Нигерия

Ниге́рия яки Ниҗерия (ингл. Nigeria ), Нигерия Федератив Җөмһүрияте (ингл. Federal Republic of Nigeria) — Көнбатыш Африка дәүләте.


Көнбатышта Бенин, төньякта — Нигер, төньяк-көнчыгышта — Чад, көнчыгышта — Камерун белән чиктәш. Ил мәйданы — 923 768 км². Халык саны — 149 млн (2009). Башкала — Абуджа шәһәре.

Нигерия
Нигерия Нигерия илтамгасы
Байрак Илтамга
Нигерия милли һимны
Нигерия
Рәсми телләр инглиз, хауса, йоруба, игбо
Башкала Абуҗа[d]
Президент Бола Тинубу
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

211 400 708 (июнь 2021)
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

440 833 583 992 $ һәм 477 386 120 636 $ $
КПҮИ  0,535 
Акча берәмлеге нигерийская найра[d]
Интернет-домен .ng
ISO коды NG
ХОК коды NGR
Телефон коды +234
Сәгать кушаклары UTC+01:00 һәм Africa/Lagos[d]
Җини коэффициенты 35,1

Халкының саны ягыннан бу ил — Африка илләре арасында иң зуры. Нигерия Нигер елгасының түбәнге агымы бассейнында урнашкан һәм Гвинея ярларыннан алып Чад күленә кадәр сузылган.

Башкала

Нигериянең 1991 елга кадәрге башкаласы — Лагос — илнең диңгез капкасы; Африканың көнбатыш яр буйларындагы иң зур портларыннан берсе. Куе тропик яшеллеккә төренгән, рәсемдәге кебек матур бу шәһәр материкта һәм утрауларда җәелеп утырган. 1991 елдан яңа башкала - Абуҗа шәһәре.

Нигерия 
Нигерия халыклары

Халык

Нигерия 
Нигерия харитасы

Нигериядә 250 дән артык төрле халык һәм этник төркемнәр яши. Халыкның күпчелеге илнең көньяк-көнбатышына һәм океан яр буйларына урнашкан.

Илдәге кешеләрнең өчтән бере диярлек шәһәрләрдә яши.

Илнең көньягында киң мәйданнарны биләп торган зур авыллар күп. Тораклар каралты белән әйләндереп алынган һәм бер-берсеннән ерак торалар. Һәр өйдән үзәк мәйданга таба сукмак сузылган, бу мәйдан — базар да, җыелышлар урыны да. Тораклар төрле-төрле, күбесенчә бу — балчык алачыклар, алар турыпочмаклы яки түгәрәк, конуссыман түбәле.

Икътисад

Нигерия — сәнәгать үсеп килә торган авыл хуҗалыгы иле. Авыл җирендә игенчелек эшләре ел буена алып барыла. Илнең портларына дөньяның күп илләреннән суднолар җиләк-җимеш, агач, тимер рудасы, нефть алып китәр өчен киләләр. Нигерия аларга бай.

Хуҗалыкта һөнәрчелек зур роль уйный, аның белән бөтен-бөтен гаиләләр, авыллар, шәһәр кварталлары шөгыльләнә. Кулдан ясалганстанокларда тукыма сугалар, пальма җепселләреннән чыпта, кәрзиннәр үрәләр, тире эшкәртәләр. Кызыл сафьян (юка йомшак күн) дөнья базарларында яхшы билгеле.

Агачны юнып бизәк ясаучылар, чүлмәкчеләр эшләгән әйберләр бик югары бәяләнә.

Табигать

Нигериянең табигате бик бай һәм төрле-төрле. Географлар бу илне Көнбатыш Африканың кечерәйтелгән варианты дип йөртәләр. Нигер елгасы һәм аның кушылдыгы Бенуа илне ике өлешкә бүлә: елга китерелмәләреннән барлыкка килгән тигезлекле көньякка һәм тәбәнәк яссы таулыклары булган калку төньяк өлешләргә. Нигериянең җир асты нефть, тимер рудасы һәм төсле металл рудаларына бай.

Экология

Кешенең күп гасырлар буена алып барылган эшчәнлеге, халыкның артуы илнең табигате үзгәрүгә китергән. Мәңге яшел чын урманнар бары тик урыны-урыны белән генә сакланган; туфрак ярлылана, елгаларда һәлакәтле су басулар, корылыклар ешрак кабатлана. Шәһәрләр тирәсендә чүп-чар таулары өелә, аның бер өлеше диңгез култыгына эләгә, балыкларны һәлак итә.

