Суринам

Суринам (/ˈsʊrɪnæm, -nɑːm/) рәсми рәвештә Суринам Республикасы буларак мәгълүм (Нидерланд телендә: Republiek Suriname ) Көньяк Американың төньяк-көнчыгыш ярында урнашкан ил.

Ул төньякта Атлантик Океан белән, көнчыгышта Франция Гвианасы белән, көнбатышта Гайана белән һәм көньякта Бразилия белән чиктәш. Мәйданы бары тик 165 000 квадрат километр (64 000 квадрат миль) булып ул Көньяк Америкада иң кечкенә суверен дәүләт булып тора. Суринамның халык саны якынча 575 990, аларның күпчелеге илнең төньяк ярында һәм башкала һәм иң зур шәһәр Парамарибо тирәсендә яши.

Суринам
нид. Republiek Suriname
Байрак[d]Илтамга[d]
СуринамСуринам
Нигезләнү датасы 25 ноябрь 1975
Рәсми исем Suriname һәм la République du Suriname
Кыскача исем 🇸🇷
Гомер озынлыгы 71,405 ел
Демоним Surinamer, Surinamese, suriname-i, Surinamano, Surinänan, سورينامي, سورينامية, سوريناميون, סורינאמי, סורינאמית, surinamezi, surinamez, surinameză, সুরিনামি, surinamese, surinamesi, sranan, surinamés, surinamesa, surinamés, surinamesa, Surinamano, Surinamienne, Surinamien, surinamezo, surinamezi, surinameza, surinameze, سورينامي, سورينامية, سوريناميين һәм سوريناميات
Рәсми тел нидерланд теле
Гимн Суринам гимны
Мәдәният культура Суринама[d]
Шигарь тексты Justitia – Pietas – Fides, Justice – Piety – Trust һәм Справедливост - праведност - вяра
Дөнья кисәге Көньяк Америка
Дәүләт Суринам Суринам
Башкала Парамарибо
Сәгать поясы UTC−03:00 һәм America/Paramaribo[d]
Иң төньяк ноктасы
Геомәгълүматлар Data:Suriname.map
Иң югары ноктасы Юлиана[d]
Иң түбән ноктасы Атлантик океан
Идарә итү формасы җөмһүрият
Дәүләт башлыгы вазыйфасы список президентов Суринама[d]
Ил башлыгы Чан Сантохи[d]
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы список президентов Суринама[d]
Канунбирү органы Национальная ассамблея Суринама[d]
Үзәк банкы Центральный банк Суринама[d]
Дипломатик мөнәсәбәтләр Алмания, Бразилия, Барбадос, Гайана, Индонезия, Франция, Мексика, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Кытай һәм Корея Халык Демократик Республикасы
Әгъзалык Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Союз южноамериканских наций[d], Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Нидирлан тел берлеге[d], CARICOM[d], Ислам хезмәттәшлеге оешмасы, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Африка, Кариб диңгезе һәм Тын океан дәүләтләре[d], Agency for the Prohibition of Nuclear Weapons in Latin America and the Caribbean[d], Кече утрау-дәүләтләре бердәмлеге[d], Карибский банк развития[d], Интерпол, ОЗХО[d], Халыкара гидрография оешмасы[d], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Бөтендөнья почта берлеге, Халыкара телекоммуникацияләр береге[d], Америка дәүләтләре оешмасы[d], Бөтендөнья метеорология оешмасы, Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы, Caribbean Disaster Emergency Management Agency[d] һәм Всемирная таможенная организация[d]
Никахка керү яше 21 яшь
Халык саны 563 402 (2017)
Административ бүленеше Брокопондо[d], Коммевейне[d], Корони[d], Маровейне[d], Никкери[d], Пара[d], Сарамакка[d], Сипаливини[d], Ваника[d] һәм Парамарибо районы
Акча берәмлеге Суринам дуллыры[d]
Номиналь тулаем эчке продукт 2 984 706 244 $ һәм 3 620 655 116 $
Кеше потенциалы үсеше индексы 0,73
Inequality-adjusted Human Development Index 0,532
Эшсезлек дәрәҗәсе 6 ± 1 процент
Нәрсә белән чиктәш Франция, Гайана һәм Бразилия
Автомобил хәрәкәте ягы сул[d]
Челтәр көчәнеше 127 вольт
Электр аергычы төре Europlug[d] һәм Schuko[d]
Алыштырган Суринам[d]
Кулланылган тел инглиз теле, инглиз теле, нидерланд теле, Сикиана (язык)[d], карибский хиндустани[d], Квинти[d], аравак-локоно[d], Ваяна[d], Ндюка-тирийо пиджин[d], Акурио[d], Тирийо[d], Сранан-тонго, сарамакканский язык[d], суринамский хиндустани[d], Businenge Tongo[d] һәм Caribbean Javanese[d]
Мәйдан 163 270 ± 1 км²
Рәсми веб-сайт gov.sr(нид.)(ингл.)
Һәштәге Suriname
Югары дәрәҗәле Интернет домены .sr
Харита сурәте
Тема җәгърафиясе География Суринама[d]
Феноменның икътисады экономика Суринама[d]
Феноменның демографиясе Население Суринама[d]
Мәктәптә укымаган балалар саны 17 377
Джини коэффициенты 57,9
Тулаем туулар коэффициенты 2,36
Демократия индексы 6,82
Илнең мобиль коды 746
Илнең телефон коды +597
Халыкара префикс 0
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны 112[d], 110[d], 113[d], 111[d] һәм 115[d]
Номер тамгасы коды SME
Диңгездәге идентификацияләү номеры 765
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме [d]
Суринам Суринам Викиҗыентыкта

