Маврита́ния (гарәпчә موريتانيا; тулы исем Исла́м Маврита́ния Җөмһүрияте́) – көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт.
Көнбатышта Атлантик океан белән юыла, Көнбатыш Сахара, Сенегал, Алжир, Мали белән чиктәш.
Байрак | |
Шигарь | شرف إخاء عدل |
---|---|
Халык саны | 4 614 974 (2021, база данных Всемирного банка) |
Нигезләнгән | 28 ноябрь 1960 |
Сәгать кушагы | UTC±00:00 |
Рәсми тел | гарәп теле |
География | |
Мәйдан | 1,030,700 км² |
Координатлар | 21°N 11°W |
Сәясәт | |
Икътисад | |
ТЭП | 9996 миллион US$ (2021), 10 375 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | Мавритания үкыясе |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 31% (2014) |
Туу күрсәткече | 4.603 (2014) |
КПҮИ | 0.556 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 63.238 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 32.6 (2014) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +222 |
ISO 3166-1 коды | MR |
ХОК коды | MTN |
Интернет домены | .mr |
4—11 гасырларда Мавританиянең көньяк өлеше Көнбатыш Африка (Гана һ.б.) дәүләтләре составында булган. 13—14 гасырларда Мавританиянең көньяк өлеше Мали дәүләтенә кушылганнан соң гарәпләр хакимлеге көчәйде.
15 гасырдан Мавританиягә португаллар, испаннар, һолландлар, инглизләр, французлар килә башлаган. 1783 елгы Версаль шартнамәсе буенча, Мавритания тәмамән Франциягә буйсынып калган. 1903 елда Франция Мавританияне үз протекторатына әйләндергән. 1920 елда рәсми рәвештә Франсия мөстәмләкәсе дип игълан ителгән.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң Мавританиядә азатлык хәрәкәте көчәйгән. 1946 елдан Мавритания Франциянең "диңгезарты терриориясе". 1960 елның 28 ноябреннән — мөстәкыйль дәүләт.
Мавританиядә ислам ― дәүләт дине. Ил халкының (4,4 млн кеше, 2018 елга) 99,2 % ы ― мөселманнар. Аларның күбесе Мәлики мәзһәбе сөнниләре . Шулай ук Суфичылык тәгълимате вәкилләре, әхмәдияләр бар . 1960 елда бәйсезлеккә ирешкәч, Мавритания Ислам республикасы дип игълан ителә. 1985 ел Конституциясе исламны дәүләт дине дип игълан итә һәм Мавританиядә шәригать кануннарын урнаштыра.
Илдә 4500гә якын католик динендәге чит ил кешесе исәпләнә, шулай ук яһүд динендәге берничә кеше дә эшли.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Мавритания, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.