Электрон (бор. грек. ἤλεκτρον — гәрәбә) — матдә төзелешендә төп рольне уйнаучы тискәре корылган тотрыклы элементар кисәкчә.
Электрон ул фермион, ягъни ярымбөтен спинга ия. Лептоннарга карый (корылган лептоннар арасында бердәнбер тотрыклы кисәкчә). Атомнарның электрон сүрүләре электроннардан торалар. Аларның бу орбитальләрдәге саннары һәм урнашуы матдәнең күпчелек химик үзлекләрен билгели. Ирекле электроннарның хәрәкәте үткәргечләрдә һәм вакуумда электр барлыкка китерә.
Электронның корылмасы бүленми һәм зурлыгы буенча −1,602176487(40)×10−19 Клга (яки −4,80320427(13)×10−10 СГСЭ корылма берәмлегенә) тигез. Бу зурлык башка элементар кисәкчәләрнең электр корылмасын үлчәү берәмлеге буларак та хезмәт итә. Электрон корылмасыннан аермалы буларак, элементар корылма уңай билгеле зурлык буларак алына.
кг — электрон массасы.
Кл — электрон корылмасы.
Кл/кг — электронның чагыштырма корылмасы.
— электронның спины Дирак даимие берәмлекләрендә ( ).
Ирекле электрон фотонны йота алмый, ләкин аларны сибелдерә ала (Комптон эффекты).
29 апрель 1897 — инглиз физигы Джозеф Томсон электронны ачуы турында хәбәр итә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Электрон, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.