5 кагыйдә
|
Бу биттә Татар Википедиясенең кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар табигате һәм кулланылышы турындагы тәртипне билгеләүче кагыйдәнең проекты тасвирлана. Аның кабул ителмәве аркасында, Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче, Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә эшләргә булды. Гамәлдәге тәртип өчен Википедия:Правила и указания кагыйдәсен кара. |
Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Проектның уңышлы үсүе өчен, һәрбер очракта нәрсә эшләнергә кирәклеге берәр мәсләк, киңәш-кулланма яки кагыйдә тексты тарафыннан ап-ачык — кирәкмәгән бәхәсләшүгә юл ачмыйча — аңлатылырга тиеш. |
Татар Википедиясе җәмгыяте рәсмиләштергән кагыйдәләр |
---|
Гомуми |
Мәкалә язу белән бәйле |
Латин һәм Кирилл мәкаләләре |
Административ кагыйдәләр |
Авторлык хокукларын бозуны бетерү чаралары Идарәчеләр һәм бюрократларны |
Тавыш бирү бәхәсенә чыгарылган һәм әзерләнеп торган кагыйдәләр |
ЮАШ кагыйдәсен яңарту |
ТатВикида булырга тиеш кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар исемлеге өчен Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмалар исемлеге битен карагыз.
Википедиянең мәсләкләре, кагыйдә һәм киңәш-кулланмалары — проектның үз максатларына ирешә алуы өчен аның эшчәнлек тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү, катнашучыларның кертемнәрен һәм үз араларында мөгамәлә үзенчәлекләрен билгеләүче тәртипне булдыручы нигезләр. Татар Википедиясендә кагыйдәләрне кабул итү һәм кирәк очракларында үзгәртү, киңәш-кулланмаларын җитештерү һәм пәйда булган мәгълүмат һәм тупланылган тәҗрибә нигезендә тулыландыру, башка мәсьәләләр буенча уртак фикер табу буенча систематик эшчәнлек консенсуаль килешүләргә килергә торышу юлы белән оештырыла.
Мәсләк — проектның нигезләрен билгеләүче документ. Википедиядә һәр проект эче һәм Викимедиа фондының бар проектлары өчен гамәлдә булган гомуми нигезләр аерыла.
Киңәш-кулланма — тупланылган тәҗрибә нигезендә, стандарт буларак кабул ителгән тәртипне тасвирлаучы документ, {{Киңәш-кулланмалар}} тамгасы белән билгеләнә.
Кагыйдә — берәр кулланучы тарафыннан дәвамлы бозылу очрагында, идарәчеләргә аның хокукларын чикли алу мөмкинлеген рөхсәт иткән киңәш-кулланма, {{Кагыйдә}} тамгасы белән билгеләнә.
Викимедиа фондының проектында гамәлдәге мәсләкләрне үзгәртү Мета-Вики'дагы форумында аралашуны башлап, тәкъдим ителгән мәсьәләдә киң консенсуска ирешүне таләп итә.
Мәсләкләрдән аермалы буларак, Викимедиа фонды проектларының гамәлдәге киңәш-кулланмалары һәм кагыйдәләре бер-берсе арсында гына түгел, хәттә бер проектның төрле телле бүлекләре арасында аерыла ала.
Татар Википедиясендә кагыйдәләр һәм киңәш-кулланмаларны булдыру һәм үзгәртүләр кертү кагыйдәләр бәхәсе битендәге игълан урнаштыру белән башлана.
Татар Википедиясендә кагыйдәләр тавыш бирүләр системасы аркылы кабул ителә һәм үзгәртелә.
Бүлегебезнең җәмәгатьчелеге тавыш бирү нигезендә кабул иткән кагыйдәләр өчен Төркем:Википедия кагыйдәләре карагыз.
Бүлегебезнең җәмәгатьчелеге берәр мәсьәлә буенча үзенең аерым кагыйдәләрен кабул итмәгән очракта Төркем:Кабул ителмәгән Википедия кагыйдәләре карагыз һәм бәйле кагыйдәнең рус телле версиясенә мөрәҗәгать итегез.
Гамәлдәге кагыйдәләр, киңәш-кулланмалар һәм бәхәс битләрендә барган аралашу процедурасы нәтиҗәсендә пәйда булган консенсуаль килешүләр белән билгеләгән тәртипне саклау җаваплылыгын бар кулланучылар уртаклаша. Гамәлдәге кагыйдәләр башкача кушмаган чакта, систематик рәвештә тәртипне бозучы кулланучыларга карата административ санкцияләр куллану турында карарларны идарәчеләр, махсус очракларда исә Югары арбитраж шурасы чыгара. Тәртипне бозучы идарәчеләрне вазыйфасыннан азат итү исә кулланучыларның тавыш бирүләре нигезендә оештырыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Википедия:Кагыйдәләр һәм киңәшләр, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.