Бенгаль теле яки бенгали (бенг.
Бенгаль телендә 230 миллионнан артык кеше сөйләшә. Баңладеш һәм Көнбатыш Бенгалиядә киң таралган, шулай ук Һиндстанның аерым штатларында бу телдә сөйләшүчеләр күп яши.
Бенгаль теле | |
бенг. বাংলা | |
Дәүләт | Баңладеш Һиндстан |
---|---|
Барлыкка килү урыны | бенгальцы[d], Баңладеш, Ассам, Биһар, Җаркһанд, Одиша, Трипура һәм Көнбатыш Бәңгәл |
Тел типологиясе | SOV[d] һәм флектив тел[d] |
Килешләр | баш килеш[d], төшем килеше[d], иялек килеше[d] һәм урын килеше[d] |
Язу | бенгальское письмо[d] һәм бенгальский шрифт Брайля[d] |
Телне көйләүче | Академия Бангла[d] һәм Paschimbanga Bangla Akademi[d] |
Сөйләшүчеләр саны | 300 000 000 кеше кеше (2019) |
Ethnologue каталогында телнең статусы | 1 National[d] |
Кайда өйрәнелә | Bangla studies[d] |
Викимедиа проектларында тел коды | bn |
Бенгаль теле Викиҗыентыкта |
Тел XV — XVII гасыр башында формалаша дип санала. XIX гасыр ахырында яңа бенгаль тел барлыкка килә.
Бенгаль теле брахми язуыннан барлыкка килгән бонгаккхор графикасын куллана. Тел орфографиянең фонетик принцибына буйсынса да, искәрмәләр бар.
Бенгаль шигъриятендә ике төп юнәлешне аералар. Беренчесе Вайшнавизм белән илһамландырылган булган - Вишну һәм аның аватарлары культы белән, бигрәк тә Кришна культы белән. XIV-XVI гасырда Бенгалиядә Вайшнав мистик-эротик шигърият чәчәк аткан, аның яраткан темасы булып Кришна һәм аның сөйгәне Радханың мөнәсәбәтләре булган, аларга моңа кадәр берничә гасыр элек мәшһүр Санскрит поэмасы "Гитаговинда"да Джаядэва дан җырлаган.
XVI гасырда икенче шигъри юнәлеш үсә башлаган, ул Шива һәм Кали Алиһәсе культына нигезләнгән.
Тарихи яктан Бенгаль теле Бенгалиядә шактый киң таралган. Ул — Баңладешның рәсми теле һәм Һиндстанның 23 рәсми телләренең берсе.
Һинд штатларына килгәндә, Көнбатыш Бенгалия һәм Трипурда рәсми статусны йөртә. Шулай ук Ассам, Андаман һәм Никобар утраулары, Джаркханд, Аруначал-Прадеш һәм Мизорам штатларында таралган.
Башка телле бүлектә тулырак мәкалә бар: Bengali language (ингл.) Сез тәрҗемә ярдәме белән бу мәкаләне язып бетереп проектка ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Бенгаль теле, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.