Интерпол, Халыкара җинаи полиция оешмасы (ингл. International Criminal Police Organization, ICPO, фр. Organisation Internationale de Police Criminelle, OIPC) — төп максаты шушы оешмада катнаша торган илләрдәге хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча тырышлыкларын берләштерү булган халыкара оешма.
Штаб-фатиры Франсаның Лиоң шәһәрендә урнашкан. Әгъза булып 190 нан артык ил тора. Башка максатлары: халыкара эзләүне координацияләү, кеше сәүдәсенә, оештырылган җинаятьчел төркемнәргә, наркотикларны контрабандалауга, икътисад һәм югары техногияләр өлкәләрендәге җинаятьләргә, ялган акча һәм кыйммәтле кәгазьләрне ясау, балалар порнографиясенә, терроризмга һ.б. нәрсәгә каршы көрәш.
Интерпол | |
Нигезләнү датасы | 7 сентябрь 1923 |
---|---|
Оешма җиткәчесе вазыйфасы | Президент Интерпола[d] |
Җитәкче | Ахмед Насер аль-Раиси[d] |
Генераль сәркәтип | Юрген Шток[d] |
Оешма хезмәткәре | Александр Васильевич Прокопчук[d] |
Рәсми тел | инглиз теле, француз теле, испан теле һәм гарәп теле |
Шигарь тексты | Connecting police for a safer world һәм Relier les polices pour un monde plus sûr |
Әгъзалар саны | 194 ил |
Оештыру-хокук формасы | халыкара оешма |
Барлыкка килгән урыны | Вена |
Уртак хезмәттәшлек | Международная организация гражданской авиации[d] |
Штаб-фатирының урнашуы | Лион, Франция |
Хезмәткәрләр саны | 756 (2013) |
Алыштырган | International Criminal Police Commission[d] |
Бюджет | 113 000 000 $ |
Рәсми веб-сайт | interpol.int |
Хезмәт күрсәтү зонасы | бөтен дөнья[d] |
Cтатус официального наблюдателя в организации | Бөтендөнья интеллектуаль милек оешмасы һәм Berläşkän Millätlär Ğomumi Assambleyäse |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 281 641 һәм 26 900 ± 99 |
Интерпол Викиҗыентыкта |
Президенты — , баш сәркәтибе — Юрген Шток.
1923 елда Вена шәһәрендә Халыкара җинаи полиция кәмисиясе (ХҖПК) буларак оештырыла. Штаб-фатиры башта Венада, Алмания Австрияне басып алгачтын (1938) — Берлинда урнаша. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында күп кенә илләр оешмада катнашуын туктата; ХҖПК фактик рәвештә халыкара оешма булудан туктый.
1946 елда яңадан оештырыла, штаб-фатир итеп Париж сайлана. 1956 елда оешмага хәзерге исеме кушыла. 1989 елда штаб-фатиры Лиоңга күчерелә.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Интерпол, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.