Карл Маркс

Карл Ге́нрих Маркс (алман. Karl Heinrich Marx) — алман фәлсәфәчесе, социолог, икътисадчы, сәясәтче журналист, җәмәгать эшлеклесе.

Эшләре фәлсәфәдә диалектик һәм тарихи материализмны формалаштырдылар, икътисад өлкәсендә теорияләре бар, сәясәттә — сыйнфый көрәш теориясен уйлар чыгаручы. Әлеге юнәлешләр коммунистик һәм социалистик хәрәкәтләренең нигезе булганнар, фәлсәфә исә «марксизм» исеме белән йөртелә башлады.

Карл Маркс
Карл Маркс
Туган телдә исем Karl Heinrich Marx
Әйтелеш
Туган 5 май 1818(1818-05-05)
Трир, Пруссия
Үлгән 14 март 1883(1883-03-14) (64 яшь)
Лондон, Бөекбритания
Үлем сәбәбе үпкә авыруы[d]
Күмү урыны Һайгейт зираты[d]
Яшәгән урын
Ватандашлыгы
Әлма-матер
Һөнәре галим, фәлсәфәче, социолог
Эш бирүче Neue Rheinische Zeitung[d] һәм Rheinische Zeitung[d]
Сәяси фирка Союз коммунистов[d]
Җефет Женни фон Вестфален
Балалар Женни (1844—1883); Женни Лаура (1845—1911); Эдгар (1847—1855); Генри Эдвард Гай («Гвидо») (1849—1850); Җенни Эвелин Фрэнсис (1851—1852); Женни Элеонора (1855—1898).
Ата-ана
  • Генрих Маркс (әти)
  • Генриетта Маркс (әни)
Кардәшләр
Гыйльми дәрәҗә:
Карл Маркс
Карл Маркс

Карл Маркс Карл Маркс Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

Карл Маркс 1818 елда Трир шәһәрендә адвокат гаиләсендә туа. Анда гимназияне тәмамлаганнан соң, ул башта Бонн, соңрак Берлин университетында белем ала. Диссертацияне Демокрит белән Эпикур фәлсәфәсе буенча яза. Маркс үзенең яшьтәшләре белән бергә Һегель фәлсәфәсе белән дә тирәнтен таныша, аның хезмәтләрендәге революцион «орлыкларны» үзләштерергә омтыла. Ләкин еллар узган саен, ул фәлсәфә кыйбласын материализмга таба үзгәртә бара. Моңа Людвиг Фейербахның хезмәтләре хәлиткеч сәбәп була.

1840 еллар башында Маркс Кельнда чыга торган «Рейн» гәзитендә мөхәррир булып эшли башлый. Ләкин анда озак эшли алмый, цензура басымы көчәю аркасында китәргә мәҗбүр була.

1843 елда Маркс өйләнә. Аның хатыны Дженни фон Вестфален реакцион дворян гаиләсендә туып тәрбияләнгән булса гомеренең соңгы сәгатенә хәтле революционер иренә турылыклы булып, бөтен көчен һәм матди мөмкинлеген иренең изге эшенә багышлый.

1844 елда Маркс Парижда үзенең киләчәктә иң якын дусты булачак Энгельс белән таныша. Шунда аларның иҗади дуслыгы, икесенең дә тормыш юлларында яңа этап башлана. 1847 елда алар, Прудонның «Хәерчеләр фәлсәфәсе» дигән әсәрен тәнкыйтьләп, «Фәлсәфәнең хәерчелеге» дип аталган зур уртак хезмәтләрен чыгаралар. Шул ук елда алар Энгельс белән «Коммунистлар союзы» дигән яшерен оешмага керәләр, аның йөкләмәсе буенча 1848 елда «Коммунистлар партиясе манифесты» дигән атаклы хезмәтне иҗат итәләр.

