Арья Самадж (Санскрит телендә: आर्य समाज, ārya samāja; Асыл затлар җәмгыяте) монотеистик Һиндле Һинду реформа хәрәкәте, ул Ведаларның төшми торган абруенда нигезләнгән ышануга нигезләнгән дәрәҗәләрне һәм практикаларны тәэмин итә.
Самадж санньяси (аскет) Даянанд Сарасвати тарафыннан 1875 елның 10 апрелендә нигезләнгән булган. Арья Самаджта әгъзалары бер Илаһка ышаналар һәм потларга табынмыйлар. Арья Самаджта Һинд диненә прозелитизация бар.
Арья Самадж Бомбейда 1875 елның 10 апрелендә Даянанда Сарасвати (Катһиавар, Гөҗаратта “Мул Шанкар” буларак туган, Аҗмерда 1883 елда үлгән) тарафыннан нигезләнгән булган. Самаджның альтернатив нигезләү датасы булып 1877 елның 24 июне тора, чөнки Лахорда Самадж Пәнҗабта нигезләнгән төбәк хәрәкәте халәтеннән чыга башлаган.
1869 һәм 1873 еллар арасында Даянанд Һиндстанда ортодокс Һинд динен реформалавы буенча тырышуларын башлаган. Ул Гурукулны (Ведик мәктәпләрне) нигезләгән, алар Ведик кыйммәтләрне, мәдәниятне, Сатьяны (дәрәҗәне) һәм Санатана Дһарманы (яшәү асылын) ассызыклаганнар. Мәктәпләр малайларга һәм кызларга аерым итеп Ведик принципларга нигезләнгән белем биргән. Ведик мәктәп системасы шулай ук Һиндлеләрне Британия Раджы калыбы белем бирүеннән җәлеп иткән. Беренче Ведик мәктәп Фаррукһабадта 1869 елда нигезләнгән булган. Беренче елында илле укучы укый башлаган. Бу уңыш Мирзапурда (1870), Касганҗта (1870), Чһалесарда (Алигарһта) (1870) һәм Варанасида (1873) мәктәпләр ачуга китергән. Мәктәпләрдә укучыларның бушлай ашаулары, яшәве, кием киюе һәм китаплары булган. Дисциплина кырыс булган. Укучыларга мурти Пуджасын (таш сын потларга табыну) башкару тыелган булган. Моның урынына алар Сандһьяванданам (илаһи тавыш белән Ведик мантраларны кулланып медитатив дога) һәм агниһотра (көненә ике мәртәбә җылы сөт тәкъдим итү) башкарганнар. Веда абруен таныган Санскрит язма текстлары өйрәтелгән булган. Аларга Ведалар, Упанишадалар, Араньяка, Кашика, Нирукта, Маһабһасья, Аштадһьяи, Даршаналар кергән.
Арья Самадж мәктәпләре һәм гыйбадәтханәләре Һиндстанның барлык төп шәһәрләрендә һәм шулай ук авыл даирәләрендә (аеруча Төньяк төбәктә) бар. Кайберәүләрендә өйләнү алып барырга авторизациясе бар. Самадж Даянанд Англо Ведик (DAV) мәктәпләр белән ассоциацияләнгән, аларның саны ике йөз. Һиндстанда Самаджның сигез миллион тарафдары бар. Элеккеге Һиндстан премьер-министры Чаран Сингһ яшь вакытында Уттар-Прадешта Газиабадта Арья Самадж әгъзасы булган. Арья Самадж тармагы Одиша штатында Ангул районында 2015 елда нигезләнгән булган.
Арья Самадж Гайана, Суринам, Тринидад һәм Тобаго, Фиджи һәм Австралияне кертеп илләрдә актив, Көньяк Африкада, Кениядә, Маврикийдә һәм Һинду диаспорасы булган башка илләрдә бар. Кениядә Арья Самаджның Найробида һәм илнең башка шәһәрләрендә мәктпләре бар. Канадага һәм Америка Кушма Штатларына Көньяк Азиядән, Көнчыгыш Африкадан һәм Кариб илләрендә үз җәмәгатьләрендә Арья Самадж гыйбадәтханәләрен нигезләгәннәр. Америка Кушма Штатларының төп метрополия даирәләрендә Арья Самадж бүлекләре бар.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Арья Самадж, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.