Индоне́зия (индон.
Зонд архипелагы утрауларында урнаша һәм иң зур утрау дәүләте булып санала. Халык саны буенча (230,5 млн кеше) дөньяда дүртенче урында. Бай тарихлы дәүләт.
| |||||
Индонезия милли һимны | |||||
Рәсми телләр | индонезия теле | ||||
Башкала | Җакарта | ||||
Президент Вице-президент Конгресс башлыгы Шура башлыгы | Җоко Видодо Йосыф Калла Зулкифли Хәсән Марзуки Гали | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 275 439 000 (2021) | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына | 1 186 505 455 721 $ һәм 1 319 100 220 389 $ $ | ||||
КПҮИ | 0,705 | ||||
Акча берәмлеге | Инданизия рупиясе[d] | ||||
Интернет-домен | .id | ||||
ISO коды | ID | ||||
ХОК коды | INA | ||||
Телефон коды | +62 | ||||
Сәгать кушаклары | WIB[d], WITA[d], WITA[d], Asia/Jakarta[d], Asia/Pontianak[d], Asia/Makassar[d] һәм Asia/Jayapura[d] | ||||
Җини коэффициенты | 37,9 | ||||
Балигъ булу яше | 21 яшь |
Үз бердәмлеге өчен Индонезия Нидерландларның колонияль эшчәнлегенә рәхмәтле булырга тиеш. Нидерландлар архипелаг утрауларның күпчелеген үз хакимлеге астында җыйган.
Башкаласы ― Джакарта. Башкаланы төзелеп килүче Нусантара шәһәренә күчерү планы тормышка ашырыла.
Индонезия җитәкчелегенең башкаланы күчерү турындагы карары Джакартада халыкның артык күбәюе, бу мегаполисның инфраструктура һәм экология проблемалары белән мотивацияләнә. Грунт нигезенең масштаблы деформацияләре нәтиҗәсендә Джакартаның елына 25 сантиметр тизлек белән су астына китүен раслаган фәнни тикшеренүләр игътибарга алынган: әлеге тенденция сакланып калса, һәрхәлдә, якындагы ике-өч дистә ел эчендә шәһәрнең яртысына су басу куркынычы яный .
Яңа башкаланы төзү планнары 2019 елда игълан ителгән, шәһәр төзелеше эшләре 2021 елда башланган. Яңа башкала исеме рәсми рәвештә 2022 елның гыйнварында расланган.
Индонезия — мөселманнар саны буенча дөньяда беренче урында тора, чөнки индонезиялеләрнең 87 % тан артыгы үзләрен 2010 елгы халык санын алу буенча мөселман дип игълан иткән. Кайсыбер аерым утрауларда башка дин вәкилләре дә бар. 9,87 % — христианнар, 1,69 % (3 млн 528 мең кеше) — һинд дине вәкилләре, 0,72 % — буддачылык тарафдары һәм 0,56 % — башка диннәр вәкилләре. Индонезия Конституциясе рәсми рәвештә ислам, протестантлык, Рим католик динен, буддачылыкны, һинд динен һәм конфуцианлыкны гына таный.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Индонезия, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.