1840 еллар азагы Маркс өчен аеруча киеренке уза. Аны сәяси яктан кысалар, эзәрлеклиләр, илдән илгә күчеп йөрергә мәҗбүр итәләр. Ул матди авырлык шартларында үзенең төп хезмәте «Капитал» өстендә эшли башлый. Ә 1864 елда Лондонда I Интернационал барлыкка килү белән Маркс аның ихтыяҗларына җавап бирү җәһәтеннән практик эшкә бирелә, шушы ук елларда ул үзенең кайбер атаклы хезмәтләрен яза.

1870 елларда, «Париж коммунасы» җиңелгәннән соң, Маркс яңадан теоретик юнәлештәге эшләрен дәвам иттерә. Ләкин бу вакытка аның сәламәтлеге шактый какшаган була инде. 1881 елны аның белән гомер иткән хатыны үлә, ә ике елдан соң үзе дә кәнәфиендә утырган килеш, йокысыннан уянмыйча, дөнья куя.

Төп эшләре

  • Фейербах турыда тезислар (1845).
  • Алман идеологиясе (1846). Фридрих Энгельс белән бергә язылган
  • Хезмәт һәм капитал (1847)
  • Коммунистик фиркасе манифест (1848) Фридрих Энгельс белән бергә язылган
  • Луи Бонопартның унсигезенче брюмер (1852)
  • Сәясилы икътисадны тәнкыйтьга (1859)
  • Хезмәт хакы, бәясе һәм табыш. (1865) Анда беренче тапкыр өстәмә кыйммәт теориясе формалаштырылган.
  • Капитал Т.1 (1867)
  • Гот программасы тәнкыйтьга (1875) Фридрих Энгельс белән бергә язылган
  • Капитал Т.2 (1885) Фридрих Энгельс Карл Марксның караламалары нигезендә төзеләдә.
  • Капитал Т.3 (1894) Фридрих Энгельс Карл Марксның караламалары нигезендә төзеләдә.
  • Капитал Т.4 (1905 - 1910) Карл Каутский Карл Марксның караламалары нигезендә төзеләдә.

Шулай ук карагыз

Карл Маркс 
Викиөзек эчендә Карл Маркс темасы буенча бит бар

Искәрмәләр

  • Marx, Karl (Heinrich) // Volume 7
  • Gemkow H. Carlos Marx. Biografía completa — 1975.
  • Чыганаклар

    • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

    Сылтамалар

    Моны да карагыз

    Tags:

    Карл Маркс Тормыш юлыКарл Маркс Төп эшләреКарл Маркс Шулай ук карагызКарл Маркс ИскәрмәләрКарл Маркс ЧыганакларКарл Маркс СылтамаларКарл Маркс Моны да карагызКарл МарксАлман телеАлманнарЖурналистИкътисадСоциологияСәясәтФәлсәфәче

    🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

    Лацио (футбол клубы)69 pozasıРамил ТөхфәтуллинМетаболизмЮма (Аризона)1573 елМаҗарстанЭльмира ШәрифуллинаОстровнойНәфел намазыДезоксирибонуклеин кислотасыМарсель ӘхмәтҗановCNN3Тайлер (Техас)Хәтер көнеХорватиядә исламТеатрҺарун әл-РәшидБрноKilian MbappeӘмир ГалиәскаровШура (журнал)ҖерсиҮлем җәзасыÄn-Nüsrä CäbhäseГрецияХәй ВахитҺейвалыMilan futbol taqımıТәмәке үсемлегеEva ElfieАлинә КәримоваОлы көн бәйрәмеОчып төшүХалыкара театр көнеАланд утрауларыТаркуйнияДиварТеннисФёдор ДостоевскийРәмзилә ХисаметдиноваЛаппаноАльбалат-де-ла-РибераМиләүшә Шәй­хет­ди­но­ваКлассик механикаМузыкаEpicaHefestАлароБерләшкән Гарәп ӘмирлекләреТикТокНьюкасл-апон-ТайнБенедикт XVIСанценоАбусехоАКШПорнографияЯңа ОрлеанТатар ВикипедиясеManuel NoyerМөхәммәт пәйгамбәрWikiЗакир ШаһбанРубин (футбол клубы, Казан)1978 елның 31 августы вакыйгасыӘлегзәндрия (Вирҗиния)Балтика (Самар өлкәсе)23 июль🡆 More