Авыл хуҗалыгы

2010 елда, Нигериялеләрнең якынча 30%-ы авыл хуҗалыгында мәшгуль иде. Авыл хуҗалыгы Нигерия өчен төп табыш китерүче тармак иде.

Төп уңыш бирү культураларына ногыт борчаклары, сезам, кэшью чикләвекләре, кассава, какао, Бамбара җир чикләвекләре, гуммиарабик, кола чикләвекләре, кукуруз, кавын, чечевица, пальма төшләре, пальма мае, плантаннар, дөге, соя борчаклары һәм ямс керә. Кокос борчагы төп нефть булмаган керем тармагы булып тора. Резин нефть бирмәүче икенче керем тармагы.

Нигерия гражданнар сугышына кадәр Нигерия ризык белән үзен-үзе тәэмин иткән. Авыл хуҗалыгы Нигериянең халык санының үсешен куып җитә алмаган һәм шуңа күрә Нигерия хәзер ризык импортына таяна. Нигерия хөкүмәте нәорганик ашламаларны 1970-енче елларда хуплаган.

Диннәр

Нигерия Конституциясе дин иреген игълан итә .

2018 елда ил халкының 53,5 % ы ― мөселманнар, 45,9 % ы ― христианнар, 0,6 % ы ― башка динне тотучылар булган.

Нигерия 
Абуҗада Нигерия милли мәчете
Нигерия 
Нигерия милли христиан үзәге

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  • 4,0 4,1 4,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
  • 5,0 5,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  • Labour Force Statistics, 2010. Nigerian Bureau of Statistics (2010). әлеге чыганактан 24 April 2015 архивланды. 22 June 2015 тикшерелгән.
  • Ake, Claude (1996). Democracy and Development in Africa. Brookings Institution Press. p. 48. ISBN 0-8157-0220-5. https://books.google.com/?id=bs5rTH7GClgC&pg=PA48. Retrieved 26 December 2008. 
  • 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 Agriculture – Nigeria – export, growth, area, crops, farming, sector. 17 April 2015 тикшерелгән.
  • Pasquini, MW (2005). «Soil fertility management strategies on the Jos Plateau: the need for integrating 'empirical' and 'scientific' knowledge in agricultural development». Geographical Journal 171 (2): 112–124. DOI:10.1111/j.1475-4959.2005.00154.x.
  • Nigerian Constitution. Nigeria Law.
  • Tags:

    Нигерия БашкалаНигерия ХалыкНигерия ИкътисадНигерия ТабигатьНигерия ДиннәрНигерия СылтамаларНигерия ИскәрмәләрНигерияБенинИнглиз телеКамерунКөнбатыш АфрикаНигерХалыкара фонетик әлифбасыЧад

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    БанкЗәңгәр шәл (спектакль)Ишембай районыБәхтияр Канкай углы2020 елНугайларРоссиянең Украинага бәреп керүе (2022)Ренат ХарисУрта СабаБорыч бөтнекНәүрүзМөхәммәт пәйгамбәрEmmanuel MakronӘзербайҗаннарҺиндстанКалька (лексика)Зифа НагаеваЯсалма интеллектТатар тарихы хронологиясеИрләр җенес әгъзасыÜМамыкАлабуга (балык)Сүз төркемнәреEpicaКлара БулатоваГабдулла Тукай һәйкәле (Пушкин урамы, Казан)КаһвәКургашлы (Гафури районы)Балык БистәсеЭнциклопедияИнтернетТатар телендә Зәрдөштлек темасына төшенчәләр исемлегеИрина Студенцова1436 елЭлектр каршылыгыТатарстан РәисеАндрей БочковҖәмил БаймурзинГалимҗан ИбраһимовBöyekbritaniäneñ Cämğiät pulatıИбраһим АганинКамкаСак-Сок (бәет)Вадим Захаров (1986)Бөтендөнья пәрәвезеИҗекМирхәйдәр ФәйзиКәбисә елҖангали ШөгеровKastrioti kenäzlegeМәрҗани мәчетеЗөлфәт ЗиннуровРезидә ШәрәфиеваЕвропа БерлегеGoogleБеренче театр (спектакль)Ясалма сүзләрҖәүдәт ХантимеровРәфис КорбанЗәрдөштлекXX гасыр (б. э. к.)Идел буе БолгарыManuel NoyerҖылылык белән тәэмин итүРөстәм АсаевКөньяк ОсетияИнтернет иреге24 октябрьАвыруЭджворт (Пенсильвания)Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университеты🡆 More