Хи́ллари Ди́ан Ро́дэм Кли́нтон (ингл.
Ире – элекеге Америка президенты Билл Клинтон.
Һиллари Родэм Клинтон | |
---|---|
Туган телдә исем | Hillary Rodham Clinton |
Туган | 26 октябрь 1947 (76 яшь) АКШ, Чикаго |
Яшәгән урын | Чикаго Оукленд Кембриҗ Вашингтон, Колумбия округы Фаэтвиль (Арканзас) Литл-Рок Парк-Ридж Чаппаква (Нью-Йорк) |
Ватандашлыгы | АКШ |
Әлма-матер | Мен Саут югары мәктәбе[d], Веллсли көллияте[d], Ель хокук мәктәбе[d] һәм Мен-Ист югары мәктәбе[d] |
Һөнәре | АКШ дәүләт секретаре |
Эш бирүче | Ель – Нью-Һейвен хастаханәсе[d], Yale Review of Law and Social Action[d], Балалар яклау фонды[d], Арканзас университеты[d], Rose[d] һәм Колумбия үнивирситите |
Сәяси фирка | АКШ Демократик фиркасе |
Җефет | Билл Клинтон |
Балалар | кыз: Челси Клинтон |
Ата-ана |
|
Кардәшләр | Хью Эдвин Родэм[d] һәм Тони Родэм[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | бакалавр[d] (1969) һәм хокук дуктыры[d] (1973) |
14 октябрь көнне, Россия сәфәре вакытында Һиллари Клинтон Казанга килде. Сәфәргә чыгар алдыннан дәүләт департаменты сүзчесе Ян Келли, Россияне яхшырак аңлар өчен, Мәскәүдән читкәрәк китеп карарга кирәк. Казан исә күпмилләтле Россияне чагылдырган иң кулай урын, дигән иде. Казан һава аланында аны Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, премьер-министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Казан шәһәр башлыгы Илсур Мәтшин каршыладылар.
Сәфәр барышында Һиллари Клинтон Кол Шәриф мәчетен, Благовещенский соборны карап чыкты, шулай ук Миңтимер Шәймиев белән сөйләште.
«Мин Казан бик матур шәһәр дип ишеткән идем. Гомумән төрле илләргә сәфәргә баргач, мин башкала булмаган урыннарга барырга тырышам. Казанда мәчет һәм чиркәүнең янәшә торуы кызыксындырды. Татарстанда мөселманнар күп, монда конфессияләр үзара тату яшиләр. Минем шуны үз күзләрем белән күрәсе килә. Аларның яшәү рәвешен аңларга телим». Һиллари Клинтон |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Һиллари Клинтон, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.