1993 Рөстәм Насыйбуллин: җырчы (бас-баритон)

Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Насыйх улы Насыйбуллин (1993 елның 15 октябре, РФ, Татарстан, Яр Чаллы) ― җырчы (бас-баритон), 2014 елдан Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты, халыкара конкурслар лауреаты.

Рөстәм Насыйбуллин
1993 Рөстәм Насыйбуллин: Тәрҗемәи хәле, Иҗаты, Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Рөстәм Насыйх улы Насыйбуллин

Туу көне

15 октябрь 1993(1993-10-15) (30 яшь)

Туу урыны

РФ, Татарстан, Яр Чаллы

Эшчәнлек еллары

2010 – х. в.

Дәүләт

Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

бас―баритон

Кораллар

тавыш

Коллективлар

Казан шәһәр филармониясе

Хезмәттәшлек

«Казан» бию ансамбле

Рустем Насыбуллин

Тәрҗемәи хәле

1993 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туган. Әтисе Насыйх – заводта машина йөртүче, әнисе Зилә (Нәзилә) – медицина хезмәткәре, Сарман ягыннан. Бертуган апасы – Регина. 2000 елда гаиләсе Чаллыдан Норлат районы Кизләү авылына күченгән. Беренче класска авыл мәктәбенә барган. Тугыз ел музыка белеме алган: дүрт ел Норлат балалар музыка мәтәбендә шөгыльләнгән, И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен (Ания Туишева, аннары Ренат Хәбибуллин классы), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (Эдуард Туманский классы, 2018), читтән торып Казан дәүләт аграр университетының икътисад факультетын (2023) тәмамлаган.

Иҗаты

Җырлау сәләте балачактан килә. «Созвездие-Йолдызлык» бәйгеләрендә катнаша. Казанга 2010 елда килә. Студент чакта Зөһрә Шәрифуллина җитәкчелегендәге төркем концертларында чыгышлар ясаган. Укып бетергәч, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә солист булып эшләгән. 2014 елдан ― Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты. Юнәлеше ― эстрада белән академик сәнгатьнең уртаклыгын саклау. Беренче зур чыгышы Мәскәүдә Татарстан көннәрендә була, анда Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт академик симфоник оркестры аккомпанементы астында җырлый (аның белән бергә Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Руслан Сәйфетдинов һ. б. артистлар чыгыш ясаган).

Гадәттә 9 Майда Җиңү көненә («Сугыш ялкынында туган җырлар»), Казанда Шәһәр көненә багышланган концертларда, Сабантуйларда, еш кына хөкүмәт концертларында һәм рәсми затлар катнашындагы кабул итүләрдә чыгыш ясый.

2022 елның көзендә «Казан» бию ансамбле белән куелган «Зәңгәр шәл» вокаль-хореографик тамашасында Булат ролен башкарган.

Репертуарында күбрәк классик, ретро җырлар. С. Сәйдәшев, Р. Яхин, М. Мозаффаров, Ф. Шаляпин әсәрләрен җырлый. Рәшит Абдуллин, Айдар Фәйзрахмановлар иҗатындагы җырларны теләп башкара. Татарча, русча, итальянча җырлый. Башкарган кайбер җырлары: «Соңлама», «Тәгәри тормыш арбасы» (С. Әхмәтҗанова, А. Фәйзрахманов), «Сугыштагы дустын эзләде» (Г. Шиһапов, А. Хөсәенов), «Кайтарыгыз миңа», «Киек казлар» (Р. Яхин), «Бердәнбер», «Син барда», «Ватаным», «Абзыеңның кәләпүше», «Көрәшчеләр гимны», «Мөслимем», «Казанга кайту», «Калдырма» (И. Ихсанова, З. Хәйретдинов), «Әй, гомер» (М. Гайсин, Ф. Гайсин), «Урман», «Сагыш» (Җ. Фәйзи), «Батырларга», «Кизләвем чишмәсе», «Җиз кыңгырау моңнары», «Эх, Юлия» (Ф. Билалов, Р. Хисмәтуллин), «Серле күзләрең», «Айсылу», «Калдырма», «Әдрән диңгез», «Юллар» (Г. Айзат, В. Усманов), «Елмаю нурында» (Р. Еникеев); «Выйду на улицу», «Синяя вечность», «Случайный вальс», «Тёмная ночь» һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • II «Яңа татар җыры» конкурсы ― җиңүче
  • «Весна в центральном Черноземье» IX Россия авыл хуҗалыгы югары уку йортлары студентларының конкурсы (Воронеж) ― I урын
  • III «Яңа татар җыры бәйгесе ― 1нче урын ― «Бетмибез» җыры белән (Рафис Корбан, Илгиз Закиров)
  • С. Сәйдәшев исемендәге вокал башкаручылар конкурсы ― лауреат
  • «Татар моңы» халыкара телевизион яш башкаручылар конкурсы ― лауреат
  • Усман Әлмиев исемендәге җыр конкурсы ― Гран-при
  • Р. Ваһапов исемендәге татар җыры халыкара җыр фестивале ― җиңүче

Гаиләсе

Хатыны Юлия (1990 елгы), Казан дәүләт университетын тәмамлаган журналист. Балалары Әмирә (2017), Әскәр (2019), Әнвәр (2021).

Искәрмәләр

Әдәбият

Мәкаләләр

  • Зилә Нигъмәтуллина. Тавыш көчле булганда, күбрәк иҗат итәргә кирәк. Ирек мәйданы, 18.05.2023. № 19 (660), 8нче бит.

Сылтамалар

Tags:

1993 Рөстәм Насыйбуллин Тәрҗемәи хәле1993 Рөстәм Насыйбуллин Иҗаты1993 Рөстәм Насыйбуллин Бүләкләре, мактаулы исемнәре1993 Рөстәм Насыйбуллин Гаиләсе1993 Рөстәм Насыйбуллин Искәрмәләр1993 Рөстәм Насыйбуллин Әдәбият1993 Рөстәм Насыйбуллин Сылтамалар1993 Рөстәм Насыйбуллин15 октябрь1993 елКазан шәһәр филармониясеРФТатарстанЯр Чаллы

🔥 Trending searches on Wiki Tatarça / Татарча:

Awraziä İqtisadi BerlegeOЗаһидулла Яруллин2 сентябрьВергилийЗаһир ИсәнчуринВикиханәГаяз ИсхакыйСәламәтлекСүз төркемнәреРәшит ВаһаповWikiРөстәм МиңнехановТатар теленең аңлатмалы сүзлегеӘзһәр ШакировКөнбатыш ВиргинияГабдулла (исем)2018 елКәбисә елРәдиф КашаповТөрки халыкларЭнциклопедияГорький тимер юлыМидхәт ӘбделмәновРәвеш (сүз төркеме)Хәбир ИбраһимХосусыйлаштыруЖасмин (җырчы)Ләбиб ЛеронСанкт-ПетербургСнукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелегеГалимҗан ИбраһимовМеркурий (планета)Программистлар көнеМөнир СоколовАксакау (станция)Каюм НасыйриТуган тел (шигырь)ХристианлыкЛюляциЖан-Поль СартрТатар әлифбасыMacOSРунди (теле)Knarik Vardanän1529 елИрина ШәйхелисламоваSigvaЭлектр каршылыгыТаҗи ГыйззәтРазил Вәлиев1870 елМиңнекәевБашкорт телеВертуITPRIPL1Йолдыз МиңнуллинаАксаково (Бәләбәй районы)СарытауТатар ВикипедиясеФикрәт ТабиевРөстәм Закиров🡆 More