Кол Шәриф мәчете — Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете.
Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.
Колшәриф мәчете | |
Нигезләнү датасы | 1996 |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Колшәриф |
Дәүләт | Россия |
Административ-территориаль берәмлек | Казан |
Урын | Казан Кирмәне |
Материал төре | таргылташ һәм мәрмәр[d] |
Архитектор | Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров |
Архитектура стиле | ислам мигъмарияте[d] |
Рәсми ачылу датасы | 24 июнь 2005 |
Сыйдырышлык | 6000 |
Рәсми веб-сайт | kazan-kremlin.ru/muzej-zapovednik/o-kremle/arhitektura/ |
Мәзһәб | Хәнәфи мәзһәбе |
Колшәриф мәчете Викиҗыентыкта |
Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.
Мәчет Казан ханлыгы чорында шактый данлыклы иде. XVI гасырда Урта Иделдә ул фәнни һәм дини үзәк булган.
Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә аталган. 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә. Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак булган. Бөек татар каһарманы - Колшәриф истәлегенә баш Казан мәчете аталган. 1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.
1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров проектлары нигезендә төзелә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла.
Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән.
Бина төнлә матур яктыртыла.
Казанның истәлекле урыннары | ||
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Колшәриф мәчете, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.