Буркина́ Фасо́ (фр. Burkina Faso ; 1984 елның августына кадәр — Югары Вольта) — Көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт.
Төньякта Мали, көнчыгышта Нигер, көньяк-көнчыгышта Бенин, көньякта Того һәм Гана, көньяк-көнбатышта Кот-д'Ивуар белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк.
Байрак | |
Шигарь | Unité - Progrès - Justice |
---|---|
Халык саны | 20 488 000 (2019, Җанисәп) |
Нигезләнгән | 1960 |
Сәгать кушагы | UTC±00:00 |
Кардәш шәһәрләр | Алье[d], Бакыу һәм Конан |
Рәсми тел | Дьюла теле |
География | |
Мәйдан | 274,200 км² |
Координатлар | 12.26667°N 2.06667°W |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | Буркина-Фасо милли мәҗлесе |
Дәүләт башлыгы исеме | гаскәрбашы |
Хөкүмәт башлыгы | юк |
Икътисад | |
ТЭП | 19 738 миллион US$ (2021), 18 885 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | КФА франкы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3% (2014) |
Туу күрсәткече | 5.521 (2014) |
КПҮИ | 0.449 (2021) |
Яшәү озынлыгы | 60.361 ел (2016) |
Джини коэффициенты | 47.3 (2018) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт |
Телефон коды | +226 |
ISO 3166-1 коды | BF |
ХОК коды | BUR |
Интернет домены | .bf |
Ил исеме «намуслы кешеләр ватаны» дип тәрҗемә ителә. Башка тәрҗемә версиясе — «лаеклы кешеләр иле».
Дәүләт мәйданы — 274,2 мең км², халык саны — 15,75 млн кеше (2009). Башкаласы — Уагадугу шәһәре.
Буркина Фасо 13 өлкәгә, 45 провинциягә, 301 департаментка бүленә.
Өлкә | Французча | Үзәк | Провинцияләр саны | Мәйдан (км²) | Халык саны (2002), кеше |
---|---|---|---|---|---|
Букле-ду-Мухун | Boucle du Mouhoun | Дедугу | 6 | 34 153 | 1 353 607 |
Каскадлар | Cascades | Банфора | 2 | 18 406 | 386 192 |
Үзәк өлкә | Centre | Уагадугу | 1 | 2 805 | 1 211 380 |
Көнчыгыш-Үзәк өлкә | Centre-Est | Тенкодого | 3 | 11 811 | 1 099 515 |
Төньяк-Үзәк өлкә | Centre-Nord | Кая | 3 | 19 829 | 1 058 305 |
Көнбатыш-Үзәк өлкә | Centre-Ouest | Кудугу | 4 | 21 537 | 1 046 088 |
Көньяк-Үзәк өлкә | Centre-Sud | Манга | 3 | 11 321 | 619 489 |
Көнчыгыш өлкә | Est | Фада-Нгурма | 5 | 46 256 | 1 072 793 |
Югары Бассейннар | Hauts-Bassins | Бобо-Диуласо | 3 | 25 344 | 1 232 891 |
Төньяк өлкә | Nord | Уахигуя | 4 | 16 207 | 1 002 526 |
Үзәк Плато | Plateau-Central | Зиниаре | 3 | 8 544 | 656 779 |
Сахәл | Sahel | Дори | 4 | 35 350 | 837 420 |
Көньяк-көнбатыш өлкә | Sud-Ouest | Гава | 4 | 16 202 | 509 994 |
Буркина Фасо Конституциясе дин иреген күздә тота. Дәүләт сәясәте, гомумән алганда, дини йолаларның ирекле рәвештә үтәлүенә ярдәм итә. Ислам ― өстенлек итүче дин. Ил халкының (21 млн кеше, 2020 елга) 61,5 % ы ― мөселманнар (күпчелеге Мәлики мәзһәбе сөнниләре, азчылыгы шигыйлар, әхмәдияләр), шулай ук Тиҗания суфичылык тәрикате тарафдарлары, сәләфиләр бар. 2006 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, ил халкының 23 % ы ― христианнар (19 % ы католиклар, 4 % ы протестантлар). Халыкның 15 % ы җирле традицион диннәргә ышана.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Буркина Фасо, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.