Төс — электромагнитик нурланыш оптик диапазонының субъектив сыйфатламасы, физик, физиологик, психологик факторларга бәйле һәм физиологик күрү сизүе нигезендә хасил була.
Төс үзләштерү кеше индивидуальлеге, шулай ук спектраль состав, тирәдәге яктылык чыганакларына карата яктылык контрасты белән билгеләнә. Шулай ук метаметрия күренеше бик мөһим.
Төс сизү сәләте яктылыкны сизүчән күзәнәкләрнең ярсуы һәм ярсудан туктавы — күзләр челтәр катлавы рецепторлары (колбочкалар) ярдәмендә мидә хасил була.
Кешеләрдә һәм приматларда спектр сизүчәнлегенә бәйле өч төр колбочкалар бар: ρ (шартлы рәвештә кызыл), γ (шартлы рәвештә яшел), β (шартлы рәвештә зәңгәр). Челтәр катлау үзәгендә иң күп төс рецепторлары урнашкан.
Сөйрәлүчеләр, кошлар һәм кайбер балыклар оптик нурланышның киңрәк өлкәсен күрә ала, алар якын ультрашәмәхә нурланыш (300–380 нм), спектрның зәңгәр, яшел һәм кызыл өлешен сизәләр.
Эңгер-меңгер вакытын сизүчән рецепторлар таякчыклар дип йөртелә.
Беренче тапкыр Исаак Ньютон бериш спектрны 7 төскә бүлә. Бериш спектр дифракцион рәшәткәдә күзәтелә.
Төс | Дулкын озынлыгы, нм | Ешлыклар, ТГц | Фотоннар энергиясе, эВ |
---|---|---|---|
Кызыл | 625–740 | 405–480 | 1,68–1,98 |
Әфлисун | 590–625 | 480–510 | 1,98–2,10 |
Сары | 565–590 | 510–530 | 2,10–2,19 |
Яшел | 500–565 | 530–600 | 2,19–2,48 |
Күк | 485–500 | 600–620 | 2,48–2,56 |
Зәңгәр | 440–485 | 620–680 | 2,56–2,82 |
Шәмәхә | 380–440 | 680–790 | 2,82–3,26 |
RGB системасында төсләр 12 төп төсмергә бүленә: 3 төп төс, 3 өстәмә төс, 6 арадагы төсмер.
№ | Төс | Тәртип | Төсмер, 0–239 | Төсмер, 0–360 (HSV) | Уналтылык коды |
---|---|---|---|---|---|
1 | Кызыл | I | 0 | 0/360 | FF0000 |
2 | Әфлисун | III | 20 | 30 | FF8000 |
3 | Сары | II | 40 | 60 | FFFF00 |
4 | Сары-яшел (шартрёз) | III | 60 | 90 | 80FF00 |
5 | Яшел | I | 80 | 120 | 00FF00 |
6 | Зәңгәр-яшел (яшь кәбестә) | III | 100 | 150 | 00FF80 |
7 | Яшел-зәңгәр (циан) | II | 120 | 180 | 00FFFF |
8 | Зәңгәрсу | III | 140 | 210 | 007FFF |
9 | Зәңгәр | I | 160 | 240 | 0000FF |
10 | Миләүшә | III | 180 | 270 | 4B0082 |
11 | Маҗента | II | 200 | 300 | FF00FF |
12 | Гөлчәчәк | III | 220 | 330 | FF0080 |
Киләсе калыпта төсләр түгәрәгенең 12 төсе күрсәтелгән: анда төп төсләр - кызыл, сары, зәңгәр (RYB). Биредә беренче тәртиптәге төсләр (төп), икенче тәртиптәге төсләр (катнаш), өченче тәртиптәге төсләр (катлаулы) күрсәтелә:.
№ | Төс | Төс тәртибе |
---|---|---|
1 | Кызыл | I |
2 | Кызыл-әфлисун | III |
3 | Әфлисун | II |
4 | Сары-әфлисун (гәрәбә) | III |
5 | Сары | I |
6 | Сары-яшел | III |
7 | Яшел | II |
8 | Зәңгәр-яшел | III |
9 | Зәңгәр | I |
10 | Зәңгәр-шәмәхә (миләүшә) | III |
11 | Шәмәхә | II |
12 | Кызыл-шәмәхә | III |
Төс үлчәнә торган физик сыйфатларга ия була: яктылык, туендырылу, төсмер.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Төс, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.