Казан шәһәр филармониясе — Татарстан Республикасының иң зур концерт оешмаларының берсе, аның активында башкалада, РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә ел саен уздырыла торган йөзләгән концерт.
Аның бөтен иҗади юлы — заманча, динамик рәвештә үсә торган, шәһәрнең музыка тормышында катнашучы һәм аның мәдәни йөзен билгели торган концерт оешмасы булдыруга этәргеч бирү. Төп концерт мәйданчыгы һәм берничә иҗат коллективларының даими урнашу урыны — «Чулпан» мәдәни үзәге.
Казан шәһәр филармониясе | |
логотип | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | заманча, классик, фольклор музыкасы |
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Бүтән исем | «Идел» концерт-филармония берләшмәсе |
Тел | |
Филармония сайты |
Казан шәһәр филармониясе Островский урамының 25 нче йортында урнашкан. Бу бина 1998 елның 1 июнендә «Идел» концерт-филармония берләшмәсе эшчәнлеге өчен «Казан» милли мәдәният үзәге карамагына тапшырыла. Әлеге берләшмә 2000 елның 3 июлендә Казан шәһәр филармониясе статусына ия була. 2019 елның 21 мартында Казан шәһәр филармониясе үзәкнең филиалы булудан туктап, рәсми төстә мөстәкыйль оешма буларак теркәлде.
2020 елның 25 декабрендә Казан шәһәр филармониясе карамагындагы «Чулпан» мәдәният үзәге (Җиңү проспекты, 48а) төзекләндерү эшләреннән соң үз ишекләрен ачкан. Филармониянең үз тавыш яздыру студиясе һәм репетиция ясау мәйданчыклары бар. Биредә продюсерлык эшчәнлеге дә алып барыла.
This article uses material from the Wikipedia Tatarça / Татарча article Казан шәһәр филармониясе, which is released under the Creative Commons Attribution-ShareAlike 3.0 license ("CC BY-SA 3.0"); additional terms may apply (view authors). Мәгълүмат CC BY-SA 4.0 буенча таратыла (әгәр башкасы күрсәтелмәсә). Images, videos and audio are available under their respective licenses.
®Wikipedia is a registered trademark of the Wiki Foundation, Inc. Wiki Tatarça / Татарча (DUHOCTRUNGQUOC.VN) is an independent company and has no affiliation with Wiki Foundation.