Алтай Телләре

Алта́й телләре — Алтай телләре гаиләсенә кергән, сүзлек саcтафлары һәм грамматик төзелешләре охшаш үзенчәлекләргә ия булган төрки, монгол, тунгус-маньчжур телләренең гомуми атамасы.

Алтай телләре
Әүвәлгесе ана алтайча[d]
Тел типологиясе агглютинатив тел һәм SOV[d]
Харита сурәте
Алтай Телләре Алтай телләре Викиҗыентыкта

Алтай телләренең килеп чыгышы һәм тугандашлыгы турында төрле фаразлар яши. Ләкин баба теленең анык системасы ачыкланмау сәбәпле, алтай телләре арасындагы генетик кардәшлек әлегә дәлилләнеп җитмәгән. Кайбер галимнәр алтай телләренә япон һәм корея телләрен дә кертә. Алтай телләренә кагылышлы фаразлар Г. И. Рамстедт, Н. Н. Поппе, Е. Д. Поливанов, В. Л. Котвич, М. рәсәнен, Җ. Г. Киекбаев һәм башкаларның хезмәтләрендә урын алган. Алтай телләре лексикасында, сүзнең фонетик төзелешендә (фонетик тәңгәллек, сингармонизм) һәм күп кенә грамматик категорияләрнең (агглүтинация, тартым, җөмлә төзелеше) уртаклыгында типологик охшаш билгеләр күзәтелә.

Алтай телләрендә сүзнең тамыры тотрыклы аваз саcтафы һәм мөстәкыйльлеге белән аерылып тора. Сүз ясалышы һәм үзгәреше тамырга бердәй кушымчалар ялгау юлы белән (агглүтинация) башкарыла. Алтай телләре өчен алкушымчалар характерлы түгел. Барлык алтай телләренә дә диярлек сингармонизм хас. Алтай телләрендә род категориясе юк, аларның күпчелегендә тартым категориясе бар. Затланышсыз фигыль формалары (сыйфат фигыль, хәл фигыль һ. б.) еш кулланыла. Алтай телләрендә ия - җөмлә башында, хәбәр җөмлә ахырында килә. Җөмләдә сүз тәртибе гомуми кагыйдәләргә нигезләнә: ияреп килүче сүз алдагы сүзгә бәйле. Шуңа күрә алтай телләрендә предлоглар түгел, ә бәйлекләр файдаланыла. Алтай халыкларының телен, тарихын, этнографиясен һәм фольклорын өйрәнә торган фән тармагы алтаистика дип атала. (Шулай ук карагыз Төрки телләрнең генеалогик классификациясе).

Классификация

Алтай телләре үз эченә якынча 60 тел кертә, алар түбәндәге төркемнәргә бүленәләр:

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Tags:

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Стивен Вайнберг1995 елМихаил ГорбачёвТатарларКиевРенат ӘюповХант-Манси — Югра автономияле округы3 февральГайсә пәйгамбәр8 мартСен-ЛормельВенесуэлаКешенең җенси системасыУрал өлкәсеТула өлкәсеКампозаноМилли Идарә2022-2024 елларда Украинада сугышта һәлак булган татар һәм башкорт хәрбиләре исемлегеМәләкәс районыCEP152Миллениум (стадион)Шәмәхә төсМеридиан (Миссисипи)БрянскВашингтон (штат)Миннехаха (округ, Көньяк Дакота)Евгений ЗабиякинОита (шәһәр)1960 елВольфсбургКазакъларApple Inc.Хәбәрлек сүзләрДжозеф БайденВенера ГәрәеваMozilla FirefoxСан-МассимоФранцуз телеИкътисадАстанаУрта Идел краеАбальсискетаДамира СәетоваАппер-Марлборо (Мэриленд)Альцгеймер авыруыӘмарилоГрейсон (округ, Техас)SLC41A1Һэлли БерриТаиландЙосыф ГәрәйӘбри ХәбриевКара матдәДорин ДамирЛипецк өлкәсеСен-РошКюисси-э-ЖениПотенца-ПиченаХигасияматоЛюция ХәмитоваҮзәк АурупаКүкәйлекОслоНикарагуаПущиноЛа-Абра-Гайтс (Калифорния)Төньяк ЮтландияКаприИлдус ГабдрахмановКолорадо-СприңсВладимир Путин🡆 More