Зилә Вәлиева — Татарстан сәясәтчесе, мәдәният эшлеклесе.
Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева | |
---|---|
Туган | 15 октябрь 1952 (71 яшь) БАССР, Уфа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Мәскәү дәүләт университеты |
Һөнәре | журналист, сәясәтче |
Балалар | улы Динислам (Денис) |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d] |
Вәлиева Зилә Рәхимҗан кызы 1952 елның 15 октябрендә Уфа шәһәрендә туа.
Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый (1978 ел). 1970-1980 еллар – Уфа шәһәре «Ленинчы» республика яшьләр газетында мөхбир, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире. 1980-1982 еллар – Казан шәһәре «Вечерняя Казань» газеты мөхбире. 1982-1990 еллар – Казан шәһәре "Советская Татария" газетында мөхбир, социаль мәсьәләләр бүлеге мөдире. Казан шәһәре «Известия Татарстана» газетында сәясәт бүлеге редакторы.
1992-1995 еллар – Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары.
1995-1999 еллар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары.
1999 елның сентябрь ае – 2001 елның апрель ае – Татарстан Республикасының Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министры.
2001 елның май ае һәм 2005 елның апрель ае – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.
2005 елның 29 апреленнән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры.
2012 елның 17 маеннан «Казан кирмәне» музей-тыюлыгы директоры.
2020 елның 16 гыйнварында алтынчы чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының (рус. Общественная палата Татарстана) беренче утырышында (Анатолий Фомин урынына) Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана.
2023 елның 20 гыйнварында җиденче чакырылыш Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче утырышында янәдән Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайлана.
Кияүдә (ире Римзил Вәли), улы Динислам (Денис).
Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Зилә Вәлиева, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.