Суринам
Суринам
Байрак
Суринам
Илтамга
Шигарь Justice – Piety – Trust Edit this on Wikidata
Башкала Парамарибо
Халык саны 563 402 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 25 ноябрь 1975 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−03:00
Рәсми тел нидерланд теле
География
Мәйдан 163,270 км²
Координатлар 4°N 56°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Икътисад
ТЭП 2985 миллион US$ (2021), 3621 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Суринам дуллыры
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)
Туу күрсәткече 2.36 (2014)
КПҮИ 0.730 (2021)
Яшәү озынлыгы 71.405 ел (2016)
Джини коэффициенты 57.9 (1999)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул
Челтәр көчәнеше 127 вольт
Телефон коды +597
ISO 3166-1 коды SR
ХОК коды SUR
Интернет домены .sr


Географик торышы

Суринам - Көньяк Американың төньяк-көнчыгышында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Француз Гвианасы белән, көньякта - Бразилия белән, көнбатышта - Гайана белән чиктәш. Төньякта Атлантик Океан белән чиктәш.

Суринам территориясе 163 265 кв. км алып тора.

Тарихы

Экватордан бераз төньяктарак урнашкан булып Суринам джунгли доминатланган булган тропик ил. Аның зур мәйданлы агач капланышы илнең климат үзгәрүен һәм углерод тискдрелегене киметүгә тырышулары өчен бик әһәмиятле. Югары дәрәҗә кеше үсеше белән Суринамның икътисады табигый ресурсларына бик бәйле, атап ук әйткәндә боксит, алтын, авыл хуҗалыгына һ.б.
Суринамда б.э. кадәр дүртенче меңьеллыкта араваклар, кариблар һәм ваяналарны кертеп төрле асаба халыклар яшәгән. Европалылар 16-ынчы гасырда килгән һәм Нидерландлылар илнең хәзерге территориясеннән 17-енче гасыр ахырына контрольдә тота башлаган. Нидерланд колониаль чоры вакытында Суринам шикәр чыганагы булган, плантациядә Африка коллары һәм 1863 елда коллыкны бетерүдән соң Азиядән индентура ялланган хезмәтчеләре эшләгән. 1954 елда Суринам Нидерланд Патшалыгынаң бер илләре булган. 1975 елда Суринам Патшалыктан киткән һәм бәйсез дәүләт булып киткән, әмма көчле икътисади, дипломатик һәм мәдәни бәйләнешкә ия.

Суринам мәдәни яктан Кариб иле булып санала һәм Кариб Җәмәгате әгъзасы булып тора. Суринам Европадан тыш хөкүмәт, бизнес, массакүләм чаралары һәм белем бирүендә Нидерланд теле рәсми һәм превалент тел булган бердәнбер суверен дәүләт булып тора. Нидерланд Тел Берлеге өйрәнүе буенча Нидерланд теле 60% суринамлыларның асаба теле булып тора. Lingua franca буларак Инглиз теленә нигезләнгән креол теле Сранан Тонго киң кулланыла.

Төп шәһәрләре

Суринам башкаласы - Парамарибо (180 мең кеше).

Дәүләт төзелеше

Суринам - җөмһүрият. Дәүләтнең башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Төп канун бирү органы - Милли Җыелыш.

Табигате

Суринам якынча 80 км булган сазлыклы яр буе тигезлегеннән һәм үзәк платодан тора. Көньякта куе урман белән капланган таулар урнашкан.

Илнең җирләре эчендә тимер рудасы бокситлары запаслары бар.

Илнең төп елгалары - Марони, Курантин һәм Коппенейм.

Территориянең 90%-ыннан артыгы - гел яшел булган урманнар.

Суринамда маймыллар, ягуар, пума, тапир, кырмыскаашар, броненосец, крокодиллар, күп еланнар һәм кошлар бар.

Климаты

Илнең климаты тропик, дымлы. Уртача еллык температура якынча +27°С. Яңгырлар фасылы декабрьдән апрельгә кадәр дәвам итә.

