Вакыт - физик һәм психик процесслар үтүе дәрәҗәсе, үзгәрешләр шартларының мөмкинлеге, вакыйганың вакыт күчәрендә координата яки ике вакыйга арасындагы интервал.
Вакыйгаларны оештыру, озынлыкларын һәм араларын чагыштыру, төрле үзгәрешләрнең тизлеген билгеләү өчен кулланылучы үлчәү берәмлеген вакыт дип атыйлар. Күк йөзе буенча күк җисемнәренең хәрәкате яки сәгать кебек җиһаз-җайланмалар ярдәмендә үлчәнелә.
Вакыт | |
Кайда өйрәнелә | фәза-вакыт фәлсәфәсе[d], Гомуми чагыштырмалылык теориясе һәм социология времени[d] |
---|---|
Обозначение величины | t һәм τ |
Нинди веб-биттә тасвирланган | w3.org/2006/time(ингл.) |
Вакыт Викиҗыентыкта |
Бер ноктасында урын алган вакыйганың башка урындагы җирле вакытында кайчан булуын белү өчен Җир йөзе вакыт зоналарына бүленгән.
Классик физикада: вакыт - өзлексез зурлык, дөньяның сыйфатламасы, фәзадан һәм материаль җисемнәрдән аерым тора.
Классик физикада вакыт бертөрле бара, табигать күренешләре вакытка тәэсир итмиләр, шуңа күрә вакыт - абсолют дип йөртелә. Классик физикада вакыт - кире әверелүчәнле.
Термодинамикада вакытның әверелүчәнлелеге фаразы дөресләнми. Термодинамиканың икенче кануны һәм Н-Теорема буенча энтропия арта гына, шуңа күрә вакыйгалар вакыт буенча артка кайта алмыйлар.
Больцман тигезләмәсе буенча үсә алмый. Больцман тигезләмәдә бик мөһим нәтиҗәне ача: Энтропия
Шулай итеп, Энтропия (тәртипсезелек дәрәҗәсе) кими алмый
Энтропия вакытның угын билгели.
Квант механикасында һәрбер зурлыклар диярлек квантлана, ләкин вакыт квантланмаган һәм тышкы параметр булып кала. Квант механикасында үлчәү әсбаплары йогынтысы сәбәпле вакыт - әверелүчәнсез. Процесслар вакыт буенча симметриясез. Квант механикасында вакытны үлчәү төгәллеге була.
Релятив физикада: Махсус чагыштырмалылык теориясендә, Гомуми чагыштырмалылык теориясендә вакыт һәм фәза бәйсез зурлыклар түгел, алар вакыт-фәза бердәм континуумның төрле яклары (Минковский киңлеге). Шулай итеп, вакыт - Минковский киңлегенең дүртенче координатасы булып тизлекккә, импульска, гравитациягә, гомуми очракта: импульс-энергиягә бәйле, үзгәрүчән зурлык.
Әгәр сәгатьләр хәрәкәтсез хисап системасында булсалар , шунда ике эзлекле вакыйгалар өчен . Шул сәгатьләр хисап системасына чагыштырганда канун буенча баралар, шуңа күрә вакыт аралыгы:
Шулай итеп хәрәкәт итүче хисап системасында вакыт әкренәя.
Әгәр сәгатьләр үзгәрүчән тизлеге белән хәрәкәт итсәләр, шул хәрәкәт итүче хисап системасында үлчәлә торган вакыт:
Авыр җисемнәр янында - зур абсолют гравитацион потенциаллы нокталарда - вакыт йөреше әкренәя, кечерәк абсолют гравитацион потенциаллы нокталарга чагыштырганда.
Чагыштырмача вакыт үзгәреше гравитацион потенциаллар аермасына туры пропорциональ, яктылык тизлегенең квадратына кире пропорциональ:
Гравитацион кызыл күчеш :
биредә:
Гравитацион кызыл күчеш Альберт Эйнштейн тарафыннан 1911 елда фаразланган:
биредә:
Яктылык өчен:
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Вакыт, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.