мазһар улы Таишев |
Туган | 2 гыйнвар 1943 (81 яшь) ТАССР Сарман районы Сарман авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d] һәм Казан милли тикшеренү технология университеты |
Һөнәре | химик-технолог, мәдәният министры |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре кандидаты[d] |
1943 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1961, алтын медаль белән), Казан дәүләт химия-технология институтының КИПиА факультетын (1967), Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1984) тәмамлаган. Мәскәүдә тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1984).
1961-1962 елларда Казан компрессор заводында слесарь-җыючы.
1967 елдан Казан Оргсинтез заводында контроль-үлчәү приборлары буенча мастер, ноябрьдә заводның ВЛКСМ комитеты сәркатибе итеп сайлана.
1971-1972 елларда ВЛКСМ Ленин райкомы беренче сәркатибе.
1972-1973 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.
1973-1978 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында пропаганда-агитация бүлеге мөдире урынбасары.
1978-1981 елларда мәдәният һөнәри берлекләренең Татарстан өлкә комитеты рәисе.
1981-1984 елларда Мәскәүдә укый.
1984-1985 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары.
1985-1999 елларда Татарстан АССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры.
1999 елдан соң ТР министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, ТР министрлар кабинеты каршындагы җәмәгать пулаты рәисе, ТР премьер-министрының мәдәният, сәнгать һәм гаммәви чаралар буенча киңәшчесе, ТР мәдәният министрлыгы каршындагы җәмәгать пулаты рәисе (2010), ТР президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге ТР дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзасы (2014).
Хатыны, ике баласы.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Марсель Таишев, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.