Әл-Фатиха́ сүрәсе́(гарәп.
Бу сүрәне татар халкы «Әлхәм» сүрәсе дип йөртә. Аның утыздан артык исеме бар.
Арабский Коран (14мб).pdf Сүрә (аудио) Әл-Фатиха | |
Статистика | |
---|---|
Сүрә саны | 1 |
Аятьләренең саны | 7 |
Сүзләре саны | 29 |
Хәрефләре саны | 139 |
Киләсе сүрә | |
Тәрҗемә |
Бу сүрә намазның һәр рәкәгатендә укыла.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Әр-рахмәәнир-рахиим. Мәәлики йәүмид-диин. Иййәәкә нәгъбүдү вә иййәәкә нәстәгыйиин. Иһдинәс-сыйрааталь-мүстәкыйиим. Сыйрааталләзиинә әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдууби галәйһим вәләд-дааааллиин.
Тәрҗемә:
- «Дөньяда һәркемгә шәфкатьле, ахирәттә иман әһелләренә генә рәхимле Аллаһ исеме белән.
- Галәмнәрнең тәрбия кылучы Раббысы – Аллаһка – мактау,
- шәфкатьле, рәхимлегә,
- Кыямәт көненең падишаһына!
- Без Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә үтенеп ярдәм сорыйбыз.
- Безне туры юлдан алып бар,
- Үзең ирештергәннәрнең юлыннан, ачуга тарыганнар һәм тайпылып адашканнарныкыннан түгел!».
Һәфтияк шәриф тәфсире. – Казан: Раннур, 2003.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Фатыйха сүрәсе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.