Административ бүленеше

Суринам ун өлкәгә бүленә:

Өлкә Үзәк Мәйдан, мең км² Халык саны
1. Брокопондо Брокопондо 7,364 8,340
2. Коммевийн Ньив-Амстердам 2,353 25,200
3. Корони Тотнесс 3,902 3,480
4. Маровийн Албина 4,627 20,250
5. Никкери Ньив-Никкери 5,353 41,080
6. Пара Онвервахт 5,393 15,120
7. Парамарибо Парамарибо 0.183 213,840
8. Сарамакка Гронинген 3,636 13,600
9. Сипалуини юк 130,567 29,210
10. Ваника Лелидорп 0,444 76,320
Суринам 
Суринам өлкәләре

Халкы

Халык саны – 494 347 (2007 ел бәяләмәсе)

Еллык арту – 1,1 %;

Туу – 1000 кешегә 17;

Үлүләр – 5,5 на 1000;

Эмиграция – 1000 кешегә 0,5.

Этник төркемнәр: индуслар - 37%, креоллар - 31%, индонезиялеләр (явалылар) - 15%, маруннар (качкан коллар токымы) - 10%, индеецлар - 3%, кытайлар - 2%, европалылар - 1%.

Телләр: голландча (рәсми), (саран-тонга) таки-таки (милләтара аралашу телләреннән иң таралганы, инглиз теленә нигезләнгән), хинди, малай теле, кытайча, инглиз теле

Дин

Суринам 
Парамарибода синагога һәм мәчет (артта) бер урамда

Диннәр: индуистлар 27,4 %, протестантлар (нигездә мораваннар) 25,2 %, католиклар 22,8 %, мөселманнар 19,6 %, калганнар 5 %.

Суринамның дини составы гетероген булып тора. 2012 ел PEW өйрәнүе буенча илдә (51.6) Христиан, Буддачылык тарафдарлары (<1%), халык ышанулары тарафдарлары (5.3%), Һиндулар (19.8%), Иудаистлар, (<1%), Мөселманнар (15.2%), башкалар (1.8%), аффилиацияләмәгән дини юнәлеш тарафдарлары (5.4%) яши. 2020 ел санын алу буенча, 52.3% Христианнар булган; Суринамлыларның 26.7%-ы Протестант (11.18% Иллечеләр, 11.16% Морав һәм 4.4% башка Протестант деноминацияләре) һәм 21.6% Католиклар булган. Һинд дине тарафдарлары Суринамда халык саны буенча икенче дин төркемне формалаштыра һәм халыкның 18.8%-ын тәшкил итә, Көнбатыш ярымшарда Гайана һәм Тринидад һәм Тобагодан соң нисбәт буенча Суринам өченче ил булып тора. Санатани, Арья Самадж, Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте дини юнәлешләре бар.

Кыскача тарихи тасвирлама

Европалылар килгәнче Суринамда аравак, кариблар һәм варрау кабиләләре яшәгән. Беренче европалылар булып 1581 елда голландиялеләр булган. 1922 елда Суринам (ул вакытта Голландия Гвианасы) Нидерландларның өлеше булып киткән, 1954 елда корольлекнең тигез әгъзасы статусына ия булган. 1975 елның 25 ноябренда Суринам бәйсез булган, шуннан соң 40 мең кеше Голландиягә эмиграцияләгән.

Кыскача икътисади тасвирлама

Икътисадның нигезе - бокситлар табу һәм эшкәртү. Балчык җире, әлүмин җитештерү; авыл хуҗалыгы чималын эшкәртү. Урман кисү, агач эшкәртү. Тропик агач җитештерү. Креветкалар тоту. Бокситлар, балчык җире, әлүмин, агач экспорты.

Акча берәмлеге - Суринам гульдены.

Сәнгать һәм архитектура

Парамарибо. Археология, мәдәният һәм табигый тарих экспонатлары белән музей.

Чыганаклар

  • Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003.

Tags:

Суринам Географик торышыСуринам ТарихыСуринам Төп шәһәрләреСуринам Дәүләт төзелешеСуринам ТабигатеСуринам КлиматыСуринам Административ бүленешеСуринам ХалкыСуринам ДинСуринам Кыскача тарихи тасвирламаСуринам Кыскача икътисади тасвирламаСуринам ЧыганакларСуринамНидерланд теле

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

TaybeyӘдәби марафонАйрат ХәмитовТатар шагыйрьләреМарат ЯруллинГабделхәй СабитовMail.Ru.ieГыйбадәт (Ислам)XXVIII гасыр (б. э. к.)Сергей Антипов (1949)RSSБолгавар (станция)BlogҺиндстанСаклау суы (Минзәлә кушылдыгы)Баш битЮгары ОсланТабигатьТазкараларҖилŞirkätСабан туе (берләштерү)1901 елБакый УрманчеШәүкәт МирзияевТөрекләрМарат ӘмирхановБорис ЕльцинАзамат АйталиевКаюм НасыйриТатарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеUnixӘхмәт ФәйзиXXIX гасыр (б. э. к.)Госман СадәВикипедияЛуиза Батыр-БолгариҺади Такташ69 pozasıРиши СунакСу анасы (уен)Галимҗан ИбраһимовАзнакаевскнефтьМонголия1619 елҢC++Баулы түгәрәкРоссияМаксим БатыревАлинә КәримоваБәдер сугышыВилланова-МаркезанаГайшәКуниКарабүрекРоберт Миңнуллин🡆 More