Көнбатыш Африка — Африка кыйтгасының бер кисәге.
Континентның көньяктан һәм көнбатыштан Атлантик океан сулары юа торган, төньякта Сахараның бер кадәресен эченә алган, көнчыгышта Чад күленә кадәр җәелгән өлешен Көнбатыш Африкага кертәләр.
Көнбатыш Африка илләре халкының күпчелек өлеше авылларда яши һәм игенчелек, терлекчелек, урман кәсебе белән шөгыльләнә. Халык Атлантик океан яр буйларында һәм елга үзәннәрендә тыгыз утырган. Халкы гадәттән тыш күптөрле, нигездә бу — негроид расага караган халыклар. Халыкның тел составы чуар. Халыкларның тышкы кыяфәте дә төрле-төрле. Кайберләре кара тәнле һәм бөдрә чәчле, икенчеләре ак тәнле. Буйлары белән дә нык аерылалар.
Көнбатыш Африка илләре дөньядагы күп кенә дәүләтләр белән җанлы сәүдә алып бара. Төп диңгез портлары — Лагос, Луанда, Дакар.
БМО классификациясе буенча бу регионга түбәндәге дәүләтләр керә:
Кайчак Көнбатыш Африкага шулай ук Көнбатыш Сахра һәм Чад дәүләтләрен дә кертәләр.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Көнбатыш Африка, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.