Инфракызыл нурланыш — күзгә күренүче нурланышның кызыл очы (дулкын озынлыгы λ = 0,74 мкм) белән микродулкынлы нурланыш (λ ~ 1—2 мм) арасындагы өлкәне алып торучы нурланыш төре.
Электромагнит нурланыш |
---|
Синхротрон |
Циклотрон |
Тормозлау |
Җылылык |
Монохроматик |
Черенков |
Күчү |
Радионурланыш |
Микродулкын |
Терагерцлы |
Инфракызыл |
Күренмә |
Ультрашәмәхә |
Рөнтген |
Гамма-нурланыш |
Ионлаштыру |
Реликт |
Магнит-дрейфлы |
Икефотонлы |
Спонтан |
Мәҗбүр |
Инфракызыл нурланышның диапазоны өч өлкәгә аерыла:
Инфракызыл нурланыш шулай ук «җылылык нурланышы» буларак билгеле, чөнки җылынган әйберләрнең инфракызыл нурланышы кеше тарафыннан җылылык буларак хис ителә. Җисемнән таралган нурларның дулкын озынлыгы җылыну температурасына бәйле: температура югарырак булган саен дулкын озынлыгы шулкадәр кыскарак һәм нурланышның интенсивлыгы югарырак.
Инфракызыл диодлар һәм фотодиодлар ерактан идарә итү өчен пультларда, автоматика һәм саклау системаларында, кайбер кесә телефоннарында һ.б. кулланыла. Алар күзгә күренмәү сәбәпле кешенең игътибарын җәлеп итмиләр.
Инфракызыл нурланыш сәнәгатьтә лакланган яки буялган өслекләрне киптерү өчен кулланылырга мөмкин. Бу ысул гадәти булган конвекцион ысул белән чагыштырганда өстенлекләргә ия. Болар киптерү тизлеге зуррак һәм сарыф ителгән энергия гадәти ысулдагыга караганда кимрәк булуында чагыла.
Инфракызыл нурланыш ярдәмендә ашамлыкларны инфекцияләрдән арындыру максаты белән стерилизациялиләр.
Инфракызыл нурланыш 1800 елда Уильям Гершель исемле астроном тарафыннан ачыла. Кояшны өйрәнү вакытында ул күзәтү алып барылган әсбабның җылынуын киметү өчен чара эзли торган була. Күзгә күренүче спектрның төрле өлешләреннән килгән җылылыкны термометр ярдәмендә үлчәп, ул «җылылык максимумы»ның спектрда кызыл төс артындагы күзгә күренмәгән өлкәдә ятуын ачыклый.
Бу — Физика буенча мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Инфракызыл нурланыш, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.