Санна Марин (фин.
2015 елның 22 апреленнән Финляндия парламенты (эдускунта) депутаты. 2019 елның 6 июленнән Финляндиянең транспорт һәм элемтә министры. Финляндиядә премьер-министр итеп сайланган өченче хатын-кыз. Сайланган вакытында — дөньяның иң яшь премьер-министры (34 яшь).
Санна Марин | |
---|---|
Финляндия премьер-министры | |
Вазыйфада 2019 елның 10 декабре – 2023 елның 6 апреле | |
Президент | Саули Ниинистө |
Аңа кадәр | Антти Ринне |
Дәвамчысы | Петтери Орпо |
Финляндия транспорт һәм элемтә министры | |
Вазыйфада 2019 ел – 2019 ел | |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 16 ноябрь 1985 (38 яшь) Финляндия, Һелсинки |
Сәяси фирка | Финляндия социаль-демократик фиркасе |
Җефет | Маркус Ряйккёнен[d] |
Белем | Тампере дәүләт университеты |
1985 елның 16 ноябрендә Һелсинкида ярлы гаиләдә туган. Санна Марин кечкенә чагында әтисе белән әнисе аерылышкан. Кызны ике әнидән торган гаилә тәрбиягә ала. Гаиләсе белән Тамперега күчә. Мәктәптә укыганда пекарняга эшкә урнаша, аннары универмагта кассир була. «Җирле һәм төбәк администрациясендә идарә итү» белгечлеге буенча Тампере университетының менеджмент мәктәбендә бакалавриат тәмамлаган (2012). 2017 елдан административ тикшеренүләр өлкәсендә магистр дәрәҗәсе (B.Soc.Sc.) бар.
2006 елда Финляндия социаль-демократик фиркасе әгъзасы була. Тампереда һәм Пирканмаа төбәгендә җирле сәясәттә актив катнаша, 2013—2017 елларда Тампере шәһәр шурасы рәисе булып эшли.
2015 һәм 2019 еллардагы парламент сайлауларында Финляндия социаль-демократик фиркасеннән фин парламенты депутаты итеп сайлана.
2019 елның 6 июлендә оешкан Министрлар кабинетында транспорт һәм элемтә министры була (элекке хөкүмәттә хатын-кызлар 19 вазифаның 11ен биләгән).
2014 елдан Финляндия социаль-демократик фиркасенең рәис урынбасары.
Премьер-министр Антти Ринне почта хезмәткәрләренең эш ташлавы нәҗтиҗәсендә вазифасыннан китә. Дәүләт почта хезмәте җитәкчелеге посылкаларны сортларга аеручы 700 хезмәткәр белән яңа хезмәт килешүе төзергә ниятли, яңа хезмәт килешүе кабул ителсә, почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы кимер иде. 29 ноябрьдә Финляндиянең җирле үзидарә эшләре һәм милек белән идарә итү министры социал-демократ Сирпа Паатеро отставкага китә. 3 декабрьдә премьер-министр Антти Ринна вазифасыннан китә. 2019 елның 8 декабрендә узган фирка эчендә тавыш бирү нәтиҗәсендә Санна Марин кандидатурасы җиңеп чыга. Санна Марин 29 тавыш, аның көндәше булган Финляндия социаль-демократик фиркасенең парламенттагы фракциясе башлыгы Антти Линдтман 23 тавыш җыя. 10 декабрьдә эдускунта (парламент) премьер вазифасына Санна Марин кандидатурасын раслый.
Ире Маркус Рейккенен, кызлары Эмма (2018 елгы). Санна Марин — вегетариан ризыгын кулланучы.
Элгәре: Ану Вехвиляйнен | Финляндия транспорт һәм элемтә министры 2019–2019 | Аннары: Тимо Һаракка |
Элгәре: Антти Ринне | Финляндия премьер-министры 2019–2023 | Аннары: Петтери Орпо |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Санна Марин, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.